Методик ярдәм

Мөхәммәт Мәһдиев музее укытучылар, укучылар, студентлар өчен методик ярдәм күрсәтү урыны да булып тора. Бу мөмкинлекне Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбе укучылары һәрвакыт кулланалар. Мәктәпнең 8 класс укучысы (укытучысы – Алия Шәймәрданова) Гобәева Рәзилә “Татар кызы” конкурсына әзерләнү өчен музей фондындагы мәгълүматлар белән үзен баетты. Рәзилә конкурс кысаларында татар халкының йоласы “Каз өмәсе” күренешен тасвирлау өчен М.Мәһдиевнең иҗатында чагылыш тапкан мәгънәле фикерләрне туплап, йолага багышланган альбом белән танышты. Эш барышында ничек итеп каз каурыен сыдырырга, аннан май канаты ясарга икәнлеген дә белде.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика