Президент гранты проектын  тормышка ашыру…

”Казан арты” тарих-этнография музее Россия президентының грантлар фонды бәйгесендә “Сугыш урлаган балачак” исемле проект белән  катнашып җиңүгә лаек булды. Музей хезмәткәрләре проект кысаларында өлкәннәребезнең истәлекләрен барлау буенча максатчан эш алып барды.

Сугыш  чоры балалары… Көч җитмәстәй авыр хезмәт башкару, ятимлек ачысы, ач үлем белән күзгә-күз очрашу  аларны балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, хөрмәтле ветераннарыбыз бүгенге көндә дә районыбыз үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк. Ул безнең изге бурычыбыз.

Президент гранты проектын  тормышка ашыру районда патриотик тәрбия эшен яхшыртырга, музей фондын баетырга зур мөмкинлек бирде. Чара барышында сугыш чоры балалары турында бик күп яңа мәгълүматлар җыелды. Ветераннар белән аралашу, аларның хатирәләрен барлау куркыныч сугыш еллары турында тагын да күбрәк белергә мөмкинлек бирде.  Авыр тормыш юлы узган ветераннарыбыз да хатирәләре белән уртаклашуга бик шат иделәр.  Ветераннар Советы,  уку йортлары, балалар бакчалары безгә бик зур ярдәм күрсәтте.

Президент гранты проектын  тормышка ашыру максатыннан күп төрле эшләр башкарылды.  Шул уңайдан музеебызда хөрмәткә лаек, авыр тормыш күргән сугыш чоры балаларына  багышланган «Сугыш урлаган балачак»  дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Фотокүргәзмәдә Арча районындагы сугыш чоры балаларының, тыл ветераннарының фотосурәтләре урнаштырылды. Баннерларда сугыш чоры балаларының иң үзәккә үткән вакыйгалары урын алды. Шулай ук сугыш чоры балалары, аларның авыр тормыш юллары турында истәлекләр тупланган  электрон кулланма эшләнелде. Мәктәп балалары өчен “Мин хәтерлим. Мин горурланам” исеме астында класс сәгатьләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Синең саклаучыларың” исемле әңгәмәләр үткәрелде.   Сугышның нинди ачы фаҗига икәнен күрсәткән видеоязмалар балаларга тәкъдим ителде. Сугыш чоры балалары турында тупланылган мәгълүмат “Арча хәбәрләре” газетасында, “Арча” радиосында, “Казан арты” музееның инстаграм, сайт битләрендә яктыртылып барылды.  Ветераннарыбызның хатирәләрен, истәлекләрен туплаган“Сугыш урлаган балачак” исемле документаль фильм төшерелде. Президент грантында җиңү яулау  музеебызның техник базасын да баетырга ярдәм итте. Грант акчасына 2 комьютер, фотоаппарт, принтер, проектор алынды.

Россия президентының грантын оту музеебыз эшчәнлеге өчен бик файдалы булды. Әлеге юнәлеш буенча эшне музейда киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика