Онытылмаслык мизгелләр
14 сентябрьдә Россиянең төрле төбәкләреннән килеп “Татар кызы–2019 “ бәйгесендә катнанашучы кызлар музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар. Районыбызда туып-үскән язучыларыбыз, сәнгать эшлеклеләре турында белүләре, татар телендә әйбәт сөйләшүләре, үзара җылы мөнәсәбәтләре, зәвыклы милли киемнәре белән алар бездә онытылмаслык истәлекләр калдырдылар.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов