Мөхәммәтгали хәзрәт китаплары
Орнашбаш авылының имамы Мөнир Касыймов музеебызга берничә китап алып килде.
!Арадан иң кадерлесе – 1901 елда Мисырда госманлы төрекләре телендә басылган “Биң бер хәдис шәриф шәрхе” (Мең дә бер хәдис”) җыентыгы. Мең хәдискә комментарий язылган бу китапның авторы – “мәрхүм Мөхәммәд Гариф бәк”.
! 1905 елда әлеге җыентыкны Габдрәшит Ибраһимов та Санкт-Петербургта бастырып чыгара.
! Мөнир абый алып килгән китаплар арасында хатлар да бар. Аларның кайберләре шигьри формада язылган:
Зөя сулары бик тирән,
Карап күзләрем тала.
Хатка язып сүзләр бетми,
Бик күп серләрем кала.
Юсупов Мөхәммәтгали китаплары болар. Ул 1950 елларда Орнашбаш имамы булып эшләгән.