Килегез сез Арча якларына!

Районыбызның Чиканас авылында туып-үскән Радик Мөхәммәтнең тууына 60 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимзянов башкаруында  әлеге җыр белән башланып китте һәм “Арча  егетләре” халык җыр ансамбле башкаруында шушы ук җыр белән тәмамланды. Кичә барышында бик күп җырлар авторы, танылган баянчы Әһлиуллин Вагыйз “Чиканасым”, сәхнә ветераны Равил Габдрахманов “Зәңгәр чәчәк” җырларын башкардылар. Бу җырларның да сүзләрен якташыбыз Радик Мөхәммәт язган.

Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов шагыйрьнең  “Килегез сез Арча якларына”, “Көмеш ияр”, “Әгәр бергә булсак…” китапларын бастырып чыгаруга  ярдәм иткән кеше буларак, шигырьләрне туплап чыгару тарихын сөйләде, иҗатына анализ ясады. Радикның укытучысы, аның шигырьләр яза башлавына ярдәм иткән Фәрхәт Зыятов Чиканас авылының атамасы, “Көмеш ияр” поэмасының эчтәлеге белән таныштырды һәм аннан өзек укыды. Радик укыган Өчиле мәктәбе укучылары Вәлиев Рүзәл, Чукнова Илсия аның шигырьләрен укыдылар. Тарих укытучысы Халидә Вәлиева мәктәп музеенда Радик Мөхәммәтнең беренче язган шигырьләренең кулъязмалары, әнисенең хатлары, язу машинкасы һәм башка әйберләре саклануы турында сөйләде.

Энесе Рәшит, аның хатыны Рәмзия, сеңлесе Роза, аның ире Таһир, аларның оныклары Радик абыйларына  булган олы хөрмәтләрен һәм сагыну хисләрен белдерделәр. Аның үзләренә багышлап язган шигырьләрен укыдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, 38 яшендә араларыннан киткән абыйларына багышлап язылган шигырьләрен, шул авыр көннәрдә чыгарылган бәетләрен укыдылар. Бу урында туганнары Халидә Вафина башкаруында “Туганнарыма”җырын кичәгә катнашучылар яратып тыңладылар.

Кичә дәвамында һәркем шагыйрьнең әтисе Мәлик абыйны, әнисе Рәйсә апаны сагынып искә алдылар, Радикка ничек ярдәм итүләрен искә төшерделәр. Мәлик абыйнаң туганы Кәримә Фәйзелханова Радикның соңгы көннәренә кадәр күңелен төшермичә шигырьләр язуын, кызыклы хәлләр сөйләвен  әйтеп үтте.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры Радик Яруллин: “ Арча” радиосында эшләгән вакытта “Зәңгәр чәчәк” җырын көнгә берничә тапкыр сорыйлар иде. Бу җырларның, кичәбездә яңгыраган шигырьләрнең авторы  районыбыз егете булганы өчен сөенеп, горурланып утырдым. Бүгенге кичәдә укытучылар, китапханәчеләр, Арча педагогия көллиятенең булачак татар теле укытучылары катнаша. Һәркем якташыбыз Радик Мөхәммәтнең иҗатын киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә эш алып барсын иде. Бу очрашуны оештыруга ярдәм иткән һәркемгә, аеруча туганнарына рәхмәтемне белдерәм “,- диде.

                                                                                       “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                         директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов.

 

 

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика