Ленинград камалышын өзүгә — 82 ел

Бүген, 27 гыйнвар, Ленинград камалышын өзүгә — 82 ел.
Ил тарихына мәңгегә уелып калган бу 872 көн һәм төн – барлык буыннар өчен чиксез батырлык, чыдамлык һәм җимерелмәс рухның мәңгелек символы.

Ленинградны дошман камавыннан азат итүчеләрнең берсе — якташыбыз Фазылҗанов Сәлмән Фазылҗан улының сугыш елы истәлекләреннән:

📖🖋 «Бер ай Суслонгерда хезмәт иткәннән соң, берничә йөз кешене эшелонга төяп Ленинград юнәлешенә җибәрделәр. Ладога күле бозы өстеннән «Тормыш юлы» буйлап дошман блокадасында калган Ленинград шәһәренә кердек…

Көнен-төнен Ленинград өстенә дошман снарядлары һәм бомбалары явып тора, йортлар, завод-фабрикалар җимерелә. Бик күп халык җимерекләр астында калды. Ленинградчылар ачлыктан һәм суыктан интекте. Хәрбиләргә, эшләгән кешеләргә 250 грамм, калганнарга 125 грамм кибәк кушкан икмәк бирелә. Шәһәр транспорты йөрми, кешеләр хәлсезләнә, күп кеше кырыла…

Шулай да Ленинград шәһәре яшәде, көрәште һәм бөтен ил белән бергә немец-фашист илбасарларын тар-мар итәргә хәзерләнде… Гыйнвар ахырында Ленинград шәһәре тулысынча блокададан чыга, азат ителә.»

✉️📝️ Көчле рухлы, батыр, курку белмәс чын татар ирләренең берсе булган Сәлмән бабай истәлегенә багышланган әлеге кулъязма музей фондында саклана.

#АрскКультура #КазанАртыМузее #фотоларда_арча_тарихы #МузейФонды

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика