Кыш турында язам әле… Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

Быелгы кыш вакыты белән язны да, көзне дә хәтерләтеп тора. Соңгы көннәрдә генә ак карлары, салкын көннәре, бураннары белән чын кыш башланып килә. Өлкәннәрнең хәтеренә дә бала чактагы кыш көннәре искә төшә икән, алар без яшь чакта суыклар да, кар да күп була иде диләр. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Кышкы кич” шигыре шул вакытларны күз алдына китерә:

           Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!

           Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;

           Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,–

           Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

     Һичкайсыгыз таныш түгел, хәсрәт берлә,

                                     Утыргансыз матур гына рәт-рәт берлә;

 Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә

                                     Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.

           Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,

           Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,

           Суыклыктан очар кошлар очалмасын,–

           Сезнең урын җылы, әйбәт, –ни кайгы бар?

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:

     Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;

      Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,

         Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.

             Мондый кышкы кичтә сыгыныр урыннары

             Аларның юк, өши бите, борыннары;

             Үлми калса ярый алар салкынлыктан,

              Кайберсенең шуннан була үлемнәре.

        Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,

              Яшьле күзле, моңланганнар һәм зарлылар,–

 Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,

                                       Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!

 

Язучы Радик Фәизов үзенең әсәрләрендә сугышка кадәрге һәм аннан соңгы авыл, аның табигать фасылларына бәйле яшәеше турында күп яза. Ак карлы кышның матур булуы белән бергә, аның үзенә күрә авырлыклары булуын ул язганнардан укып гыйбрәт аласың. Газ белән җылытылган, электр яктысы белән балкып торган, суы кергән һәм чыккан өйләрдә яшәүче буын өчен күз алдына да китерә алмый торган заманнар. Аның “Ике әни” документаль повестендәге өзек моңа мисал булып тора:

…Әнисез торып калгач, безнең тормышның да рәте-чираты китте дисәм, бу һич тә арттыру булмас. Ягылмаган салкын, яман да шыксыз, күңелсез өй эче. Кыш булса кирәк: тәрәзәләр бозланып каткан, ярым караңгы. Әти көнозын үзенең мәктәбендә, инде Әхмәт абыебыз да сугышка китеп барды, ундүрт-унбиш яшьлек Фаяз абый да өйдә түгел, ул эштә, колхоз атлары карый. Уналты яшьлек, йортта иң олы булып калган һәм безне карарга тиешле Зәйтүнә апай да өйдә түгел, каядыр шунда урамда, күршеләрдә йөри. Өйдә без – кечкенәләр генә. Алты-дүрт яшьлек Ләлә белән Клараның үз дөньялары. Алар өсләренә әти белән Әхмәт абый киеп туздырган иске, таланып беткән пинжәкләрне киеп, идәндә утыралар. Озын җиңнәре кулларыннан үтеп салынып төшкән, алар бу озын җиңнәрне әледән әле, кош канаты төсле итеп һавада җилпеп алалар. Салкыннан кызарган ялан тәпиләрен пинжәк итәкләре астына яшереп, җылытмакчы булалар да, әмма бу бик кыен эш шул. Аяклар итәк астыннан чыга да китә, чыга да китә. Алай да Ләлә белән Клара тик кенә утырмыйлар, аларның үз шөгыле бар. Ләлә үзе бик яраткан нәни, бик матур һәм йомшак песи баласын күкрәгенә кыса, сыйпап кадерли.

Безнең салкыннан, яныбызда олылар, дөресен генә әйткәндә, әниебез булмаудан да әллә ни кайгыбыз юк. Соң, бала кеше әле тегесен-монысын уйлап хәсрәтләнә беләмени? Алай да барыбызның да гел исенә төшеп, борчып торган бер нәрсә бар.  Ул да булса тамак, тамак! Даими рәвештә ашыйсы килү. Менә монда инде әни бар вакытлар, ул пешергән әйберләр, әни үзе дә әледән-әле искә төшә. Өйдә төрле хыяллану сүзләре ишетелә:

— Их, әле дә безнең әниебез булса икән ул.

— Әни үзе бар чагында мичкә дә ягып җибәрә иде. Мич янып торса, өйдә шундый җылы була ич.

— Мичкә бәрәңге тәгәрәтсә икән диген син!

— И, пәрәмәч пешерсә икән диген син. Иң тәмлесе пәрәмәч инде аның. Әни аны күп итеп пешерә иде. Бөтенебезгә дә җитә иде.

— Их, бер сынык кына ипи булса икән ул.

— Әни безнең ипи дә сала иде…

Без әнә шулай хыялланабыз. Тик юк шул, безнең өйдә берни дә юк. Җылы да, пәрәмәч тә, сыңар ипи дә юк…

Менә нинди гыйбрәтле хәлләр турында яза Радик абый, кышның төрле авырлыклар китергәнен дә аңлатырга тырыша. Өлкәннәр хәтерли, сугыш елларында үзәккә үтәрлек салкыннарда, ач-ялангач килеш хатын-кызлар һәм яшүсмерләр урман кискән, окоп казыганнар, салкын цехларда корал җитештергәннәр. Ул еллар турында бик күп әдәби әсәрләр язылган.

Беренче бөтендөнья сугышын да, Бөек Ватан сугышын да үз күзләре белән күргән фронтовик язучы Госман Бакиров “Бормалы юллар” повестенда әтисе белән партизаннар отрядында булган, яралангач тылга, госпитальгә озатылган Володя турында яза. Аяклары яраланган булуга карамастан  батыр йөрәкле малай кышкы күренешләргә соклана, ә безнең якташыбыз аны яратып укырлык итеп сүрәтли.

…Кыш җитте. Салкыннар башланды. Кыш бабай тәрәзә пыялаларына матур-матур бизәкләр төшерде. Володяның күзләре каршы тәрәзәдәге матур бизәкләргә текәлгән, ә уйлары бик еракта… Хәзер авылда да шулай салкын микән? Шәрәләнеп калган чия, алма агачлары арасындагы ап-ак өйләр исән микән? Володяларның өй түбәсенә оялаган озын ботлы ләкләк, үзе шикелле үк озын аяклы балаларын ияртеп, җылы якларга киткәндер инде…

Украинада мондый салкыннар бик сирәк була. Бу якта кыш иртә килә икән… Кар да күп буладыр әле монда. Беркөн Закир белән Әлфия: “Без катокка барабыз”,- дип сөйләнеп торганнар иде. Аякларым сау булса, мин дә алар белән катокка барган булыр идем. Хәер, савыксам, мин монда ятмас та идем… Фронтта да шулай салкын микән?.. Пионерлар җыеп биргән җылы киемнәр партизаннарга җитәрлек булмагандыр инде. Хәер, партизаннар турында монда кайгырта торганнардыр әле, самолет белән җылы киемнәр илтергә мөмкин бит.

Менә шулай яңа ел да килеп җитте. Тротуар читләренә кар өелгән. Тыныч чак булса, шәһәр урамнарында карны болай өеп яткырмаслар иде инде. Бакча ягындагы тәрәзәдән кар белән капланган агачлар күренеп тора. Салкыннан бөрешкән чыпчыклар ара-тирә шул агачларга килеп кунгалыйлар, алар да, матур җәй көннәрен исләренә төшереп, моңаеп тын гына утыралар да, берәр җирдә азык табылмасмы дип, тагын очып китәләр. Сирәк кенә матур түшле песнәкләр күренеп кала.

Кич белән палатага тагын Закир белән берничә бала килеп керде. Алар яңа ел бүләкләре алып килгәннәр иде…

Якташыбыз Госман Бакиров үзенең  “Сугышчы көндәлеге” дигән язмаларында фронтта үзе күргән вакыйгаларны дусты Афзал Шамовка язган хатлары аша күрсәтә.

“Дошманны бик каты куабыз. 8 март көнендә булган сугыштан исән калуыма гаҗәпләнәм, кем бәхетенәдер, азгадырмы, күпкәдерме, кыл өстендә калдым. Афзал, бу хатны карандаш белән генә сызгалаганга гаҗәпләнмә, чемоданым артта, обоз белән калды, алар авылда ята, ә без кырда! Без кыш буе авылда бик сирәк кунак булдык. Ә менә бүген кырда булсак та, көн матурланып тора. Чокыр читенә чынып, сиңа хат язарга да мөмкин…”,- дип яза ул бер хатында. Нинди авыр шартларда яшәсәләр дә, ул кышкы табигатькә сокланырга да өлгерә. Аның әсәрләрендә ел фасыллары белән бәйле күренешләр, бигрәк тә кышкы мизгелләрнең матурлыгы да, үзенә күрә авырлыклары да ачык чагыла.

Сугышның башыннан ахырына кадәр бөтен авырлыкларны күргән фронтовик шагыйрь, якташыбыз Мостафа Ногман  1968 елда язган “Кышкы урман” шигырендә тыныч елларда урманга соклануын, кышкы матурлыкны күрсәтә. Бу шигырь бүгенге көндә җыр буларак та яңгырый.

        Кышкы иртә, алсу нурлар сибелә,

  Һич китәсем килми урманнан,

     Саф һавалар сулап, чаңгы белән

 Очып үтәм борма юллардан…

                         Иңнәренә кар шәлләре салып,

                         Яшь наратлар кала тын гына.

               Мин сокланып туймыйм

                Һәм кушылып җырлыйм

                       Шул иртәнге урман моңына.

        Юллар мине туган җирләремнән

Кая гына алып китмәсен

Оныта алмам

     Идел буендагы

                          Әкият кебек кышның иртәсен.

                         Иңнәренә кар шәлләре салып,

                        Яшь наратлар кала тын гына.

                Мин сокланып туймыйм

                 Һәм кушылып җырлыйм

                        Шул иртәнге урман моңына.

 

Язмабызны  Габдулла Тукайның кышка багышланган шигыре белән башлаган идек. Аның тагын бер шигыре:

“Җир йокысы”

  Кырга ак кардан

Юрган ябылган;

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

                             Ул тормас, йоклар,

                           Кышлар үтмичә,-

                              Кыйбладан кошлар

                           Кайтып җитмичә

Язның айлары,

   Апрель, майлары,

    Бик матур сызлып

Аткан таңнары;

                         Урман шаулавы,

                           Кошлар сайравы,

                          Күкләр күкрәве,

                       Яңгыр аннары.

Коену көн саен

Кояш нурында;

  Аннан соң тагын

      Төшкән чык төндә.

                          Бу хәлләр җиргә

                       Барчасы бергә

                          Калган тик инде

                         Төштә күрергә.

      Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш!

 

Гомүмән кыш турында язмалар бик күп. Киләчәктә дә язучылар үзләренең әсәрләрендә кышкы күренешләрне сүрәтләүне дәвам итәрләр әле. Һәркем Габдулла Тукай  “Җир йокысы” шигырендә язганча, салкын кышлардан соң, матур язлар киләсенә ышанып яши. Дөньялар тыныч, имин булсын, сугышлар гына булмасын, елның һәр мизгеленә сокланып кына яшәсәк иде.

       “Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика