Искә алырлык хатирәләр

Арча шәһәрендә яшәүче Мөнзилә Саматова белән очрашып, аның әти-әнисе турындагы хатирәләрне яңарттык. Мөнзилә апа — Гөберчәк авылы кызы. Ул гомере буе тимерче булып эшләгән әтисе һәм биш балага әни булып килгән, батыр йөрәкле, киң күңелле Мәхтүмә әнисе турында сөйләде. Тырыш, уңган, сабыр, ләкин шул ук вакытта бераз кырыс та була белгән Хәким Йосыфҗан улы «ТАССРның атказанган колхозчысы» исеменә дә лаек булган. Биш баласының әниләре кырык биш яшендә вафат булгач, Хәким ага Мәхтүмә исемле хатынга өйләнә. Аларның гаилә учагын сүндермичә озак еллар дус-тату булып яшәүләре күпләргә үрнәк булуы хакында да сөйләде Мөнзилә апа. Гаилә архивындагы фотоларга да күзәтү ясадык. Анда безнең авыл тарихы чагыла.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика