Мич коймагы пешерергә яраткан

Татарстан республикасының Мамадыш районы Ак чишмә авылында 1898 ( документларда 1901 ел итеп күрсәтелгән) елда Миңзифа Габдерахман кызы дөньяга килә. Көдрә чәчле кыз заманына күрә бераз белем ала. Илдә барган төрле чор вакыйгаларының шаһиты булган сылу, чибәр кыз булачак ире белән чит җирләрдә эш вакытында очраша һәм кияүгә чыгып, Арча районы  Гөберчәк авылына кайтып урнаша. Ире Фәрхетдиннең  Казахстан якларына эшкә барганда юлда беренче хатыны тиф белән авырып үлә, кечкенә кызы кала. Сеңлесенең гаиләсеннән ризалык алып кияүгә чыкмавына ачуы килеп, Миңзифаның абыйсы әйберләрен җыеп алып китәргә дип Гөберчәккә килә. Ләкин яшь киленнең кайнанасы аны җибәрми. Гаиләдә алты бала туа. Иренең беренче хатыныннан булган бала белән җиде нарасый тәгәрәшеп үсәләр. Миңзифа колхозның төрле эшенә йөри. Тегү артелендә идән дә юа. Артельгә товар да алып кайта. Бервакыт Иске Масра авылыннан кайтканда каршысына су коенган егетләр чыга. Яшь килен иген басуына кереп кача, көч-хәл белән алардан качып котылган Миңзифа курку катыш авылына кайтып егыла. Ул җитез, өлгер хатын буларак, чисталыгы, аш-суга осталыгы белән дә авылдашлары арасында хөрмәт казана. Габтрәкыйп улы Япон сугышында катнашып, күкрәгендә медальләрен ялтыратып, сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы торгынлык елларында да Миңзифа намус белән хезмәт итә. Башка авылдашлары белән беррәттән кырда, ындыр табагында да эшли. Хуҗалыгында маллар асрый, күрше-тирәсе белән дустанә аралаша, үзара өмәләрдә катнаша, оекбаш-бияләйләр бәйли. Тәртипле, ягымлы карашлы, әдәпле хатын балаларының бер-бер артлы гаилә коруларына сөенеп яши, оныклар тәрбияләшә. Тыныч тормышта имин генә яшәгәндә 62 яшендә ире вафат була. Мичендә коймак, пәрәмәч, ипиләр пешерергә яраткан авылдашыбызны хөрмәт йөзеннән “җиңги” дип йөртәләр. Ак яулыклы, җыйнак гәүдәле, тыныч холыклы, сабыр, булганына шөкер итеп яшәүче Миңзифа Габдерахман кызы төп нигездә улы Әнәс, килене Бинира, оныклары белән яши, 1996 елның 2 апрелендә вафат була. Оныклары аны сагынып искә алалар. Истәлекләр барлау вакытында аларның әбиле чорга кире кайтып, аның кайнар коймакларыннан авыз итәселәре, янәшәсендә булып, иркәләнәселәре килүе дә сизелә. Миңзифа апа турында балаларының, оныкларының сөйләгән истәлекләре аның рухына дога булып ирешсен.

Халидә Габидуллина

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика