Иске Иябаш авылы клубы

Сугыш елларында һәм аннан соң  клуб мөдире булып Нурлыхода Хаҗиева эшләгән. Ул авыл балалары белән концертлар, хәттә берничә тапкыр спектакль дә куйган, Арчадан килгән агит-бригада концертларын да оештырган. 1950-1959 елларда клуб мөдире – Мәдехия Фазылҗанова, 1959-1970 елларда Әхмәтхан Ваккасов.

1970 елда клуб иске бинада булу сәбәпле, бирегә күрше Александровка авылынын иске медпунктны сүтеп алып кайталар. 80 урынга исәпләнгән клуб халыкка 45 ел мәдани хезмәт курсәтә. Төрле елларда эшләгән мөдирләр: Мөслимә Ярулла кызы Яруллина (1970-1973), Радилә Гани кызы Юнусова (1973-1975), Наилә Сабирҗан кызы Сабирҗанова (1975-1977), Гөлсем Бәдри кызы Хаҗева (1977-2004), 2004 елдан – Алия Мәгсүмҗан кызы Шакирова.

М.Яруллина эшләгән елларда Рәйхана Хакимова “Сарман” көен, Мәрьям Әхмәдуллина “Идел”, “Ак параход” җырларын бик матур башкарган. Иң оста гармунчы булып Исмагиль Хаҗи улы Хаҗиев саналган. Р.Юнусова эшләгән елларда Разия Миндияр кызы Миндиярова бик талантлы җырчылардан, ә Рафаил Миндияр улы Миндияров оста гармунчылардан саналган. Н.Сабирҗанова Әзәк авылыннан килеп эшләп йөргән елларда клубта Фәргать Галимуллин, Мөбаракша Сибгатуллиннар оста тальянчылардан саналган. Талантлы, моңлы итеп җырлаучылар – Зәйтүнә Яруллина, Факия Корбанова, Зөлфия Газизова. Гомеренең 27 елын халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә багышлаган Г.Хаҗиева чорындадагы сәхнә осталары: Исхак Павлов (гармунчы), тормыш иптәше Гөлүзә Павлова (җырчы). Ислам Ибрахим улы Павлов “Айкала суларыгыз”ны, Радилә Гани кызы Юнусова “Төнге серенада”ны бик матур башкарган. Соңрак авылның яшьләре Фәнис Исмагил улы Хаҗиев, игезәк Илгиз һәм Илдус Гыйззәтовлар, Фәнис Сәфәр улы Галиев талантлы гармунчылар буларак үзешчән сәнгатьтә катнашкан. Гөлсинә Габтелнур кызы Шакирҗанова, Гөлфирә Мөхәмәдияр кызы Шакирова, Резеда Габтелфәрт кызы Әхәтова, Зөлфия Шайхулла кызы Сафиуллина, Данаил Рамазан улы Сабиров, Раушания Сәфәр кызы Галиева, Талия Нигмәтҗан кызы Шафикова, Нәкип Әхми улы Сибгатуллин иң талантлы җырчылар булган. 76 хуҗалыгы булган Иске Иябашның 1990-2000 еллардагы талантлы яшьләреннән Лидия Фирдинат кызы Сабирова “Адаштым”, Линар Фирдинат улы Сабиров “Яшь гомер”, Гөлфия Мөхәммәдияр кызы Шакирова “Идел буе каеннары”, Сөмбелә Нариман кызы Мухаметшина “Белегез шуны”, Кадрия Миннефәрт кызы Заһидуллина “Балан”, Ания Илдус кызы Хаҗиева “Сарманай”, Илсия Миннефәрт кызы Заһидуллина “Урсал тау” исемле җырлар башкарып танылган. Соңгы елларда Эльза Мәгсүмҗан кызы Юнусова “Су буенда учак яна”, Рамил Мулланур улы Шакирҗанов “Салкын чәй”, Рәдис Данис улы Абдуллин “Тукта яңгыр”, Ришат Риф улы Шафиков “Балаңны читкә җибәрү”, Рүзәл Ислам улы Павлов “Бала чагым” исемле җырлары белән 45 ел тарихы булган Иске Иябашнын иске клубының мәдәни тарихына, халык күңеленә кереп калды.

2015 елның 18 маенда Иске Иябаш авылында яңа клуб бинасы ачыла.

Гөлсем Хаҗиева истәлекләреннән: “27 ел клуб мөдире булып эшләү дәверендә бик күп спектакльләр куйдык. Куярга да, үзем уйнарга да яраттым. Авыл яшьләре бик теләп катнашты, чөнки һәр чыгышны авылдашларым бик яратып кабул итте. Спектакльләр белән күрше авылларга да бик күп йөри идек. Машина арбаларында да, трактор чаналарында да йөрергә туры килде. Беренче елны эшли башлаганда Ю.Әминовның “Язылмаган законнар”спектакльен куйдык, тамашачы бик яратып кабул итте. Бу спектакльдә хәзерге вакытта Әлмәт драма театрында иҗат итүче, Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Фәймә (Павлова) Бикмуратова катнашты. Ул һәрвакыт: “Миннән сез генә артистка ясадыгыз”, – ди. Мин  аның белән горурланам. Шулай ук бу спектакльдә Венера Миннуллина, Фәргать Шәяхмәтов, Гөлйөзем Шәймуллина, Ленар Сабиров, Алия Юнусова (Шакирова),Тәнзилә Миннуллиналар катнашты. Аннан соң Ә.Атнабаевның “Мәхәббәт турында җыр” (артистлар – Фәймә Павлова, Гөлйөзем Шәймуллина, Миңнехан Сибгатуллин, Әлфия Хабибуллина), Р.Хәмиднең “Кайтыр идем” (Илнур Хаҗиев, Миләүшә Хәбибуллина, Сөмбелә Мөхәметшина), Ф.Садриевның “Әхти, егетләр” (Илшат Шакирҗанов, Ленар Сабиров, Миңнехан Сибгатуллин, Сөмбелә Мөхәммәтшина), Т.Закировның “Капкадан чыккач егет” (Альфир Шәйхетдинов, Миңнехан Сибгатуллин, Кадрия Заһидуллина,Фирдәүсә Сибгатуллина), Р.Батулланың “Кичер мине әнкәй” (Альфир Шәйхетдинов, Илгиз Хакимов, Радия Хакимова, Зөлфира Сабирова, Фәлват Шәяхмәтов), Ә.Атнабаевның “Ул кайтты” (Динар Сабиров, Талия Павлова, Ания Хаҗиева, Илсия Заһидуллина), Ю.Әминовның “Гөлчәчәк” (Гөлсинә Шакирҗанова, Зөлфия Ахатова, Миннехан Сибгатуллин), Т.Миңнуллин “Күрше кызы” (Гөлсинә Шакирҗанова, Радия Хакимова, Илнур Хаҗиев, Нәкип Сибгатуллин), Ш.Хәсәновның “Зөбәйдә адәм баласы” (Миңнехан Сибгатуллин, Альфир Шәйхетдинов,Гөлйөзем Шәймуллина), Ю.Әминовның “Өти балак Гөлүзә” (Алия Юнусова, Айгөл Хаҗиева, Гөлназ Миннебаева, Талия Павлова, Динар Сабиров, Илсур Сибгатуллин), Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” (Зөлфира Сабирова, Альфир Шәйхетдинов, Гөлйөзем Шәймуллина), Ю.Әминовның “Тамырлар” (Ленар Сабиров, Данаил Павлов, Альфир Шәйхетдинов, Әлфия Хабибуллина), Н.Асаевның “Бер картлыкта,бер яшьлектә” (Данаил Сабиров, Миңнехан Сибгатуллин, Тәнзилә Миннуллина) исемле әсәрләрен сәхнәгә куйдык. Лаеклы ялга китәр алдыннан Г.Зәйнәшованың “Сандугач балалары” дигән спектаклен сәхнәләштердек. Ул спектакльдә 11 сыйныфны бетерүче кызым Айсылу Хаҗиева һәм аның классташлары Эльза Сабирова, Айсылу Гиззатова, Алмаз Шәйхетдинов һ.б. катнашты. Мин аларга бик рәхмәтле. Бу спектакль бик гыйбрәтле, тормышчан. Авыл халкы елый-елый карады.

Эшләү дәверендә төрле вакытлар булды, барсы да җиңел булмады. Мәсәлән, Яңа Кырлай авылына спектакль белән бардык. Халык күп, билетлар сатылып бетте. Спектакльне башлыйк дисәк, ике катнашучы егет классташ егетләрен очратып, очрашуны бәйрәм иткәннәр. Ни эшләргә дә белмичә торам. Башлап җибәрдек, ләкин теге ике егетем уйнарлык хәлдә түгел. Беренче пәрдәне ничек кирәк ерып чыктык, сизәм ахырына кадәр уйнап бетерә алмаячакбыз. Шуннан соң бер кызыбызга: “Бар, икенче килербез, дип чыгып әйт”, – дидем. Ул сәхнә каршына чыкты да “Техник сәбәпләр аркасында спектакль куелмый, икенче килербез” –диде. Еларга да, көлергә дә белмәдем. Без Кырлайга бу спектакль белән икенче мәртәбә барганда да зал тулы халык иде, алар бик яратты. Егет һәм кызларымда бик тырышлар инде. Минем аларга рәхмәтем чиксез!

Алия Шакирова

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика