Хезмәтләре онытылмасын иде

“Алтыдагы – алтмышка…”– ди халык…

Сөйгәнсеңдер алты яшеңдә дә;

Дөньяларны яратудан туймый,

Мәңге өзгәләнеп яши бәндә.

 

Алты яшеңдә дә җаның синең

Алтмыштагы кебек олы булган;

Куренмичә генә типкән йөрәк

Игелекләр белән тулы булган.

 

Шул чакта ук инде балталарның

Кемгә икәнлеген белгәнсеңдер:

Дөньяга син явызлардан аны

Тартып алыр өчен килгәнсеңдер.

 

Гаҗиз чакларында бәндәләрнең

Бәгырьләрдән сыйпар кулы бит син…

Алтыдагы гамәл алтмышларны,

Җитмешләрне узып йөзгә җитсен!

 

Бу шигырь юллары язучы, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре   Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллинның 60 яшьлек юбилее хөрмәтенә язылган булган. Ләкин барлык теләкләр дә тулысынча кабул булмый шул, Фәрваз абый аннан соң берничә ай гына яшәп кала. Үзенең бөтен көчен, барлыгын татар әдәбиятына багышлаган, аның өчен янып-көеп яшәгән, әдәби тәнкыйтьне үстерүгә намуслы хезмәт иткән якташыбыз Фәрваз Миңнуллинның тууына 5 августта 85 ел, һәм аның безнең арабыздан китүенә дә 11 декабрьдә 25 ел була.

Ул туган авылында башлангыч һәм Носы җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Бу урында Арча педагогия училищесында аның Наҗия Саттарова, Әмир Шәяхмәтов, Дамир Галимовлар белән бер группада укуын һәм аларга татар теле һәм әдәбиятын “Әлифба” авторларының берсе – Рәмзия апа Вәлитова укытуын әйтеп үтү урынлы булыр.

Фәрваз Миңнуллин озак еллар “Казан утлары” журналы редакциясендә бүлек мөдире буларак тырышып эшли, Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары булып үз вазыйфасын намус белән башкара, Татарстан китап нәшриятында  матур әдәбият бүлеге мөдире, ә соңыннан шунда ук баш мөхәррир вазыйфаларын башкарып бик күп язучыларның китапларын чыгаруда ярдәм итә. Кайда гына эшләсә дә ул иҗат белән шөгыльләнергә дә, әдәби тәнкыйть мәкаләләре язарга да өлгерә.

“Фәрваз Миңнуллин кулына каләмне сирәк ала торган, әмма сүзне бер әйткәндә берәгәйле итеп әйтеп бирә торган саллы каләм иясе. Ул беркайчан да арзанлы, өч көнлек әсәрләрне мактарга алынмый, әйткән сүзе затлы, тоткан юлы һәрвакыт туры булыр. Савытларда су озаграк саклансын өчен, борынгылар аңа көмеш салып куя торган булганнар. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин иҗаты хәзерге татар әдәбиятындагы әнә шул  көмештер шикелле тоела миңа”,- дип язган Татарстан китап нәшриятында аның белән бергә эшләгән шагыйрь Харрас Әюп.

Якташыбызның  төрле еллардагы тәнкыйть мәкаләләре тупланган “Якты юллар”, “Прозаның гражданлык йөзе”, “Талантлар юлы”, “Затлылык”, “Балта явызлар кулында” дип исемләнгән китаплары бүгенге көндә дә әдәбият белгечләре өчен бәяләп бетергесез хезмәтләр, ә яшь тәнкыйтьчеләр өчен уку дәреслекләре булып ярдәм итәләр. Аның татар теленә тәрҗемә иткән  Джек Лондонның “Мартен Иден”, Герберт Уэллсның “Күренмәс кеше” һәм “Галәмнәр сугышы” китапларын әдәбият сөючеләр әле дә  яратып укыйлар. Якташыбызның югарыда санап үтелгән китапларының барысы да, мәктәпләр өчен төзегән дәреслекләре, газета-журналларда чыккан мәкаләләре, төрле елларда төшкән фотолары безнең музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана. Фәрваз Миңнуллинның иҗаты  һәм тормыш юлына багышланган экспозиция белән музейга килгән һәркем таныша ала. Биредәге  материалларны кулланып Фәрваз Миңнуллинның кызы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина катнашында ТНВ каналы “Әдәби хәзинә” тапшыруы төшерде һәм аны укытучылар дәресләрдә бик уңышлы кулланалар.

Фәрваз абый Миңнуллинның Ишнарат авылында туган нигезе саклана. Анда  аның энесе Мәликнең хатыны Рәфидә Миңнуллина яши. ”Фәрваз абый авылны сагынып еш кайтты,  елга буйларын, тау битләрен урап кайта, күршеләр белән сөйләшергә ярата иде. Күп вакыт аның белән язучылардан Шаһидә апа белән Гариф абый Ахуновлар, Рабит Батулла, Тәлгать Галиуллин һәм башкалар кайта иде.Су буенда учаклар ягып, үзләренең әсәрләрен укып, җырлар җырлап ял итә идек. Минем үземнең кызым Чулпан да аның юлын сайлап, бүгенге көндә университетта татар теле һәм әдәбияты укыта, Фәрваз абыйның тормыш юлын, иҗатын өйрәнә”,- дип горурланып һәм сагынып искә ала.

Университетны бетергәннән соң Фәрваз Миңнуллинның чакыруы буенча “Казан утлары” журналына эшкә килгән һәм бүгенге көндә күренекле әдәби тәнкыйтьче, язучы Мансур Вәли-Барҗылы аның хезмәтенә олы бәя биреп түбәндәге фикерне язган: “Татар әдәбияты яңадан чәчәк ату чорын кичерсен, анда тагын Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники кебек олуг әдипләр,Фәрваз Миңнуллин шикелле көчле әдәби тәнкыйтьчеләр пәйда булсын иде! Бирсен Ходай! Фәрваз абыйны искә төшереп уйланган саен әнә шундый  хыял-өметләр ныгыбрак  китә кебек…”.

 

 

 

                                                                                  “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                   директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика