Истәлекле очрашу

Кулларымнан алтын тама икән –

                                                                                            Шушы минем ярты бәхетем.

                                                                                                Мәхәббәтем сулышында эрим,

                                                                                          Ә монысы – тулы бәхетем.

                                                                       Александр Филиппов

    29 май көнне  “Казан арты” тарих-этнография музеенда 1966–1974 елларда  районыбызның мәдәният бүлеген җитәкләгән Филиппова Клара Мәрдан кызы белән очрашу, шул елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре белән истәлекләр яңарту кичәсе булды. Очрашуны алып баручы музей хезмәткәре Ирина Синичкина: “Актаныш районының Чуракай авылында туып-үсеп, мәктәпне тәмамлаганнан соң  Минзәлә районында укытучы буларак хезмәт юлын башлаган япь-яшь Клара Мәрдан кызын безнең районыбызга мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп җибәрәләр.Ул Арчага килү белән Тукайның туган авылы Кушлавычта, Яңа Кырлайда була, районның барлык мәдәният йортларын, китапханәләрен йөреп чыга һәм җиң сызганып эшкә керешә”,- дип, кичәдә катнашучыларны таныштырды.

Клара ханым үзе дәвам итеп: “Хезмәт сөючән, белемгә омтылучан Арча халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән уртак тел табып эшләдек. Яшәп килгән традицияләрне дәвам итеп, бик күп яңалыклар керттек. Мәдәният хезмәткәрләренең бик күбесе читтән торып укырга керделәр. Һөнәри осталыкларын күтәрү максатында район күләм семинарлар, тәҗрибә уртаклашу максатында киңәшмәләр, семинар-укытулар оештырдык. Ул елларда мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр алны-ялны белмичә, вакыт дип вакланмыйча эшләделәр. Һәрбер мәдәният йорты каршында театр коллективлары, җыр һәм бию ансамбльләре, төрле яшьтәге үзешчәннәрне берләштергән хорлар барлыкка килде. Ул еллардагы колхоз һәм авыл Советы рәисләре бу эшләрне оештыруда зур ярдәм итеп, үзара ярышып эшләделәр. Бигрәк тә “Известия” колхозы рәисе Мирбәт Хәстиев һәм Куйбышев исемендәге колхоз рәисе  Габделбәр Фәйзрахмановлар исемдә калган. Мин эшләгән елларда Арчада мәдәният йорты файдалануга тапшырылды, Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның музей комплексы төзелә башлады. Бүгенге кичәдә минем белән бергә эшләгән хезмәттәшләрем катнашу аеруча куанычлы,”-  дип дәвам итте.

Шул елларда мәдәният йорты директоры булып эшләгән  Әминова Роза Фатыйх кызы, Габдрахманов Равил Нәкыйп улы, Арча үзәк китапханәсендә эшләгән Сабирова Сирена Хаҗи кызы, Айван авылы мәдәният йорты директоры Гөлзилә Миңнуллина, ул елларда мәдәният бүлеге инспекторы булып эшләгән Роза Шәйхетдинова,  Арча педагогия училищесында бергә эшләгән Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы Клара Мәрдан кызы белән бергә эшләгән елларын искә төшереп истәлекләрен яңарттылар, кызыклы  вакыйгалар турында сөйләделәр.

Районыбыз халкы Клара Мәрдан кызы җитәкчелегендә оештырылган “Җыр бәйрәме” турында бүгенге көндә дә искә ала. Сабантуй үткәрелә торган стадионның тау кырында оештырылган бу бәйрәмгә бөтен район үзешчәннәре катнашкан. Безнең музейда саклана торган фотолар аның ачык дәлиле. 1967 елдан башлап үткәрелгән бу бәйрәмдә башта 1200, ә аннан соң 2000 артык кеше хорда чыгыш ясый. Алар башкаруында “Туган җирем Татарстан”, “Ленин турында җыр”, “Мы за мир”, “Арча кичләре” һәм башка җырлар яңгырый. Бәйрәмдә шулай ук бию коллективлары, аерым җыр һәм нәфис сүз осталары да чыгыш ясый. Хорда дирижер булган Фирая Батыршина: “Мин югары уку йортын гына тәмамлап кайткан яшь белгеч бу эшкә ничек алынганмындыр. Тау кырыенда тезелеп баскан шундый зур коллективны ике тавыштан җырлату минем өчен зур тормыш тәҗрибәсе булды.  Фотоларны карыйм да, төрле авыллардан җыелган үзешчәннәрне ничек тыңлата алдым икән дип уйлыйм. Ул елларда бу сынауны уңышлы үтүем, бу бәйрәмнең ил күләм дәрәҗәгә күтәрелүе минем өчен зур шатлык булды. Без Клара ханым белән уртак тел табып, ярдәмләшеп эшләдек. Бүгенге кичәдә, ул еллардагы безнең хезмәтебезне искә алып, барыбызны бергә очраштырып, бу кичәне оештырган район мәдәният идарәсенә һәм музей хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм,”- дип сөйләде.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов бүгенге көндә районда мәдәният өлкәсендә алып барыла торган эшләр турында сөйләде.  Яңа төр конкурслар, бәйге-фестивальләр оештыру, концерт программалары һәм спектакльләр кую буенча мәдәният йортлары арасында элек алып барылган эшләрнең  дәвам ителүе, бары тик аларның үткәрү формалары, исемнәре төрле булуы турында аңлатты. Үз чиратында элекке елларда мәдәният өлкәсендә эшләгән ветераннарга рәхмәтен белдерде, район күләмендә җитәкче буларак хезмәт куйган Клара Мәрдан кызын туган көне белән котлап бүләкләрен тапшырды.

Арчада эшләгән еллары Клара ханым өчен икеләтә истәлекле. Биредә ул үзенең гомерлек дусты, ярдәмчесе, тормыш иптәше журналист Александр Сергеевич белән очраша һәм алар матур гына гаилә корып җибәрәләр. Нәкъ Арчада аларның мәхәббәт җимешләре Эдгар белән Эльза дөньяга килә. Аларның гаиләсе Горький урамындагы бер бүлмәле фатирда яши. Бүгенге көндә уллары Эдгар танылган художник, Россиянең Татарстан буенча рәссамнәр берлеге әгъзасы, ә кызлары Эльза отставкадагы юстиция майоры. Гаилә корганнан бирле Александр Сергеевич хатынының тынгысыз хезмәтен аңлый, аңа ярдәм итәргә тырыша. Ләкин инде Александр Сергеевич безнең арабызда юк. Очрашу вакытында музеебыз хезмәткәре Алисә Галимҗанова аның “Кыйсса” шигырен укыды:

   Тормыш кыйса, язам кыйсса,-

Төннәр озын, көннәр кыска.

  Күңел җырлап – җырламасаң,

 Булып шагыйрь – язалмасаң,

                        Бик тә яман.

   Алга барып, артка калсам,

  Балам, диеп, багалмасам,

                        Кичер, заман.

Адашам, дип, адашмасаң,

Алдыйм, диеп, алдамасаң,

                       Бу бит әйбәт.

Яратам, дип, каратмасам,

 Тәкенләсәм карт ат сыман,

                       Китәр гайбәт.

  Картаям, дип, картаймасаң,

  Таеп киткәч, егылмасаң,

                          Син әле яшь.

  Караш белән тарталмасам,

  Сүзем сүзгә ялганмаса.

                        Син бир киңәш.

Юк мәгънәсе бу тормышның

Яшьлегеңдә яшьнәмәсәң.

                      Картайгачтын үкенерсең

                      Яшәгәндә — яшәмәсәң.

       Бу шигырь Клара Мәрдан кызына атап язылган кебек, аның яшәү принциплары, эшкә бирелгәнлеге һәм таләпчәнлеге олыгайган көнендә үзенә олы хөрмәт һәм хезмәттәшләренең  ихтирамы булып әйләнеп кайтуы кичәнең башыннан ахырына кадәр чагылыш тапты.

Бүгенге көндә Клара ханым Республика “Тукай фонды”ның Яшел Үзәндәге филиалы директоры. Ул Бәчек авылында яшәгән Тукайның туганнары белән безнең районны бәйләп яши. Кичәдә Тукайның ерак туганы Лилия Фатыйхова, шагыйрьнең Өчиледәге тормышы һәм иҗатын өйрәнүче Фәрхәт Зыятовлар чыгыш ясап Клара апага рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләчәктә дә аралашып яшәргә кирәклегенә басым ясадылар. Район китапханәчеләре исеменнән Әлфия  Галимова чыгыш ясап, берничә ел элек үткәрелгән кичәне искә алды. Клара апаның китапханәләргә булган хөрмәте бүген дә югалмавы, аларның эшләре белән даими кызыксынып торуы  турында әйтеп үтте. Кичәдә Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина,  Илфат Аскаров башкаруындагы җырлар, Нәзир Фәхретдиновның өздереп баянда уйнавы һәркемгә ошады. Клара апа аларның һәрберсенә олы рәхмәтен әйтеп, теләкләрен җиткерде. Ул кичә барышында чыгыш ясаган һәркемгә үзенең публицистик язмалары тупланган “Рухи туфрак” китабын бүләк итте.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры Радик Яруллин  кичәдә катнашучыларга, ә Клара апага очрашуга кайтканы, музейга бүләк иткән китаплары, Арча районында эшләгән еллары белән бәйле фотолары һәм башка документлары өчен  аеруча рәхмәтле булуын җиткерде.

3 июньдә Клара  Мәрдан кызының олы юбилее, аңа 80 яшь тула. Бөтен гомерен халыкка мәдәният һәм мәгърифәт нурларын таратуга багышлаган,     Тукай иҗаты аша туган телебезне саклауга зур өлеш керткән, газета-журналларга үзенең уй-фикерләрен җиткереп барган, безнең районыбызның уңышлы үсешенә күп көч куйган Клара Мәрдан кызын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, балаларының, дусларының, хезмәттәшләренең хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика