Кичке бәйрәмдә

✨️ Республика көне уңаеннан Арча шәһәрендә кичке бәйрәмдә безнең музей хезмәткәрләре кунаклар өчен чын иҗат атмосферасы тудырды!

Ике уникаль осталык дәресе төрле буын вәкилләрен берләштерде һәм халкыбызның күркәм һөнәрләрен танытты.

Чарабызга килгән кунаклар үзләрен борынгы кул эшләрендә сынап карадылар, кулларына йомшак йон алып, эрләү серләренә төшенделәр.
«Казан җөе» буенча осталык дәресе кунакларга аеруча ошады.

Бәйрәмебездә катнашкан, милли хәзинәбезгә битараф булмаган һәркемгә зур рәхмәт! Сез тудырган җылылык һәм иҗат дәрте безне алга таба да яңа проектларга рухландыра.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика