Моңлы сазым

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 139 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Г. Тукай дөньяда нибары 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты — халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.
Музеебызда ел саен апрель аенда сөекле шагыйребезне искә алып «Моңлы сазым”исемле районкүләм иҗат бәйгесе оештырылып килә. Бүген “ Моңлы сазым” бәйгесе 3 номинациядә узды.
-Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар; (Нәфис сүз)
-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (җыр)
-Г.Тукай Һәм аның иҗаты балаларның рәсемнәрендә

Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар арасында 1 урынны Иске Ашыт төп мәктәбеннән Вәлиев Гаяз ( 4 нче сыйныф), 2 урынны Арча 5 нче гимназиясенең «Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе» филиалыннан Галиев Самир (3 нче сыйныф), 3 нче урынны «Сеҗе төп мәктәбе» филиалы «Починок-Поник башлангыч мәктәбе» укучысы Биктимирова Адилә (3 нче сыйныф) яулады.

Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар номинациясендә 5-9 нчы сыйныфлар арасында 1 урынны «Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе»ннән Шәмсетдинова Зилә ( 7 нче сыйныф), «Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе»ннән Шакирова Ильвина (9 нчы сыйныф), 3 нче урынны «Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе» укучысы Гайсин Гыйззәтулла яулады.

Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар арасында 1 урынны «Шушмабаш урта мәктәбе
Яңа Кенәр балалар иҗат йорты»ннан Камалетдинова Дилә (3 нче сыйныф), 2 урынны «Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе»ннән Шәкүров Исмәгыйль (1 нче сыйныф), 3 урынны Арча 5 гимназиясе укучысы Хаҗиева Алсу (4 нче сыйныф) яулады.

Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар номинациясендә 5-9 нчы сыйныфлар арасында 1 урынны Арча 7 нче номерлы урта мәктәбе укучысы Шәвәлиев Раяз (6 нчы сыйныф) , 2 урынны «Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе»ннән Фазлыева Таңсылу (9 нчы сыйныф), 3 урынны «Шушмабаш урта мәктәбе Яңа Кенәр балалар иҗат йорты»ннан Гарафутдинова Ралинә (7 нче сыйныф) лаек булды.

Г.Тукай һәм аның иҗаты балаларның рәсемнәрендә номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар арасында 1 урын «Наласа урта гомуми белем мәктәбе»ннән Гарипова Альмира (2 нче сыйныф), 2 урын «Кәче төп гомуми белем мәктәбе»ннән Нуретдинов Самир ( 3 нче сыйныф), 3 урын «Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы»ннан  Ишмиярова Аделина (2б сыйныф) яулады.

Г.Тукай һәм аның иҗаты балаларның рәсемнәрендә номинациясендә 5-9 нче сыйныфлар арасында 1 урынны «Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ннән Шәйхиева Рәдинә (8 нче сыйныф), 2 урынны « Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе»ннән Зайнуллина Элина (5 нче сыйныф), 3 урынны «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Нуриева Ләйсән (6 нчы сыйныф) лаек булды.

«Моңлы сазым”исемле районкүләм иҗат бәйгесендә катнашучы һәр укучы матур чыгыш ясады. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Арча районы укучылары Г. Тукай иҗаты белән кызыксынып, рухланып яши. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларына киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика