Мөхәммәт Мәһдиевне искә алабыз

Арча ягы язучыларга гаҗәеп бай як. Туган туфрагыбызда туып, туган җиребезнең матур табигать кочагында, аның гади, тырыш, намуслы халкы арасында үскән якташларыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз. Шулар арасында әдәбият галиме, талантлы Мөхәммәт Мәһдиев аерым бер күренекле урын алып тора. Мөхәммәт ага соңгы сулышына кадәр туган ягына мәдхия җырлады, аңа тугрылыклы булып калды.
Бүген Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе  Мөхәммәт Мәһдиевнең туган көне. Ул үз халкы, республикасы һәм якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. М.Мәһдиевнең китапларында тасвирланган гади авыл кешеләре безгә таныш кешеләр, аның әсәрләрендә чагылган һәр авыл тарихы, һәр елга, һәр урман – алар барысы да безнең туган җиребез – данлы Казан арты!

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика