Кабак күргәзмәсе

Музеебызда «Кабак» күргәзмәсе ачылды. Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәр фәкать кабактан гына тора.

Тантаналы ачылышка Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Кукмара һәм Саба районнарыннан иҗат әһелләре килгән иде.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин; Татарстанның халык артисты, җырчы Рөстәм Маликов; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова чыгышлары кичәбезгә ямь өстәде. Җырлы-моңлы тамаша кабакның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләү белән үрелеп барды.

Күргәзмәнең кураторы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.

Дуслар, күргәзмәгә рәхим итегез!

#АрскКультура #КазанАртыМузее

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика