Кыю йөрәкле Гөберчәк егете
Арча районы Гөберчәк авылында Галәветдинов Галиәхмәт Галәветдин улы 1911 елда ишле балалы гаиләдә туа. Мәдрәсәдә белем алып, гарәпчә, соңрак кириллица белән язарга, укырга өйрәнә. 1935 елда авыл кызы Миңзифага өйләнеп балалар үстерә. Хисапчылар курсында белем алган Галиәхмәт 1937 елда Мәскәү шәһәрененең Подольск районында энерго өлкәсендә хезмәт куя (Эшләгәнлеге турында белешмәсе дә сакланган). Кыю йөрәкле Гөберчәк егете 1940 елда Арча НКВДсы чакыруы белән янгын куркынычсызлыгы буенча бер айлык курсларда белем алып, имтихан тапшыра. Имтиханны бары яхшы билгеләренә бирә. Авыл кызы Миңзифага өйләнә, кызы туа. 1939 елда хатынын Казанга хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Ул анда биш ел буе хезмәт куя.
Бөек Ватан сугышы башлануга Галиәхмәт фронтка китә. Сугышта яралана, Свердловск госпиталендә ята. 1943 елда яраксызлык документы белән өенә кайтартыла. Сулыш алу юлына зур зыян килә, хәтта сөйләшә дә алмыйча күп еллар яши. Озак вакыт азапланып яшәгәннән соң бераз гына тавышы ачыла, пыш-пыш килеп кенә сөйләшә башлый. Авыл халкы аңа кушамат та тага: “Пыш-пыш Гали”. Бу кушамат авылдагы берничә Галине аеру өчен дә кирәк булган. Хисапчылык эшен яхшы белгән кеше буларак, ул кибетче, урманчылык буенча 26 нчы кварталда кабул итүче булып эшли. Сугыш кырыннан исән кайткан Галиәхмәт артыннан йөреп, икенче баласына авырлы булган хытынын заводтан бөтенләйгә авылга алып кайтуга ирешә, ләкин авыл кешесе аның бу гамәлен аңламыйча, хатыны өстеннән шикаять яза. Миңзифаны төрмәгә утырталар. Бу вакытта да Галиәхмәт югалып калмый, тиешле документларын җыеп, хатынын төрмәдән чыгаруга ирешә. Озак та тормый аның улы туа. Соңрак янә ике балага гомер бүләк итә.
Кирәк чакта авылдашларына, туганнарына ярдәм кулын сузган Галиәхмәт киң күңелле, кешелекле кеше булган. 1951 елда авылда чыккан янгыннан зыян күргәннәргә беренчеләрдән булып ул ярдәм кулын суза. Йорт салыр өчен агач юнәтү, аны урманнан алып кайту мәшәкатьләрен чишә. Хәтта сугышта һәлак булган туганының балаларына да йорт салырга зур булышлык күрсәтә. Колхозда атлар җигеп эшли. Кирәк чакта Галиәхмәт ат белән авылдашларын Казанга да алып бара. Кыскасы, ул оештыру сәләтенә ия була. Авылдашларының хөрмәтен казанган, әйткән сүзендә тора белүче, горур, гадел, тырыш, үткен, кыю йөрәкле фронтовик берара авырый – ашказанына операция ясата. Аңа авыр эшкә яраксызлык турында белешмә бирелә. Шуннан соң колхозда янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше булып эшли. Шул ук вакытта атларны да каравыллый. Ул кемгәдер үч саклауны белми, күрше-тирәсе белән дустанә яши. Кул алмашка эшләү, өмәләр оештыру көчле булган чорда Галиәхмәт булдыра алганча барысында да катнаша. 1988 елның 18 мартында вафат була. Сугыш турында сөйләргә яратмаган, хуҗалыгында тәртип булдырып, балаларын җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләгән Галиәхмәт Галәветдин улы балалары күңелендә туган җанлы, киң күңелле, юмарт кеше буларак саклана. Алар әтиләрен бары хөрмәт белән искә алып, аның рухына дога кылып яшиләр.
Халидә Габидуллина