Рәшит Хәмит улы Гаимовның 75 яшьлек юбилее уңаеннан шәхси күргәзмәсен ачу

✨️✨️🏛 «Казан арты» музеенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле рәссам Рәшит Хәмит улы Гаимовның 75 яшьлек юбилее уңаеннан шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

🎨»Нәселемнең тамырлары» исемле күргәзмә сәнгать белгечләре һәм туган як тарихына, мәдәниятенә битараф булмаган һәркем өчен чын бүләк булды.

💮Күргәзмәдә шәһәр күренешләре, Арчабызның урамнары, тарихи биналары, гүзәл табигате күрсәтелә.

✍Рәшит Хәмит улы Арча төбәгеннән чыккан күренекле язучылар һәм шагыйрьләрнең портретлары аша аларның тышкы кыяфәтләрен генә түгел, ә эчке дөньяларын да күрсәтә, образларын киләчәк буыннар өчен мәңгеләштерә.

📜 Офорт стилендә ясалган картиналар аерым игътибарга лаек. Алар аша без гүя тарихка кире кайтабыз.

📢Сезне әлеге күргәзмә белән танышу өчен музеебызда көтеп калабыз.
#АрскКультура#КазанАртыМузее

«

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика