Һәркемнең дә үз язмышы…

Фронтовик язучы, якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин “Бәхет эше” дип исемләнгән автобиографик хикәясендә бер төркем яшьләр белән бергә 1941 елда Донбасс якларына баруы, ФЗӨдә шахтер һәнәренә өйрәнеп, Горловкадагы Сталин исемендәге шахтада эшли башлаулары турында яза. Ләкин бөтен планнар җимерелә, Бөек Ватан сугышы башлана. Шахтада эшчеләр кимегәннән кими , немецлар шәһәрне бомбага тоталар, хезмәт хакы түләмиләр. Унҗиде яшьләре дә тулмаган биш егет качып, туган якка кайтырга чыгалар. Бер товар поездыннан икечесенә күчеп Камышин станциясенә килеп җитәләр. Ләкин юлда Югары Орыдан Хәйдәрне югалталар, ул кузгалып киткән поездга сикереп менәргә өлгерми калган. Казанга моннан пароходлар йөри диләр, пристаньдә татарча-русча кычкырып шахта сөлгеләрен сатарга уйлыйлар. Мәмсәдә туган Дәүләт кызып-кызып такмак әйтеп товарын мактый. Аларны бер татар агае күреп ала, үзе янына чакыра, сөйләшеп аңлашкач аларга ярдәм итә, иң беренче тамакларын туйдыра, пароходтан йөк бушаттыра һәм шуннан чыкмаска куша. Бер таныш булмаган милләттәшебез ярдәме белән алар Казанга кайтып җитәләр. Донбасс җирләренең дошман кулында калуы турындагы хәбәрне алар пароходтагы радиодан ишетәләр. Авылда төрле эшләрдә катнашалар, кыш үткәч дүртесе дә солдат шинеле кияләр.

Дәүләт

“Сугышта икебез ятып калды. Икебез, Дәүләт белән мин, сугыш гарипләре булып эйләнеп кайттык. Туры килүен күр: Дәүләтнең дә, минем дә яраларыбыз башыбызда. Дәүләтнең баш ярасы бер күзеннән дә мәхрүм иткән. Кул-аякларыбыз, шөкер, исән-сау болай. Тишек баш белән гомер итүләре… Анысын үзебез генә беләбез. Һәр икебез үзенчә. Безнең өлешләргә тигән әлеге “бәхет эше” шушылардыр инде. Башкача ни дисең ?”–дип язган Рафаил абый Төхфәтуллин.

Дәүләтнең хәрби кенәгәсе

Язучының улы, Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рөстәм Төхфәтуллин, интернет челтәренә, Кызыл Юл (хәзерге Арча) районының Мәмсә авылында туган Дәүләт абыйны белүчеләр юкмы, дигән язма урнаштыра. Күптә үтми Ташкичү мәктәбендә укыту эшләре буенча диретор урынбасары булып эшләүче Мәсгут Гарифҗановтан: ”Мин үзем дә Мәмсә авылында яшим. Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүләт абый Мөхәмәтшин безнең күрше иде. Биш бала тәрбияләп үстерделәр, улы Фәргат һәм киленнәре Гөлшат тәрбиясендә кадер-хөрмәт күреп, һәркемгә үрнәк гаилә булып яшәделәр. Аның күзе протез икәнен мин соңыннан гына белдем, ул сугышта күргәннәре турында сөйләргә яратмый иде. Дәүләт абыйны да, хатыны Ясминә апаны да гел сагынып искә алабыз. Ясминә апа яшь вакытта Рафаил абыйлар белән бергә “Кызыл Юл” район газетасы редакциясе һәм типографиясендә эшләгән”,– дигән хәбәр ала.


Хәзер Рәстәм Тәхфәтуллин Дәүләт абыйның улы Фәргат гаиләсе белән телефон аша аралашып яши. Ул әтисенең “Минем җаным китапларымда” дигән китабын Фәргатнең туганнарына, дусларына җитәрлек итеп почта аркылы җибәргән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә күпләрне сөендереп бик зур саваплы эш башкарган.

Уртадагы ир-ат Дәүләт

Мин дә Фәргат белән хәбәрләшеп алдым. “Әйе, безнең әти шахтада булган, бергә булган дустының язмаларын укыгач, ул вакытта алар ничек кайтып җиттеләр икән дип уйлыйбыз. Аны 1942 елның августында сугышка алалар, кызылармиец кенәгәсендәге фотода аңа нибары 18 яшь. Ул 1943 елның мартында каты яралана, Ленинград госпиталендә дәвалана, аннан соң да бер күз белән 181 нче стрелковый полкта хезмәт итә. Кабат яраланганнан соң запастагы стрелковый полкка күчерелә, әти 1945елның 1 июнендә хәрби хезмәттән азат ителгән. Ул колхозда кырчылык бригадиры ярдәмчесе булып эшләде. Сугышлар булмасын , без дә, балаларыбыз да тыныч тормышта яшәсәк иде. Рөстәм Рафаил улына безне куандырган өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез”,– диде ул.
Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү юнәлешендә даими эзләнүләр алып бара, “Казан арты” тарих-этнография музеен да кызыклы экспонатлар белән тулыладырып яши.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика