Муса Җәлил — герой шагыйрь
🔹️Бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан бүген музеебызда герой-шагыйрьгә багышланган чара узды. Арча 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп, сәхнәләштерделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм каһарманлыгы турындагы мәгълүматлар балалар күңелендә соклану хисләре уятты.
✨️Җәлил — татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее












































