Музеебыз кунаклары

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов белән Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Исаева Анастасия Георгиевна, мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре  һәм шул ук көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ратникова Римма Атласовна булдылар, музей эшчәнлеге белән таныштылар.

Истәлек язмалар китабына: “01.02.2019.Арчада күп тапкырлар булып ничектер бу музей белән танышмыйча калганмын. Бу йортта аерым бер үзенчәлекле Арча ягына хас халкыбызның, бөек шәхесләребезнең рухы саклана. Мең рәхмәт Сезгә! Уңышлар! Әле “Тукай юлына” басып бергәләп күп эшләр башкарырга язсын! ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ратникова Римма”,- дип фикерләрен язып калдырды.

                                                                   “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                         директоры  урынбасары Шәфигулла Гарипов

 Ленар Гобәйдуллин фотолары

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика