Муса Җәлил — татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы.

Бүген Татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә.

Муса Җәлил… бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты  М. Җәлилнең исеме, батырлыгы бөтен дөньяга билгеле. Ул  – безнең яраткан фронтовик шагыйребез, татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы. Аның исеме, шигырьләре мәңгелек,  ул һәрвакыт халык күңелендә яши.  Әйе, шагыйрьнең исеме үлемсез. Ул туган илен, халкын чын күңелдән сөйгән кеше. Шушы мәхәббәте аны зур батырлыкларга рухландырган да инде. Аның исеме мәңгеләштерелде. Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелды , музейлар ачылды. Муса Җәлил исеме пьеса һәм кинофильмнарда, роман һәм поэмаларда, җырларда  чагылдырылды. Шагыйрьнең батырлыгы турында төрле милләт вәкилләре яза. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә,  халык күңеленә алтын хәрефләр белән язылган. Муса Җәлил тормышын, иҗатын күп кенә галимнәр, язучылар өйрәнде һәм өйрәнә. Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытмыйк!

 

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика