Күргәзмә эшли
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә ачылды. Анда 1992 елда кабул ителгән Республиканың Төп законы белән танышырга, Татарстан Республикасының уңышлары турында мәгълүматлар алырга мөмкин.