Моңлы сазым — 2026

«Казан арты» тарих-этнография музее бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан Казан арты районнары мәктәпләренең 1-9 класс укучылары катнашында 2026 елның 14 апрелендә «Моңлы сазым» дип исемләнгән районара әдәби-музыкаль конкурс уздырды.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә узды:
— Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар; (1-4 сыйныф) – 34 катнашучы

1 урын Файзрахманов Нурсолтан Руслан улы ( В.Ежков исемендәге 1 нче номерлы Арча урта мәктәбе, 4 сыйныф, җитәкчесе: Ахунова Ләйсән  Гәбделләхәт кызы)

2 урын Асадуллина Амилә Алмаз кызы (“Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе», 3 сыйныф, җитәкчесе: Зайнагова Лилия Рафикъ кызы,)

3 урын Галиев Самир Руслан улы (Арча 5 нче гимназиясенең «Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе» филиалы, 4 сыйныф, җитәкчесе: Зөбәерова Римма Әнвәр кызы)

-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (1-4 сыйныф) – 3 катнашучы

1 урын Миннибаева Амира Ильназовна ( Арчаның 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе,1 сыйныф, җитәкчесе:Рамазанова Рузиля Рафаил кызы)

2 урын Камалетдинова Дилә Фәргать кызы (“Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе», 4 сыйныф, җитәкчесе: Габитова Лилия Мөдәрис кызы)

3 урын Шәкүров Исмәгыйль Илнур улы (“Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе”,2 сыйныф, җитәкчеләре: Гарифуллина Фәния Рауис кызы, Ибрагимова Люция Фәрид кызы )

-Г.Тукай һәм аның иҗаты балаларның рәсемнәрендә; (1-4 сыйныф) – 17 рәсем

1 урын Әхмәтханов Кәрим Рамил улы (Лесхоз гомуми белем мәктәбе, 4 сыйныф, җитәкчесе:Зәйнуллина Әлфия ТаҺир кызы)

2 урын Муйдинов Мурад Санжарбек улы (Ашытбаш урта мәктәбе, 2 сыйныф, җитәкчеләре :Гарифуллина Фәния Рауис кызы, Ибрагимова Люция Фәрид кызы)

3 урын Абдуллин Аяз Айдар улы («Кәче төп гомуми белем мәктәбе», 4 сыйныф, җитәкчесе: Мөхәмәтшина Эльмира Госман кызы)

-Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар;( 5-9 сыйныф) – 11 катнашучы

1 урын Мөхәммәтшина Инзилә Фәнис кызы (Әллүки балалар театр студиясе, 8 сыйныф, җитәкчесе: Мөхәммәтгалиева Ләйлә Ринат кызы)

2 урын Миннебаева Зухра Нияз кызы (Арча 5 гимназиясе, 5 сыйныф, җитәкчесе:
Ахунова Ләйсән  Гәбделләхәт кызы)

3 урын Фазылҗанова Мәликә Инсаф кызы (Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге, 5 сыйныф, җитәкчесе: Шәвәлиева Илүзә Ингел кызы)

-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (5-9 сыйныф) – 7 катнашучы

1 урын Әхтәмов Фазыл Айрат улы (Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге, 5 сыйныф, җитәкчесе: Шәвәлиева Илүзә Ингел кызы )

2 урын Гиниятуллина Зәринә Зөлфәт кызы (Арча 7 нче номерлы урта мәктәп, 7 сыйныф , җитәкчесе: Исмәгыйлев Рәдиф Миннехан улы)

3 урын Хаҗиева Алсу Айрат кызы (Арча 5 гимназиясе, 5 сыйныф, җитәкчесе:
Сагитова Миләүшә Рамазан кызы)

-Г.Тукай һәм аның иҗаты балаларның рәсемнәрендә; (5-9 сыйныф) – 13 рәсем

1 урын Фәсхиева Саида Илнур кызы (Теләче сәнгать мәктәбе, 5 сыйныф, җитәкчесе: Калжанова Илсия Назир кызы)

2 урын Гыйләҗова Фирүза Илдус кызы (Теләче сәнгать мәктәбе, 5 сыйныф, җитәкчесе: Калжанова Илсия Назир кызы)

3 урын Котдусова Камилә Ринат кызы (Арча сәнгать мәктәбе, 7 сыйныф,җитәкчеләре: Кәримова А.А. Галимҗанова А.Р. Котдусова Г.Ф.)

«Моңлы сазым”исемле районара иҗат бәйгесендә катнашучы һәр укучы матур чыгыш ясады. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Арча районы укучылары Г. Тукай иҗаты белән кызыксынып, рухланып яши. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларына киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика