Һөнәремне үзгәртмәс идем…

                                                       

  Тормыш ул – театр. Ләкин театрда уйнауга

                                        караганда тормыш итү авыррак.

                                                                                                                                Гафур Каюмов

      Илебездә 2019 ел – Театр елы буларак билгеләп үтелә. Сәхнә тормышы белән бәйле күренекле шәхесләребезнең  тормыш юлларын һәм иҗатларын өйрәнү юнәлешендә эш дәвам итә. Үзе төрле спектакльләрдә артист буларак зур уңыш казанган, тамашачыны тәрбияләрлек сәхнә әсәрләре язган һәм                  режиссер  буларак  һөнәри осталык тупларга өлгергән якташыбыз  Гафур Каюмовның 60 яшьлек юбилее да театр елында билгеләп үтелә. Ләкин ул  безнең арабызда юк инде… Күренекле якташыбыз, 2018 елның 26 июль көнендә, шушы юбилей көннәрендә хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, авылдашлары тарафыннан  уйнаган рольләре, язган һәм сәхнәләштергән спектакльләре турында әйтеләсе мактау сүзләрен ишетергә өлгермичә, безнең арабыздан китеп барды.

Артист, драматург, режиссер, Гафур Шәкүр улы Каюмов 1959 елның 2 мартында районыбызның Яңа Сәрдә авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, Шура сигезъеллык һәм Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1979 — 1983 елларда Казан театр училищесында укый.

“Театр сәнгатен мин кечкенәдән үк изге эшкә санадым. Башлангыч сыйныфларда укыганда авылда булган бер генә спектакль дә миннән башка үтми иде, ләкин зур сәхнә турында бөтенләй хыялланмадым. Авылдагы клубта куелган спектакльләрдә дә  гел катнашырга туры килә иде. Үземне зур сәхнәдә, олуг артистлар белән бергә уйнарга лаек түгел дип саный идем. Хәрби хезмәттән кайткач кына, театр училищесын эзләп табып, анда документларымны тапшырдым. Җаным театр таләп итте. Үз бәхетемә, Ходай язганы булып, Марсель Сәлимҗанов төркеменә эләктем. Аның курсында Фәрит Бикчәнтәев, Венера Шакирова, Рафил Сәгъдуллин, Камил Камалов, Данил Салихов, Рифат Йосыповлар белән бергә уку, беренчедән, зур бәхет, икенчедән, үземне үстерүгә зур этәргеч булды,”- дип искә ала Гафур Каюмов бу елларны.

Ул 1983 елдан 1990 елга кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, 1990 — 1997 елларда  Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрларында артист булып эшли. Гафур Каюмов төп рольләрдә уйный: Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ында — Исмәгыйль, Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар”ында – Мирзахан, Шәрәф Хөсәеновның “Әни килде”сендә — Сәяр, Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сында — Сәлимҗан, Мансур Гыйләҗевның “Казан егетләре”ндә — Алмаз, Мирхәйдәр Фәйзинең “Асылъяр”ында — Искәндәр һәм башкалар. Сәхнә аны киңрәк мәйданга да алып чыга, Гафур Каюмов “Болгарның җылы җилләре” нәфис фильмында Алмыш хан улы Бәйбарс, “Зөләйха” нәфис фильмында Сәлимҗан һәм “Галиябану” телефильмында Хәлил рольләрен башкара.

“Театрда син яшисең. Ул ниндидер тамаша күрсәтү генә түгел. Тамашачы белән актер, кайсыдыр бер мизгелдә берләшеп, сәхнәдәге тормыш-көнкүрештә бергәләп “кайный” башлый. Ул бик зур рухи күтәрелеш бирә. Син ул берләшүне сәхнәдә торып тоясың”,- ди театрда эшләгән елларын барлаганда якташыбыз.

Гафур Каюмов 1980 елларда үзе дә драма әсәрләре яза башлый. Ул  драматургиянең төрле жанрларына мөрәҗәгать итә, сәхнә кагыйдәләрен  белеп, шартлы алымнарны уңышлы кулланып яза. “Язмышлар ярында”, “Юбилей”, “Сагынарсың әле  син дә бер”, “Ак баба иле”, “Ахырзаман авазы”, “Эх, алла боерса”, “Ач күзеңне – монда мин…”, “Таныштыру-кавыштыру бюросы”, “Соң инде”, “Аномалик табигать күренеше”, “Ыру”, “Әрнү” һәм башка пьесалары якташыбызның драматург буларак үсеш юлында әһәмиятле бер этапны хасил итәләр.

Аның пьесалары төрле театрларда куела, кызыклы спектакльләргә әверелә. “Упкын өстендә уен” ике пәрдәлек трагифарс әсәре, “Кабан күле серләре” пьесалары Г.Камал исемендәге, Тинчурин исемендәге, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама театрларында, Башкортстанның “Нур”, Уфа башкорт яшьләр, Туймазы, Сибат, Салават шәһәрләре театрларында, Ырынбур дәүләт татар драма театрында, Мари иле драма театры сәхнәләрендә куела. Бу инде үзе үк Гафур Каюмовның драматургиягә килүе очраклы булмавы турында сөйли.  “Мирас”, “Һинд кызы”, “Сарык арыслан” пьесалары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйналды. Аның  сәхнә әсәрләре тупланып 2003 елда “Упкын өстендә уен”, 2013 елда “Ул…” исемле китаплары дөнья күрде.

Якташыбыз 1994 – 1999 елларда Мәскәүнең мәдәният һәм сәнгать  институтында драма режиссеры белгечлеге ала. 2000 елда Болгариянең София шәһәрендә Театр һәм кино сәнгате милли академиясен режиссура буенча тәмамлый. Гафур Каюмов театр тарихында эз калдырган режиссер буларак, аның тарафыннан куелган Мостай Кәримнең “Кыз урлау”, Данил Салиховның “Парлы ялгызлар”, Надежда Птушкинаның “Бары бер генә…”, Мансур Гыйләҗевның “Туй күлмәге”, Гафур Каюмовның үзенең “Сагынырсың әле син дә бер…”, “Их, алла боерса…“, “Ахырзаман авазы” һәм башка куелган әсәрләрен тамашачылар яхшы хәтерлиләр.

1997–2000 елларда Гафур Каюмов Мәдәният министрлыгында, 2000–2004 елларда Татарстан телевидениесендә. 2004 елдан башлап  — Әлмәт дәүләт драма театрында баш режиссер, аннан соң үз һөнәре буенча төрле урыннарда эшләде.  Соңгы вакытта ул Арча шәһәренең “Җидегән чишмә” халык театры режиссеры иде. Гафур Каюмов кыска гына вакытта коллектив белән уртак тел табып Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” спектаклен кабат сәхнәләштерде, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә укучы яшьләр белән Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектаклен куйды.

Гафур Каюмов – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде, аңа 2006 елда  Әлмәт шәһәр Советының Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиясе бирелә.

“Гафур белән мин телевидениедә эшләгәндә таныштым. Ул аңарчы Тинчурин, Камал театрлары сәхнәләрендә бик күп образлар иҗат итеп тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән иде инде.

Мин беренче хикәяләремне кыюсыз гына аңа күрсәттем, һәм ул мине иҗатка дәртләндерде, дистәләгән хикәя, повестьлар иҗат иттем. Ул минем беренче тәнкыйтьчем булды. “Тәүбә” дигән повестемне сорап алып, Әлмәт дәүләт драма театрында сәхнәләштерде дә. Әлеге театрның баш режиссеры буларак, ул бу театр эшчәнлегенә яңа сулыш өрде, тирән мәгънәле әсәрләр иҗат итте. Татар камера театры оештыру хыялы белән дә янып йөрде ул.

Гафурның идеяләрен күтәреп алучы, аның иҗат киңлеген аңлаучы, яклаучы күп булды, дип әйтә алмыйм. Чөнки ул дөреслекне күрмәмешкә салыша белми иде. Аның иҗади тәхәллүсе дә “Мосафир” иде бит. Шул мосафир булып яшәде дә ул. Арча районындагы авылына кайтып өй салды. Аның туган авылында салган йорты да, бакчасы да, ишек аллары да театр студиясен хәтерләтә. Әйтерсең анда кино төшерү өчен, әсәр генә сайлыйсы калган. Әнә шундый чын рәссам, иҗатчы иде шул ул. Тынгы белмәде, иҗат белән янды, көйде. Кызганыч,  андыйларның кадерен бу дөньядан киткәч кенә аңлыйбыз”,- дип яза “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире  якташыбыз Илфат Фәйзрахманов.

“Яңадан яшәсәм, барыбер шул ук профессияне сайлар идем – монысын төгәл беләм. Ә хәзерге акылым булса, тормыштагы кайбер моментларны үзгәртер идем. Театр училищесын тәмамлагач ук, режиссерлыкка китәр идем, бәлки, иртәрәк тә яза башлаган булыр идем. Барысына да иртәрәк ябышкан булсам, камера театры турындагы хыялым тормышка ашкан да булыр иде инде…”, — ди якташыбыз Гафур Каюмов моннан 10 ел элек, бәлки  ул шушы  сүзләрне  60 яше тулган көннәрдә безгә дә кабатлар иде…

                                                                 “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                           директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика