Рәгыйп Усман улы истәлегенә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

                                                                                                  ТАССР төзелүгә 100 ел

        Районыбызның Каратай авылында 1924 елның 25 апрелендә туган Халитов Рәгыйб Усман улы яшьтән үк укытучы булырга хыяллана. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый башлый. Ләкин семьяда биш бала, тормышны алып бару авыр булу сәбәпле, ул икенче курстан Сеҗе башлангыч мәктәбендә укыта башлый.

1942 елның 2 сентябрендә  Рәгыйбне , Яңа Кенәрнең  унбер егете белән бергә  армиягә алалар. Ул Иваново өлкәсе Ковров шәһәре тирәсендәге кавалерия полкына эләгә. Сталинград янындагы сугышлардан соң, көч тупларга, тулыланырга чыккан 5 нче Дон казаклары корпусына караган 87 запас полк була ул. “Өч дивизиянең һәрберсендә атлар бар иде. Кайда пехотаның хәле авыр – шунда кавалерия керә. Фронтны өзәргә дә атлы кавалерия кулланыла иде”, – дип искә ала Рәгыйб Усман улы ул көннәрне.

Әмма фронт хәлләренең үзгәрүчән булуын кайсы гына солдат белми дә, кайсы гына солдат үз җилкәсендә татымый. Беркөнне аларны стройга тезәләр дә, җиде һәм аннан югарырак класслы белемгә ия булган солдатларның алгарак чыгып басуын сорыйлар. Аларны радистлыкка укыталар, ләкин 35 кешедән морзе алфавитын үзләштергән 13 кеше генә кала бу төркемдә, алар арасында якташыбыз да була. Шуннан соң Рәгыйб Усманов икенче Украина фронтына кергән корпус штабында хезмәт итә башлый. Корсун-Шевченко операциясендә катнаша, бу сугышлар вакытында немецларның тулы бер дивизиясе чолгап алына. Украина аша Молдавиягә таба бару, Яссы-Кишинёв операциясендә катнашу, аннан Румыниягә үтү – фронт юллары шундый була радист Рәгыйп Халитовның.

“Тормыш елгасы тигез генә акмый шул. Фронтта исә хәлләр бик тә тиз үзгәрде Мин радиограмманы штабка илткәндә “Мессершмет”тан бомбага тоттылар, аның ярчыклары мине бик каты яралады. Күчмә госпитальдә ятарга туры килде, терелеп чыккач, тагын шул ук хезмәт.

Бу вакытта инде немецлар чигенә, безнең гаскәрләр аларны чит илләр территориясендә җиңеп бара иде. Әмма сугыш каршылыксыз гына буламы соң? Венгриянең гусар полкы да немецлар яклы булып сугыша. Әнә шул полк белән кылычка-кылыч килгәндә, мин тагын яраландым. Бу юлы инде беренчесеннән күпкә авыррак иде минем хәлем. Култык таягына таяна-таяна Мәскәү аша үтеп, Башкортстанның Раевкасына кадәр юл үтеп, Аксаковода ясалган операциядән соң палатада ятканда Җиңү көнен каршыладым. Өченче группа инвалидлык алып, култык таягы ярдәмендә туган авылым Каратайга кайтып төштем”,- дип тыйнак кына итеп сөйли фронтовик сугышта күргәннәрен.

Ул Будапешт шәһәре тирәсендә барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Якташыбыз 1945 елның гыйнвар аенда II дәрәҗә Ватан сугышы орденына кабат тәкъдим ителгән була, бу олы бүләк  аңа 1947 елда гына тапшырыла. Ул шулай ук “Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләренә лаек була, алар янына  юбилейлар уңаеннан чыгарылган, сугыш ветераннарына бирелә торганнары өстәлеп килә. Рәгыйб абый еллар үткән саен сугыш кырында ятып калган яшьтәшләрен, дусларын дулкынланып хәтерендә яңарта. Үзенең сугыштан исән кайтып мәгариф өлкәсендә, дәүләт органнарында зур эшләр башкаруын, хөкүмәтебезнең олы бүләкләренә лаек булуын горурланып искә ала.

Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйп Халитов  туган авылы Каратайга әйләнеп кайта һәм Апаз, Мирҗәм, Ильдус, Иске Ашыт мәктәпләрендә физкультура, Югары Оры  мәктәбендә математика укыта. Аннан соң “Кызыл Юл” районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Шул елларда Арча педагогия училищесын, аннан соң Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

“Рәгыйбнең РОНОда инспектор булып эшләгән чагы. Мин эшләгән Носы мәктәбен тикшерергә килгән. Мәктәп директоры Нәкыйп Миннебаев белән тәнәфес вакытында укытучылар бүлмәсенә килеп керделәр. Шул вакытта Рәгыйбкә күзем төште, өстендә каракүл якалы пальто, кызыл шарф. Күзем төште генә бит Рәгыйбкә. Ай, мин әйтәм, шундый егетләр очрамый бит әле миңа дип уйладым.

Юраганым туры килде,  укулар тәмамланды, мин туган авылым Күлтәскә кайтып китәргә җыенам. Хәдичә исемле укытучы белән клубтан кайтып киләбез. Безгә укытучы  Мансур белән Рәгыйб очрадылар. Шулай сөйләшә торгач, без Рәгыйб белән икәү генә калдык. Ул минем белән ныклап танышырга теләк белдерде. Аралаша торгач, мин аның тормыш итү өчен үз фикере булган, булдыклы егет икәненә инандым. Ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, мин ризалаштым. 1952 елның 8 мартында бергә гаилә корып яши башладык һәм Яңа Кенәргә күчеп килдек”,–  дип искә алды Фәния апа яшьлек елларын.

1929 елның 9 апрелендә Күлтәс авылында туган Фәния Рәхимҗан кызы бөтен гомерен Яңа Кенәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлый. Ә Рәгыйб Усман улы мәгариф бүлегендә инспектор, мәгариф бүлеге җитәкчесе, сигезьеллык интернат-мәктәп директоры, Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры, Яңа Кенәр авыл Советы рәисе вазыйфаларын намус белән башкара. Алар икесе дә хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булдылар.

Фәния апа сүзен дәвам итеп: “Ике балабыз булды, олысы Рөстәм, икенчесе Ләлә. Ни кызганыч, Рөстәм вафат булды, киленебез Елена һәм оныкларыбыз безне олылап, булышып яшиләр. Кызыбыз Ләлә дә гаиләсе белән Арчада гомер итәләр. Хәлебезне белеп, кирәкле ярдәмне күрсәтеп торалар. Рәгыйб сабыр, акыллы булды, бик матур яшәдек. Бер-беребезне хөрмәт итеп, үзара ышанып, булганына канәгать булып, балаларыбыз һәм оныкларыбызның уңышларына соенеп гомер итәбез”,– дип сөйләгән иде.                 Бу материалларны туплаганда без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, 67 ел олы мәхәббәтләрен саклап гомер иткән гаилә белән танышуыбызга бик шат булган идек, Фәния апа  белән Рәгыйб абый бер-берсен тулыландырып, матур итеп яшиләр, менә шундый тату гаиләләрдән яшьләр үрнәк алсыннар иде дип соклануыбызны да белдергән идек.

Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбендә СССРның һәм РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге “Шушы яктан, шушы туфрактан без” фәнни-гамәли конференция оештырыла. Анда ветеранның үзенең  тормыш иптәше Фәния апа белән катнашып, укучыларга сугышта күргәннәрен, тыныч тормыштагы хезмәте турында сөйли алуы һәркем өчен сокландыргыч үрнәк булып истә калачак.

Быел илебез халкы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте, 9 май көнне сугыш һәм хезмәт ветераны  Рәгыйп Усман улы да районыбыз җитәкчеләреннән, балалары һәм оныкларыннан, туганнары һәм хезмәттәшләреннән котлаулар кабул иткән. Ул күптән түгел үзен ялгыз калдырып киткән Фәния апаны да сагынып искә алган.

Хәзер инде районыбыз халкы, бигрәктә Яңа Кенәрдә яшәүчеләр, гомүмән Рәгыйп Усман улын якыннан белгән һәркем, аны олылап,  хөрмәт белән искә ала.  Рәгыйп абый Хәлитов 2020 елның 10 июлендә  96 яшендә  вафат булды. Яңа Кенәрдә Рәгыйп Усман улы Халитов җитәкчелегендә төзелгән мәктәпләр, мәдәният йорты, яңа мәчет һәм башкалар  аның халык өчен башкарган изге эшләре булып, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Халитов Рәгыйп Усман улын хәтерләребездә яңартып торырлар.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып

“Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика