Рәхимова Әлфия Зиатдин кызы
Әй бу кәһәрләнгән сугыш чоры.
Урладың бит бар шатлыгын.
Гамсезлеген бала чакның.
Ачлык, ялангачлыктан башка
Күрмәдек яхшы чакны…
Газизова Мәрьям
Дөрестән дә, авыр сугыш еллары балачакның, яшьлекнең матур елларын урлый, күпләренең сәламәтлекләрен какшата, гаиләләрне ятим итә. Шундый тормыш юлын узган, сугыш чоры баласы, китапханәче булып эшләгән Рәхимова Әлфия Зыятдин кызы (1939) белән очраштык, күнелендә сакланган авыр хатирәләрне янәдән искә алдык. Ул Чистай районы Каргалы авылы кызы. Урта белем алып, Алабуга техникумына китапханәчелеккә укырга керә. Укуын тәмамлагач, эшкә бүленеш буенча Арчага эшкә кайта, Урта Сәрдә дә китапханәдә эшли башлый. Менә шул авылның Хәдис исемле егетенә кияүгә чыга. 1966 елда Арча станциясеннән йорт алып шунда яши башлыйлар. Әлфия апа 1994 елда пенсиягә чыкканчы, китапханәче булып хезмәт итә.
Яшьлеге авыр сугыш юлларына туры килә, ач-ялангыч булалар, мәктәпкә әнисенең күтәртмәле чабатасын киеп белем алырга йөри.
“Ач. Ипигә тилмерәбез. Ашны кычыткан белән пешерә идек. Ул бит төнлә үсәргә ярата. “Кеше торганчы барыгыз, кеше чыкканчы җыегыз!” – дип, әби безне бик иртә кычыткан җыярга уята иде. Әле ул кычыткан каламы, юкмы? Шундук җыеп бетерә торганнар иде…
Көзләрен, игеннәрне җыеп алгач, әнием Миңнегаянны өчәр айга урман кисәргә җибәрәләр иде. Шул елларны, урман кискәндә, әнинең башына агач ботагы төшеп, чак кына үлми калды. Кан эчендә яткан әнине фатирга алып кайталар. Берничә көннән яңадан урман кисәргә җибәрәләр.
Тиф авыруыннан соң әниемнең еш кына биле сызлады, аяклары йөри алмас булып кала иде. Әби көянтә-чиләк белән ат тизәге алып кайтып, эссе мунча ләүкәсенә озын ләгәнгә салып, әнине шул тизәккә яткыра иде. Әни 2-3 көннән янә эшкә чыгып китә иде. Җәй көннәрендә кырмыска оясы алып кайтып, шаулап торган кайнар суга салып, бераз суынгач шунда утырта иде әнине. Файдасы яхшы була торган иде. Сугыштан соң да ат белән тракторларга ягулык ташыды. Шуның өстенә бер көн уразасын, намазын калдырмады әнием. 90 яшькә кадәр яшәде.
И-и-и… Ачка тилмергән вакытлар бик күп булды… Шулай да, әни белән әби сәдака бирергә ярата иде. Ипи салалар, шуның берсен бер карчыкка дога кылдырыйк, дип биреп җибәрә торганнар иде”, — дип елый-елый искә ала ул сугыш чорындагы балачагын. Әтиләре Зиатдинны 1941 елда сугышка алалар, 3 бала белән әниләре , карт әбисе ятим кала. Әниләре шушы балаларны, гаиләне туендыру өчен армый –талмый көне-төне хезмәт куя, хәтта сәламәтлеген дә кызганмый. Балаларны әниләре эштә булгач, әбиләре карап тәрбияләп тора. “Әтием белән әнием күргән авырлыкларны язып та, сөйләп тә бетерлек түгел”,- дип акрын гына әйтеп куя Әлфия апа.
Әтисе Зыятдин сугышта хәбәрсез югала аның. Соңрак Бриянск урманында урманында чолганышта калып, немецларга әсирлеккә эләккәне ачыклана. концлагерьда булганы ачыклана. Исән-сау кайта дигән хәбәрне ишеткәч, әнисе хат ташучыга сөенчегә бер сарык бирә. 1945 елда әсирләрне алмашкан вакытта Зыятдин Америкага эләгеп, шунда крестьян булып эшли. 1947 елда гына туган иленә әйләнеп кайта. Әмма аларга “пленный гаиләсе” дигән тамга сугыла. Шул сәбәпле, әтисен допроска еш кына төнге сәгать икедә килеп ала, иртән генә кайтара торган булалар. “Шулкадәр кыйнап кайтаралар иде: көне буе немецләрдән алган ярадан түгел, тыныч тормышта үзебезнекеләр кыйнаудан сызлана иде. Бер төнне алдагы тешләрен мылтык түтәсе белән коеп тешергәннәр иде. Әтинең елый-елый “Ник исән калдым икән, ник сугышта гына үлмәдем икән” ,- дип ярсып, рәнҗеп елаулары бүгенгедәй күз алдымда. Сталин үлгәннән соң гына әтине акладылар, безне эзәрлекләми башладылар”, – дип күз яшьләрен сөртеп искә ала ул сугыштан соңгы авыр балачагын. Әтисе Зыятдин абый кеченәдән ятим калып балалар йортында тәрбияләнеп үсә. Каргалыга кайта. 18 яшьтә 16 яшьлек ир-атсыз (әтисен сәнәкчеләр сугышында кадап үтерәләр) гаиләдә үскән әнисе Миңнегаян апага өйләнә. Менә шундый кызганыч язмышлы кешеләр булалар Әлфия апаның әти-әнисе.
Рәхимова Әлфия Зиатдин кызының үткән тормышында караңгы, кайгылы көннәре күп булса да, бүгенге көне матур һәм якты аның. Хәдис абый белән бергәләп 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Әлфия апа Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дин сабаклары алып, үзе мәдрәсәдә укыта, 2 тапкыр Хаҗга барып кайткан. Бугенге көндә барсына да шөкер итеп, матур итеп яши бирәләр.