«Мәрҗани» автомарафоны

Бүген Арча һәм Әтнә районнарында мәгърифәтче, мулла, дин галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан беренче чара — «Мәрҗани» автомарафоны оештырылды. Марафонда катнашучылар шәхси автомобильләре белән Ташкичү авылындагы Ш.Мәрҗани музеенда, М.Галәү һәм Ш.Мәрҗанинең мемориал һәйкәлләре янында, 200 еллык тарихка ия, заманында Баһаветдин хәзрәт имамлык иткән мәчеттә һәм авыл янында яңа гына төзекләндерелгән «Мәрҗани» чишмәсендә булдылар, ә аннары сәфәр Әтнә районында дәвам итте. Биредә исә кунаклар Ябынчы авылында галимнең туган нигезе, мулла коесы, бабасы Габделкотдус нигез салган Мәрҗан авылы, Комыргуҗадагы Ш.Мәрҗани музее белән танышты. Арчага кайтышлый Мәңгәр авылы янындагы XIII-XIV гасырларга нисбәтле каберлекне зиярәт кылдылар. Шунысын да искәртик, автомарафонда катнашучылар тукталган тарихи объектларның күбесе «ТАТТЕЛЕКОМ» АҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин инициативасы һәм ярдәме белән төзекләндерелгән.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика