“Мин сезнең авылдашыгыз…”
Төшке аш вакытында ят номер белән телефоным чылтырады. Кайвакыт телефон бер генә мәртәбә чылтырап туктый. Мондый шалтыратучыларны мошенниклар дип әйтәләр. Шуңа күрә телефонны кайвакыт алмыйм. Ә бу юлы телефон озак чылтырады. Алдым. “Исәнмесез, бу Гөберчәкме?“– ди шалтыратучы. “Исәнмесез. Әйе. Гөберчәк. Ә сезгә кем кирәк?” – дим мин дә. “Миңа Халидә кирәк иде”, – ди тавыш. “Мин инде ул. Сез кем соң?” “Мин – Красноярск өлкәсе, Назарово шәһәрендә яшәүче авылдашыгыз Флера апагыз”. Мин бер мизгелгә шаккатып, тын да алмыйча басып тордым. Әллә кайларда яшәүче ханым минем телефон номерен кайдан тапты икән? Исемемне дә төгәл әйтә. Менә сиңа, мә. Мине чит җирләрдә белмиләр дип яшә син!
Флера апа саф татарча сөйләшә. Шунысына сокландым.
-1949 елда әнием Саҗидә биш баласын алып Ерак Көнчыгыш якларына вербовка белән чыгып киткән. Тормыш, күрәсең, бик авыр булгандыр. Миңа ул вакытта алты яшь тирәсе, иң өлкәнебезгә уналты яшь булган. Әтиебез Заһретдин сугыш чорында хәрби заводта эшләп кайтып, 1945 елда вафат булган. Ул авылда җирләнгән. Мин – Мөсәгыйть оныгы. Без элегрәк авылга машина белән кайтып килә торган идек. Галия апаларда кунак булып, зиратларга кереп, авылны күреп кайта идек. Хәзер олыгайдык, алай кайтып йөреп булмый. Иртә белән торуга телевизорны кушып куям, ТНВ планета каналын көне буе карыйбыз. Сагынуларны шуның белән басабыз. Яшь барган саен туган яклар сагындыра, җан тартыла. Ирем Саба районыныкы. Ярый әле әни әйткәнне тыңладым, татар егетенә кияүгә чыктым, – ди Флера апа шатлыклы хисләр белән. – Казанда да туганнарыбыз күп. Алар белән дә аралашып яшәдек. Үзебезнекеләр бит! Мөхәммәт абыйның әсәрләрен укып яшибез, берничә китабын сатып алып килдек. Ул безнең гаиләнең читкә чыгып китүе хакында да язган. Китапларны балаларыбыз да укый. Ләкин гаиләбез турыда язган китабы бездә юк.
Флера апаның сөйләгәннәреннән чыгып, Мөхәммәт абыйның әсәрләре берәм-берәм күз алдыннан үтте. Һәм “Ачы тәҗрибә” әсәрендә андый гаиләләр хакында язуы искә төште. Ул әсәрне тиз генә кулыма алып, актарырга тотындым. Чыннан да, бу әсәрдә Заһретдин (әсәрдә аны автор Заһри дип кенә яза, элек исем кыскартып сөйләшүләр еш очраган) гаиләсенең авылдан ничек чыгып китүе хакында язылган. Флера апаның нәкъ шул әсәрне кулына тотып укыйсы, ул китапны балаларына-оныкларына мирас итеп калдырсы килгән ахры дип уйладым. Бу турыда аңа хәбәр биргәч, ул китапны каян табып булуын да сорашты. “Ачы тәҗрибә” әсәре 2019 елда басылып чыккан Мөхәммәт Мәһдиевнең ун томлыгының бишенче китабына кертелгән. Хәтта битләренә кадәр Флера апага әйттем. Ул нык куанды. Җәй көне ире туган ягы Саба районына кайтачагын, китапны сатып алачагын белдерде. Менә нәкъ шул вакытта ул үзләренең гаилә тарихы яәзылган китапны кулына алачак һәм кадерләп саклар диеп уйлыйм.
Флера апа белән сөйләшкәч, бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәүче Әлфия апа Галимова күз алдыма килде. Ул да бит Мөсәгыйть бай нәселеннән. Авыл кешеләре турында истәлек-хатирәләр барлаганда Әлфия апа бабасы турында байтак мәгълүмат туплап биргән иде. Менә ул бабасы турында нәрсәләр яза:
-Үткен карашлы, зирәк акыллы Мөсәгыйть бай авылның старостасы булып тора. Үз гомерендә ул ике мәртәбә өйләнә: беренче никахтан биш, икенчесеннән өч баласы туа. Бабайның биләмәләре авылның югары очында була: ашлык тулы амбарлар, келәтләр, ат, сыер абзарлары… Димәк, бик тырыш кеше булган дигән сүз. Гаилә игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнә. Мөсәгыйть бабай бик кырыс, тәртип яраткан. Балаларын да шул юнәлештә тәрбияләгән. Хезмәт сөючән, тормышның кадерен белергә өйрәнеп үскән Мөсәгыйть балалары бервакытта да югалып калмаганнар, һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Бабайның ике никахыннан туган балалар үзара дус-тату, аралашалар, олыгайгач та яхшы мөнәсәбәттә яшиләр. Илебездә барган вакыйгалар – Беренче бөтендөнья, гражданнар сугышы, революция, ачлык еллары, колхозлашу бер генә гаиләне дә читләтеп үтми. Җитмәсә, авыл мулласы белән староста арасындагы мөнәсәбәт тә киеренкеләнә. Вакыйгалар агышы бабайның байлыгына да кагыла. Мөсәгыйть бабайның икенче хатыныннан туган Галия, Гыйльмулла Заһретдин булган. Гыйльмулла абый Иске Му авылында колхоз рәисе булып эшли. Гаилә корып, балалар үстерә. Колхоз рәисе булса да, алар бик фәкыйрь яшиләр, чөнки репрессия елларының шаукымы көчле була. Колхозлар оешканда бабайның малы колхозга алына. Малайларына булышу мөмкинлеге булмаган. Күрәсең. Кешеләр авылдан читкә күченеп киткән чорда Гыйльмулла абый да гаиләсе белән чыгып китә. Ә Заһретдин абый вафат булгач, хатыны Саҗидә апа биш баласын ачтан үтермәс өчен, чөнки алар да бик юклык белән яшәгәннәр, читкә китә. Шулай алар исән калганнар. Ә Мөсәгыйть бабай вафат булган, аны авыл зиратына җирләгәннәр.
Мөсәгыйть байның балалары арасында иң олысы Галия апа. Ул – Әлфия Нәкыйп кызының дәү әнисе. Гомер юлында бик күпне күргән хатын. Ире Бөек Ватан сугышында һәлак булып, биш бала белән тол кала. Балаларын үз үрнәгендә хезмәт белән тәрбияләп үстерә. Һәркайсы тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә файда китерү өстендә эшли, балалар үстерә. Авылда Галия апа ак әби булып саналды. Ул бик тә дини кеше икәнен хәтерлим. Сап-сары бүрәнәле агач йортта яшәгән Галия апа янына әбием белән баргалап йөргән чаклар истә. Әбием белән, сугыш аркасында тол калган хатын, аларның сөйләшү темасы бер иде, нык аралашып яшәделәр. Ак әбинең ике яклы, ап-ак олы мичле йорты, яшел чирәмле ишек алды бүген дә күз алдында тора. Галия апа әтисенең шөгылен нәсел мирасы итеп, умартачылык эшен дәвам итә. Уңган, тырыш, чиста-пөхтә, мөлаем Галия Мөсәгыйть кызы телефоннан миңа чылтыраткан Флера апаларны кунак итеп, туганлык җепләрен беркетеп торучы кеше булган. Белүемчә, Мөсәгыйть байның нәсел дәвамчылары бүген авылда юк. Ләкин истәлекләр барлаучы, хатирәләр яңартучылары читтә яшиләр, зиратка кайтып, үлгәннәрне искә алып, каберләрен чистартып, чардуганнарын буяп китәләр.
Чит җирләрдә яшәүче авылдашым белән берничә минут эчендә телефоннан сөйләшү күңелдә никадәр хатирәләрне яңартты. Быел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Флера апа шушыңа тере мисал булып санала дип уйлыйм. Гомерен чит җирләрдә үткәреп тә туган телен онытмаган, аңа хыянәт итмичә, саф татарча сөйләшкән сугыш чоры баласы Флера Заһретдин кызы туган телне мирас итеп балаларына, оныкларына калдырачагына иманым камил. Мондый кешеләребез күп булып, туган телебез саклансын, баесын, югалмасын иде дигән теләктә калам.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.