Халыкара туган тел көне

21 нче февраль — һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз. Чөнки иң кадерле “әти”, “әни”, “бабай”, “әби” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
Шул уңайдан Лесхоз мәктәбе укучылары белән “Туган телем – иркә гөлем” исемле эчтәлекле әңгәмә оештырылды. Туган телгә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды,татар халкының мәкальләре әйтелде.
Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел – татар теле иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика