Минзәлә театрында безнең якташыбыз

 

Россиядә Театр елы  дәвам итә. Үзләренең тормышларын театр белән бәйләгән якташларыбызның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.

Музеебызның фәнни хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин Минзәлә шәһәрендә булып озак еллар Минзәлә театрында эшләгән якташыбыз Рәбига Шакирова турында материаллар, фотолар алып кайтты. Без үзебез дә аның кызы, башта Казан шәһәрендә инженер-архитектор булып эшләгән, бүгенге көндә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының  музеен җитәкләүче Илһамия Мөхит кызы Кичубаева белән элемтәгә кердек. Ул безгә әти-әнисе турында бик күп мәгълүматләр бирде.   Тупланган материалларга нигезләнеп Рәбига Шакирова турындагы истәлекләрне тәкъдим итәбез.

Рәбига Нигъмәтҗан кызы Шакирова 1910 елның 10 февралендә районыбызның Яңа Кенәр авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Тормыш аны үзенең муллыгы белән иркәләмәгән, ул бәләкәйдән көннәрен анасы янында кырда – эштә уздыра. Бала чагында Рәбигага башлангыч мәктәптә укырга насыйп булмый. Авыр тормыш кичергән, очын-очка көчкә ялгап барган әти-әнисе гаиләдәге тугыз баланың һәркайсын буыннары да ныгып җитмәс борын нинди дә булса эшкә урнаштыру ягын карыйлар. Сигез яшендә Рәбиганы да мулла йортына бала караучы итеп бирәләр. Анда ул дүрт ел эшли, шул вакытта абыстайда сабак алып хәреф танырга, азмы-күпме укырга өйрәнә. Кечкенәдән табигатьне тирән хис итә алучан, аның һәр үзгәрешен йөрәге белән тоя һәм шуңа шатлана ала торган бу кыз һәр нәрсәнең серенә төшенергә омтыла, уйланырга ярата. 1924 елда, 14 яшьлек кыз комсомолга языла һәм Күлле Киме авылында ачылган җидееллык мәктәпкә укырга керә. Җәйге ял вакытларында балалар бакчасында эшләп өс-башын карый. Шулай итеп, уку дәверендә дә ул хезмәттән аерылып тормый. Җиденче классны тәмамлагач, ул чактагы Әтнә районының Шурабаш авылында башлангыч мәктәптә ике ел укытучы булып эшли. Матур тавышлы, җырны, музыканы сөйгән, әдәбият өчен җанын фида кылырга әзер торган Рәбига сәхнә турында, артистка булу турында хыяллана. Көннәрнең берсендә Сөләйман Валеев — Сульва җитәкчелегендә бер бригада артистлар спектакль белән авылга килеп төшәләр. Массовка күренешендә уйнар өчен сәхнәгә авыл яшьләрен чакыралар. Алар арасында Рәбига да була. Профессиональ актерлар Рәбигада сәхнә сәләтен сиземлиләр һәм Казанда сәнгать училищесына керергә киңәш итәләр. Һәм күп тә үтми ул инде бу театр училищесының студенткасы була. Монда укыган еллар бер көндәй сизелми дә узып китә. Шул вакыттан ук инде Рәбиганың дөнья матурлыгын аңлап, сәнгатьнең көчен тану сәләте формалаша.

Уку йортын ул 1934 елда  бик яхшы билгеләренә тәмамлап чыга һәм Казандагы татар “Эшче” театрында эшли башлый. “Ләкин минем иҗат юлым аннан чак кына иртәрәк, җидееллык мәктәптә укыган елларымда ук башланды. Мин шул чакта ук инде үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри һәм сәхнәләрдә чыгышлар ясый идем. Ә инде театрда эшли башлагач, күптәнге хыялым тормышка ашканлыгын күреп, үземне җирдәге иң бәхетле кешеләрнең берсе итеп санадым”,- дип искә ала Рәбига апа. Аның әлеге театрда эшләве 1934-1937 елларга туры килә. Театр ябылгач, Татарстан сәнгать эшләре идарәсе Рәбига Шакированы Минзәлә колхоз-совхоз театрына күчерә. Иҗат эшчәнлеген дәвам итү белән бер рәттән ул кассир-казначей, костюмерша, хәтта сәхнә эшчесе вазифаларын да башкара. Спектакльләр башланыр алдыннан артистлар үзләре үк, шул исәптән Рәбига апа да билетлар сату, эскәмиялэргә номерлар ябыштыру шикелле эшләр белән дә шөгыльләнәләр.

Татар театр сәхнәсендә аның тарафыннан чиксез ихтирам ителгән артистлар арасында искиткеч тиз үзгәрүчән табигатьле,  талантлы Нәгыймә Таҗдарова, ялкынлы һәм киң диапазонлы актер Хәлил Әбҗәлилов, рольләрнең музыкаль яңгырашын, аның эчке хәрәкәтен тирән тоючан Шакир Шамильский, лирик актерлар Галия Кайбицкая һәм Ситдыйк Айдаров, чишмәдәй саф һәм нәфис Галимә Ибрагимовалар була. Бу актерлардагы уңай сыйфатлар Рәбига Шакированың сәхнә телендә, сәхнә почеркында үз чагылышын таба. Ул сәхнәдә тирән хисле, ялкынлы, лирикага бай, юмарт табигатьле, татар теленең музыкаль аһәңлелеген, үзе әйтмешли, көлтә-көлтә итеп, халыкка җиткерә алды. Сәхнәдә аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте урынлы һәм тормышчан. Ул тудырган образларга сокланмыйча мөмкин түгел. Актриса иҗатындагы төп үзенчәлек – ул кешеләр табигатенең акыл көченә ышану, аны зурлау, хөрмәтләү. Хәтта тискәре рольләрне уйнарга туры килгәндә дә аның уңышлары  нигезендә шул нәрсә ята.

Монда, билгеле, гомер буе бергә хезмәт иткән, һәр образны тудырганда өлкән дустыңның һәм укытучыңның иңен сизү күп ярдәм иткәндер. Чөнки Рәбига Шакирова үзенең сәхнә тормышын режиссер Сабир Өметбаевтан башка күз алдына да китерә алмый. Аның иҗат биографиясе тулысы белән шушы театрга бәйләнә, ул аны булдыру, яшәтү өчен тырыша, аның иҗат йөзен тудыруда күп көч куя.

Бөек Ватан сугышы елларында Рәбига Шакирова Муса Җәлилнең ярдәме турында: “Муса Җәлил хәрби — политик курсларда укып йөргән чорда, мин культура йорты директоры булып эшли идем. Билгеле инде сугыш чорында да халыкка культура хезмәте күрсәтергә күп көч куя идек.

Сугыш башында ук, барлык яшь егетләр сугышка китеп беткәч, спектакльләрдә ирләр ролен башкаручыларга кытлык туды.  Шуңа күрә политик курсларның җитәкчеләреннән, безгә — культура йортына, татар солдат- курсантларын җибәрүне сорап үтендек. Моннан алда гына бу курстан берсе телефоннан шалтыратты, монда булган татар егетләренең культура йортына килеп, төрле эшләрдә катнашырга теләкләре булуын әйтте. Соңыннан мин аның Муса икәнен белдем.

Бер көнне шулай, бер бүлмәгә җыелып, репетиция ясап утыра идек, бер төркем татар  егетләре — курсантлар килеп керде. Безнең күзләр дүрт булды.: сөенечебезнең  иге-чиге юк иде. Шуларның берсе: “Җитәкчеләре үзем – Муса Җәлил булам. Мине бу егетләргә баш итеп сезнең карамакка җибәрделәр, -ди бу миңа. – Ләкин  кичке сәгать унга кадәр генә, әйдә, әйтегез, безгә нәрсә эшләргә!”. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәч Муса һәм егетләр рольләрне бүлә башладылар. Без моңа бик сөендек. Рәбига Таканаева дигән кызыбыз, хәтта, биеп тә алды. Без өч пәрдәлек “Дүрт хикмәтле төен” дигән комедия әзерләдек.  Мин – баш рольдә, Муса – егет ролен башкарды. Алар клубка озак кына йөрделәр, бер кичне  авылга да барып спектакль куеп кайттык. Концерт программасы әзерләп халык алдында чыгышлар ясый идек.

Муса һәм башка курсантларны фронтка җибәрү вакыты җиткәч без бергәләп саубуллашу концерты куйдык. Бу концертта Муса үзенең “Минзәлә истәлеге” шигырен дә укыды.  Муса һәм аның иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт урнашкан иде. Шуңа күрә алар белән саубуллашу безгә җиңел булмады. Хушлашу билгесе итеп шагыйрь минем “истәлек” дәфтәремә  түбәндәге юлларны язып калдырды:

Онытылмасын яшьлек, онытылмасын,

Онытылмасын тормыш таңыбыз,

Туган көндәй безнең истә торсын

“Курсант” булып йөргән чагыбыз.”

       Уйналган рольләрнең һәркайсы кадерле,  кайсысын гына искә төшереп : “Рәбига апа бу спектакль кайчан һәм ничек уйналды?” дип сорасалар, ул аның елын һәм эчтәлеген һич ялгышмый  әйтеп бирә торган була. Театр тормышындагы һәр вакыйга аның йөрәгендә сакланып, аныкына әверелгәннәр.Ул иҗат иткән образлар театр тарихы битләрендә аерым урын билиләр. Алар арасында Александр Островскийның “Гаепсездән гаеплеләр”ендә Галчиха, “Соңгы мәхәббәт”тә Людмила, “Бирнәсез кыз”да  Огудалова, Шәриф Камалның “Козгыннар оясы”нда Фәхринисәнең әнисе, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә икенче хатын, Гадел Кутуйның “Шатлык җыры”нда  Ана, Максим Горькийның “Васа Железнова”сында – Рошаева, Нәкый Исәнбәтнең “Рәйхан”ында Мәпә, Мирхәйләр Фәйзинең “Галиябану”ында Галиябану, Хаджибековның “Аршин мал алан”ында Җиһан, Николай Гогольнең “Өйләнү”ендә Фекла, Александр Корнейчукның “Балан куаклыгы”нда башта Ага Щука, соңыннан Ковшин, Юныс Әминовның “Язылмаган законнар”ында — Майлыбикә, Югославия язучысы Бранислав Нушичның “Иң гади кеше”сендә — Мария, Сәхип Җамалның “Кара чәчәкләр”ендә – Биби, Туфан  Миңнуллинның “Безнең авыл кешеләре”ндә  — Гыйлмиҗиһан”, Сәет Шәкүровның “Мәхәббәт газабы”нда Гадилә түти, Әсгать Мирзаһитовның “Куендагы елан”ында  Тәттә,  һәм соңгы роле  Сабир Өметбаев, Шәрифҗанов һәм Аллутдиновларның  “Көйсез килен” музыкаль комедиясендә Күркәмбану һәм башка бик күп образлар.

Совет хөкүмәте тарафыннан аның хезмәте югары бәяләнә, хезмәттәге уңышлары өчен аңа 1957 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать дакадасында  “За трудовое отличие” медале белән бүләкләнә. 1957-1963 елларда Минзәлә шәһәр советы һәм район советы депутаты итеп сайлана. Рәбига Шакирова авыллардагы үзешчән сәнгать коллективларына бик теләп булыша.

Артистканың 40 ел гомере тоташтан шушы театрда, һич тә арттырып әйтмичә, тәгәрмәч өстендә үтә. Бер урыннан икенче урынга йөргәндә ул чор артистлары хәтта атлы транспорт белән дә кирәгенчә тәэмин ителмиләр. Ләкин аларның илһамлы рухларын бернинди авырлыклар да сындыра алмый. Кыенлыкларга тарыган чакларында да Рәбига апа Шакирова хезмәттәшләренә һәм тамашачыларга сабырлык, түземлек өлгесе булып калырга тырыша. Менә шуңа күрә дә, кайда гына булмасын, нинди генә спектакльдә уйнамасын, халык аның чыгышын һәрвакыт яратып кабул итә, үзенең сөекле кызын алкышлар белән күмә. Аның башкарган рольләрен саный китсәң алар җитмештән арта, шуларның уннан артыгы рус һәм Европа классиклары әсәрләрендәге персонажлар. Халык мәнфәгатен кайгыртып яшәгән якташыбызның  иҗади хезмәте генә түгел, шәхси тормышы да бик күпләргә үрнәк булып тора.Үзенең мәхәббәтен Минзәлә театрында тапкан Рәбига Шакирова Татарстанның халык артисты Мөхит Кичубаев белән гаилә тормышы корып 42 ел бергә гомер итәләр һәм дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Мөхит абый тормышны тирәнтен аңлаган, 1941-1943 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, ярты ел буе госпитальдә яраланып яткан кеше буларак һәр көннең кадерен белеп яши, үзен аямыйча иҗат итә. Рәбига апа да, Мөхит абый да,  аларның  ике балалары да безнең арабызда юк инде. Уллары Илдус, кызлары Илһамия  Минзәлә шәһәрендә яшиләр. Әти-әнисе турында истәлекләрен яңартып: “Әни бик акыллы, ярдәмчел, туган җанлы  кеше иде. Әти белән бик килешеп, уртак тел табып яшәделәр, сәхнәдә бер-берсен тулыландырып, булышып эшләделәр. Дуслары бик күп иде, аралашырга, киңәшергә яраттылар. Әнинең берничә ел укытучы булып эшләве гомер буе сизелеп торды, яшь артистларга бик теләп ярдәм итте, алар безгә дөрес тәрбия бирделәр. Яңа Кенәрдән әбине, әнинең апасын Минзәләгә алып килеп тәрбияләделәр. Әниебез 1997 елның 17 октябрендә вафат булды. Озак еллар бергә эшләгән РСФСРның атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина әниебезнең хезмәтен бәяләп: “Театрның әнисе үлде“,- диде. Безнең әти-әнине театр коллективы онытмый, аларның  юбилей даталарын зурлап үткәрәләр”,- дип искә ала кызлары Илһамия апа.

Киләчәктә Рәбига Шакирова башкарган рольләрне барлауны,  истәлекләр туплауны дәвам итәрбез. Без үзеннән соң театр сәнгатендә тирән эз калдырган, яшьләргә үз тәҗрибәсен өйрәткән  якташыбыз булу белән горурланабыз.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика