Муса Җәлил — үлемсез шагыйрь
Музеебызда татар халкының горурлыгы, патриот шагырь Муса Җәлилне искә алу кичәсе уздырылды. Күптән түгел аның туган көне иде, 15 февраль көнне тууына 119 ел тулды!
Арча шәһәренең 2нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның “Карак песи” шигыре сәхнәләштерелде.
Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпме күрде, күпме кичерде!
Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде!
Туган җиребезне яклап сугышка кергән һәм яшьли һәлак булган каһарманнарны онытмасак иде. Күкләребез тыныч, тормышыбыз матур, дөньялар имин булсын!