Методик ярдәм
«Казан арты» тарих-этнография музее укытучылар, укучылар, студентлар өчен методик ярдәм күрсәтү урыны да булып тора. Бу мөмкинлекне укучылар төрле чаралар, кичәләр үткәргәндә, бәйгеләрдә катнашканда һәрвакыт кулланалар. Арчаның 5 нче гимназия укучылары һәрдаим музеебызда оештырылган чараларда актив катнашып киләләр. Бүген 8 Б сыйныф укучылары (укытучысы – Сабирова Алсу Госман кызы) “Сыйныфның дуслык серләре” исемле район бәйгесендә катнашу өчен музеебыз экспозициясендә видеоролик төшерделәр.