И Казан арты! (27 июнь – Арча шәһәре көне) 2021 ел– Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Кайсы яклар дип сорыйлар,

Без бит Арча яклары.

Читкә китсәк тә арада

Йөри сәлам хатлары.

Арча кайда дип сорыйлар,

Арча Казан артында.

Әтнә, Саба, Кукмаралар,

Биектаулар да шунда.

Сагынасызмы дип сорыйлар

Сез дә туган якларны.

Туган яктан кадерлерәк

Тагын берәр як бармы?

Сез якташыбыз, шагыйрь Галиәхмәт Шаһиның “Без бит Арча яклары” шигырен тыңладыгыз. Аның “Якташлар” шигыре дә шулай ук Казан артында яшәүчеләргә багышланган.

Исәнмесез, авылдашлар,

Райондашлар, якташлар!

Без бит Тукай якташлары!

Хакны кире какмаслар.

Казан арты – алты район,

Башкалардан ким тугел.

Телебез – саф әдәби тел,

Ходай биргән киң күңел.

Казан арты – иң ямьле як,

Мәгърифәтле, нурлы як.

Язучылар иң күп чыккан

Серле, моңлы, җырлы як.

Габдулланы, ятим калгач,

Асрамага алган як.

Күңеленә табигатьнең

Матурлыгын салган як.

Игенчеләр, терлекчеләр –

Һәркайсы үз эшендә.

Кая барсам, нишләсәм дә

Сез булырсыз исемдә.

Казан арты – Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышындагы төбәк. Аңа Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара районнары керә. Казан арты төшенчәсен Тукай бик яратып һәм шактый еш файдаланган. Мәкалә, очерк, хатларында ул аны ниндидер бер җылылык, сагыш белән, шигырьләрендә сызлану, сыкрану, ә кайчакта сатирик юнәлештә кулланган. 1912 елда язылган “Казан вә Казан арты” шигыре дә шушы темага багышланган.

И Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,

Мәсҗедең, чиркәүләрең, һәр часларың шәмнәр кеби.

Син, үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп,

Бик мәһабәтле торасың, барчага юл күрсәтеп.

Нур ала синнән бөтен як: Чистополь, Спас, Тәтеш

Һәм Чабаксарга, Мамадышларга, Чар, Малмыж катыш.

1910 елның 9 ноябрендә  Габдулла Тукай Казаннан  Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында: “Мин… Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык, дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим”, – дип  Казан арты турында горурланып язган.

Якташыбыз Наил Касыймның 2013 елда дөнья күргән “Күңелем кояшы” шигырьләр җыентыгына кертелгән “Казан арты” шигырен укыгач, безнең якларда уңай үзгәрешләрнең күп булуына ышанасың.

“Казан арты” дигән сүзне бары

Әйтү җитә татар халкына:

Кул сузалар танып, әйтерсең лә,

Барлык татар Казан артыннан!

Казан арты, синдә яше-карты

Шигырь сөя, җырлый, гармунчы.

Санап кына бетерерлек түгел –

Берүзеңнән күпме язучы!

Тукай, Камал, Гомәр, Сибгат, Гариф,

Мөхәммәт, Мәрҗани…– күп алар.

Һәркайсына һәйкәл куеп була,

Бар да Казан арта –арчалар!

Казан арты, бар соң нинди серләр

Синең ямьле, нурлы җиреңдә?

 

Әллә синдә чәчеп үстерәләр

Шагыйрьләрне, моңны, җырны да?

Әйтерләр күк: “Нигә сездә генә?

Бездә дә бар сезгә торырлык”!

Шигъри теләгем дә – йөрәкләрдә

Уятырга теләү горурлык!

Горурлык ул – тирән яткан зур көч,

Түгел минлек, түгел мактану…

Мин шикләнәм: халкын сөймәгәннең

Дөреслекне җирдә яклавын!

Гүзәл табигатьле күп җирләр бар,

Нигә юк соң аннан талантлар?..

Ямьле җирдә тору аз, күрәсең,

Горурлыктан мәллә канатлар?!

Казан арты горурланып яши,

Искә алып данлы улларын.

Нык ышанам: шул халыктан әле

Яңа Тукайларның туарын!..

Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким “Гел кояшка карый тәрәзәләрең” шигырендә:

Атым минем үргә менгән саен,

Шатлыгым да артканнан артты;

Ватанымның якты бер почмагы син,

Казан арты, әй Казан арты.

Кыр җилләре иркәләде килеп,

Тукай моңы ерактан тартты;

Әкиятләрең белән ачылды телем,

Казан арты, әй Казан арты.

Менә авыл, таныш кешеләрем,

Хыялларым ник болай татлы?

Гел кояшка карый тәрәзәләрең,

Казан арты, әй Казан арты.

– дип, үзенең соклануын белдерә.

Ә якташыбыз Илгиз Кадыйровның истәлеге булган, “Туган ягым” шигырендә Казан арты, бигрәк тә аның үзәге Арчабыз белән горурлану чагыла:

Казан арты – минем туган ягым,

Мул сулары, иркен кырлары.

Мәрҗәнине, Курсавины биргән

Данлы, шанлы Арча яклары.

Горурланып сөйлим синең хакта,

Купшы сүзләр әйтү кирәктер.

Милләт дәрәҗәсен куәтләүче

Синең кебек җирләр сирәктер.

Шүрәлене, кырлай урманнары…

Бөтен татар белә бу хакта.

Нәни Апуш белән очрашырга

Күпләр сәфәр чыга шул якка.

Арча ягын җыр-моң ягы диләр,

Шул төбәктә үсә талантлар.

Инде күпме сәхнә йолдызларын

Очырды ул куеп канатлар.

Арча ягы – муллык, туклык иле,

Тырыш хезмәт – яшәү үрнәге.

Якташларым һәрчак үрнәк тора

Яулау өчен биек үрләрне.

Язмыштан узмыш юк, дип сөйлиләр.

Хакыйкать раслый дөреслеген.

Арча якларында туып, үсеп,

Ар илендә яшим мин бүген.

Тормышымнан бер дә көенмимен,

Торган җирне үзем теләдем.

Әмма йөрәгемне өзеп-өзеп,

Сагындыра туган төбәгем.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2008 елның 27 июне карары белән шәһәр тибындагы Арча бистәсе Арча шәһәре итеп үзгәртелде һәм ул һәр елны зурлап билгеләп үтелә. Менә ул карар кабул ителгәнгә дә 13 ел вакыт узган инде. Казан арты төбәгенең үзәге буларак Арча шәһәре көннән-көн матурлана, үзгәрә. Һәркемне якынлашып килүче  Арча шәһәре көне белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез.

Гөрләп яшә, җырлап яшә, Арча,

Борынгы һәм яңа калабыз!

Синдә – яшәү, тулы канлы тормыш,

Син бит безнең Ватан – анабыз!

                                                                          “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                       директоры  урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика