Көз – ул муллык

Быелгы көз рәссамнар өчен берсеннән-берсе карап туймаслык картиналар язу өчен мөмкинлекләр тудырды. Һәркем көз күренешләренә карап соклана, аның матурлыгын күреп калырга ашыга. Дөрестән дә табигатьтә алтын көз дәвам итә.Урамдагы агачлар төрле төсләр белән бизәлде: кызыл, сары, яшел, кызгылт-сары төсләргә буялды. Бу яфраклар аз гына җил иссә дә коела башлыйлар, бөтен җир төрле төстәге яфраклар белән түшәлә. Аяк атлаган саен коры яфракларның кыштырдаганы ишетелә. Балаларның шул яфракларга күмелеп уйныйсылары килә башлый. Миләш агачы бигрәк матур күренә, аның яфраклары да, җимешләре дә кып-кызыл булып янып тора.

Көзге табигатьнең гүзәл мизгелләрен, аның кеше күңеленә тәэсирен, көзге муллыкка рәхмәт хисләрен белдереп бик күп шигырьләр, хикәяләр языла. Якташыбыз, Штерә авылында туып-үскән шагыйрь,бик күп җырлар авторы Илгиз Кадыйровның “Матурлыкны күрә бел” шигыре аның истәлеге буларак яңгырый.

Кайберәүләр көзне яратмыйлар,

Ошатмыйлар аның һавасын.

“Үтә салкын, юеш, пычрак, – диләр, –

Көзнең нинди ямен табасың?”

“Көзнең яме, – димен, – өстәлләрдә,

Яңа оннан пешкән икмәктә.

Идән асты тулы сый-нигъмәттә,

Тозлы гөмбәләре – кисмәктә.

Көзнең яме матур табигатьтә,

Тынып калган ялгыз урманда.

Түшәк-түшәк алтын яфракларда,

Оста “барабанчы” тукранда.

Табигатьнең булмый бик шыксызы,

Юк шулай ук үтә яхшысы.

Һәрбер матурлыкны күрә белеп,

Кала безгә аны мактыйсы”.

Көз – табигатьнең иң матур вакыты, аны һәркем ярата. Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Минһаҗ Кашапов көзнең матурлыгын үзенчә сүрәтли:

 

Көзге шатлык

Юеш асфальтта җилдерә

Бизәлгән машиналар.

Һәрберсендә шатлык ташый,

Җилферди лента, шарлар.

Көз – ул шатлык, муллык чоры,

Тормыш көздә башлана.

Ел буена тырыш хезмәт,

Көздә ясый тантана.

Көзләрдә уңыш бәйрәме,

Шатлана карты, яше.

Йөзләргә яңгыр сибәли,

Ул – көзнең шатлык яше.

 Көз – басу-кырларның бушап калган, агачларның яфрак койган, чәчәк-гөлләрнең үз төсләрен үзгәрткән, кешеләрнең кышка әзерләнә торган вакыты. Өстәлләрдәге муллык өчен көзне яратабыз, сокланабыз, табигатьтәге үзгәрешләрне яратып карыйбыз. Арчада яшәп иҗат итүче Роза Шәйхетдинованың да көз турында шигырьләре бик күп.

 

Яшел уҗым

Көз – көз инде, бит-күзләргә

Салкын җил килеп бәрә.

Җир алтын төсен югалтты,

Агачлар да шәп-шәрә.

Җиһан моңсуланып кала,

Кояш йөзен чытканда.

Ул яшәреп ала берчак,

Яшел уҗым шытканда.

Көз көнендә яшел уҗым –

Ул күңел юанычы.

Һәр яшел сыр – игенченең

Тире һәм ышанычы.

Ул шатлана тигез булып,

Чыкса чәчкән орлыгы.

Диңгездәй уҗым басуы –

Игенче горурлыгы.

Күңелдән сагышны куа,

Хәтфәдәй яшел уҗым.

Карлар әйбәт кенә явып,

Исән чыксыннар кышын.

Быел көзнең беренче ае бигрәк тә истә калырлык булды. Ә хәзер октябрь ае матур көннәре белән дәвам итә. Кояшлы көннәрнең күп булуы һәркемгә көз көне башкара торган эшләрен тәмамларга, теләгән кешегә рәхәтләнеп ял итәргә, алтын көзнең байлыгы белән хозурланырга мөмкинлек бирде. Бигрәк тә әбиләр чуагы көзнең иң күркәм мизгеле булып тора. Якташыбыз Рәис Сафинның “Әбиләр чуагы” исемле шигыре шушы матур көннәргә багышлана.

 

Әбиләр чуагы

Әбиләр чуагы – көзләрнең чибәре,

Һәр тарафта серле моңсулык.

Табигатьне сары төсләр бизи,

Офык читләрендә алсулык.

Зәңгәр күккә кемдер ямау салган,–

Анда-монда болыт төркеме.

Тик аерым торган ак болытның

Янәшәдә юктыр беркеме.

Дөнья гизеп, ул күкләрдә йөзеп,

Кояш нурларында коена.

Ап-ак йөзен галәмнәргә багып,

Рәхмәтенә аның сыена.

Әбиләр чуагы – табигать бүләге,

Хушлашуы ямьле җәйләрнең.

Чыдамлыгын сынап карар чаклар

Буыннарны бәйләр бәйләүнең.

Нинди җимеш бирдең, ныкмы җирең?

Нәрсә калдырасың дөньяда?

Акыл бармы нәсел-нәсепләрне

Дәвам итәр ата-балада.

Әбиләр чуагы –язмышның бүләге,

Гүзәллеге көзге вакытның.

Җир-күкләрнең шәфкать, мәрхәмәте –

Чуак чорын күрү картлыкның.

Көз көне җилле яңгырлар да, ямьсез көннәр дә була. Ләкин ул көннәрне кемнәрдер ярата, тәрәзәдән карап табигатькә серләрен сөйли, үткән гомерен барлый. Гомерләребез тыныч узсын, көзләребез мул уңыш китерсен.

Шәфигулла Гарипов,

«Казан арты» тарих-этнография музееның директор урынбасары.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика