Комсомол ул безнең яшьлегебез

Бүген иртәдән “Арча хәбәрләре” газетасы журналистлары 29 октябрь –Комсомолның туган көне уңаеннан интернет челтәренә кызыклы мәгълүматлар урнаштырган. Аны карагач комсомолның данлы үткән юлы искә төште, аңа бирелгән бүләкләр, без тагып йөргән значоклар, үткәрелгән җыелышлар… Минем Шушмабаш мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән еллар, анда 300 гә якын ВЛКСМ члены бар иде. Комсомол җыелышлары Шушмабаш мәдәният йортында үткәрелә, хәтта утырырга урыннар җитми иде. Югары класс укучыларыннан оешманың секретаре сайлана, чөнки азат ителгән комсомол җитәкчесе бирелмәде. Сания Нәбиуллина, Рәис Гомәров һәм башкалар бик тырышып мәктәпнең комсомол оешмасы белән җитәкчелек иттеләр, соңыннан мәктәптә өйрәнгәннәре аларга тормышта нык ярдәм итте. Өлкән сыйныфларда укучылар комсомол оешмасында тәрбияләнеп зур чыныгу алдылар, ә ул үз чиратында безгә мәктәптә укыту-тәрбия эшен оештыруга зур ярдәм итте.

Бүгенге истәлекле көн уңаеннан 1982 елгы чыгарылыш укучыларының фотосын тәкъдим итәм. Анда барлык укучылар да мәктәп формасыннан, комсомол значогы таккан. Ул вакытта  без аны бик ныклап таләп итә идек шул. Һәр чарада комсомол-партия дуслыгы чагыла иде, соңгы кыңгырау кичәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары Самат Кавиев һәм Гыльметдин Шигапов, мәктәп директоры Гафур Габделнуров, укытучы  Җәмилә  Әхмәдуллина һәм Вәдүт Вафин, мин үзем дә КПСС члены буларак катнаштык. Бу фотоны карагач, ул елны укучыларны зур тормыш юлына озатучы сыйныф җитәкчеләре Флюра Бәйрамова (фотода аның укучылары), Нургазидә Җаббарова, Оркыя Гыйльмановаларның тырыш хезмәтләре хәтердә яңарды.

Дөрестән дә без тарихны онытырга тиеш түгел, комсомол оешмасы үз вакытында яшьләрне тәрбияләүдә бәяләп бетергесез көч куйган, без аны  еллар узган саен яхшырак аңлыйбыз.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика