Оста умартачы

1931 елның 14 февралендә хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында Фәрхетдин һәм Миңзифа гаиләсендә Нурия исемле кыз туа. Чибәр, сылу гәүдәле кыз җиде класс белем ала. Бөек Ватан сугышы башланганда мәктәп укучысы булган Нурия вакыйгалар агышында өлкәнәя. Укыган чорда яшьтәшләре белән урман буенда окоплар казып, Шәмәрдәннән чәчү өчен симәнә орлыклары алып кайта. Мөндеш тукталышында товар поездлары бераз әкрен барган вакытта сикереп төшеп калып, язгы ташу суларын ерып авылга симәнә алып кайтулар аның күңеленә гомерлеккә уела. Мәктәптә бары бер генә “4”ле билгесенә укый, калганнары “5”ле белән бәяләнә. Сугыш беткән хәбәрне мәктәптә ишетә, шатланып, елый-елый укудан кайтып та китәләр. Нуриягә укытучылыкка укырга барырга тәкъдим дә ясала, ләкин язмыш икенче төрле юнәлеш ала. Үзеннән унтугыз яшькә өлкән, сугышта катнашкан Мөхәммәтзарифка димлиләр. 1951 елда алар никахлашалар, дүрт балага гомер бирәләр. Нурия умартачылар курсында белем алып, туганы Фәһметдин янында умартачы булып эшли башлый. Эшли-эшли үз хезмәтенең остасына әйләнеп, ел саен “Арча районының иң алдынгы умартачысы” исеменә лаек була. Кышкы айларда колхозда төрле эштә катнаша. Озын кара чәчле Нурия Минзина оста пешекче булып та өлгерә. Туй, килен токмачы, бәби чәе, Коръән ашлары үткәргән авылдашлары аны аш-су әзерләргә махсус чакырганнар, чәк-чәк, кош теле, паштетларны телеңне йотарлык итеп уңдырган. Оекбаш-бияләй бәйли, чигү чигә, юмартлыгы белән кешеләрне үзенә җәлеп итә. Бал аерткач, кешеләрне бал белән сыйлый. Бервакыт күрше авылдагы бер хатынның аягы пешә, озак вакыт төзәлми. Нурия шуны ишетеп, тома-балавыз ясап, аны шул хатынга илтеп бирә. Шуны куллангач, пешкән урын төзәлә. Ярдәмчел, кунакчыл, ачык йөзле, моңлы җырлаучы хатын биш ел буе урын өстендә яткан ирен тәрбияли. Балалары гаилә корып, оныклар сөендерә. Ире һәм үзенең дә туганнары күп булгангамы, алардан бервакытта да кунаклар өзелми. Пенсиягә чыккач та ун ел умартачы булып эшләгән, Бөек Ватан сугышы чорында намуслы хезмәте белән тыныч тормыш көннәрен якынайтуга үзеннән өлеш керткән Нурия Минзина 2015 елның 16 февраленә кадәр яши. Хәзерге вакытта аның турындагы истәлекләр белән балалары, оныклары бүлешә, рухына дога кыла.

Халидә Габидуллина

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика