“Кырым язы” көннәрендә
Бүген, 18 март, Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына кабул ителгән көн. 2014 елдан бирле анда бик зур үзгәрешләр булды, дөньядагы иң озын күперләрнең берсе төзелеп автомобильләр һәм поездлар йөрү өчен уңайлыклар тудырылды. Севастополь шәһәрендә һәм башка диңгез буе шәһәрләре, ял итү урыннары төзекләндерелде, халыкны су һәм электр энергияләре белән тәэмин итү җайга салынды. 18-21 март “Кырым язы” (“Крымская весна”) көннәре буларак билгеләп үтелә.
Без бу көннәрдә горурланып якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алабыз. Ул 1920 елда, ягъни гражданнар сугышы чорында Украинаның байтак җирләрен, шул исәптән Кырымны азат иткәндә Перекопта һәм Сивашта барган сугышларда катнашкан. Ул бу авыр сугышта ун меңнәрчә сугышчыларның һәлак булганын үз күзләре белән күргән. Гомәр ага ул елларны искә алып: ”Сивашны кичкәч акларның соңгы позицияләрен штурмлаганда безнең ротадагы 75 сугышчы һәм командирдан бер-ике сәгать эчендә нибары унсигезе генә исән калды. Шулай да Кызыл Армиянең ярсу атакаларын яңгыр урынына яуган пулялар да, үкереп килгән снарядлар да, кавалерия атакалары да – берсе дә туктата алмады. Безнең һәммәбезгә дә ифрат та авыр, чиктән тыш кыен иде. Әмма әгәр дә шул вакыт туган ил кирәк тапкан булса, шул ук кыен, хәвефле юлларны без, һич икеләнмичә, яңадан бер мәртәбә үткән булыр идек”, – дип язган.
Гомәр Бәширов гражданнар сугышының тарихи фактларына һәм үзенең күргәннәренә нигезләнеп “Сиваш” повестен яза. Ул 1935 елның җәендә сугыш булган урыннарга яңадан бара, сугышта катнашкан кешеләр белән сөйләшә, архив документлары белән таныша. Ул хәтта аларның дивизиясен Сиваш аша алып чыккан батыр йөрәкле Олейнчук бабайны эзләп таба. Алар бергәләп Сиваш елгасы янына барып, Фрунзе үзенең приказларын биреп торган яр буендагы өйдә дә булалар. “Кызыл Армия дивизияләренең Сиваш баткаклыгын кичеп Кырымга бәреп керүе, кыю стратегик вакыйга буларак, Совет дәүләтенең тарихына алтын хәрефләр белән язылды. Шул сәбәпле миңа ул вакыйгаларны язганда бик игътибарлы булырга кирәк иде. Кайбер сугыш операцияләрен көненә генә түгел, сәгатенә кадәр тормышның нәкъ үзендә булганча язарга тырыштым”,– дип горурланып язган Гомәр Бәширов.
Бу вакыйгаларга бер гасырдан артык вакыт узган инде. Без Гомәр Бәшировның “Сиваш” повестен укып Кырым ярымутравы өчен барган сугышның кыенлыкларын да, җиңү шатлыкларын да бергә кичергән, бер сынык икмәкне икегә, өчкә бүлеп капкан, бер шинель ябынып йоклаган якташлары, иптәшләре булуын, төрле милләт вәкилләренең дуслык хисләрен, ярдәмләшүләрен дә күрәбез.
Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә якташыбыз Гомәр Бәшировның гражданнар сугышы еллары белән бәйле шәхси документлары, фотолары һәм “Сиваш” повестенең төрле елларда басылып чыккан китаплары бар. Быел гыйнвар аенда тууына 120 ел тулуын билгеләп үткән олпат язучыбыз Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап куйган экспозицияне карап, алар белән якыннан танышырга мөмкин.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов