Рәхмәт әйттемме икән дип борчылам

“Татарстан яшьләре” газетасының 4 нче июль санында “Язылмыйча калган китап герое” дигән язмам чыккач, Рәхимҗан ага Галимҗанов телефоннан чылтыратты:

–Сеңлем, газетаны кулга алуга мәкаләңне укып чыктым. Рәхмәт, бер сүземне дә төшереп калдырмагансың, – диде ул. – Тагы бернәрсә бар әле, Халидә. Рәхмәтем өчен борчылам. Әйттемме мин аны, әллә юкмы — хәтерләмим. Бигрәк тә хатыным урын өстендә ятып авырый башлагач, көн дә шул хакта уйланам.

–Рәхмәтең кемгә әйтелми калды соң, Рәхимҗан абый? – дип сорадым.

– Бер ханымга. Балтачныкы иде ул. Вакыйга болайрак булды. Минем маршрут автобусы шоферы булып эшләгән вакыт. Туган авылымнан хәбәр килде: әнигә инсульт булган. Эшемне тәмамлауга туры авылга кайтып киттем. Әнигә беренче ярдәм күрсәтергә авыл фельдшеры килгән, кирәкле уколларын ясаган һәм миңа: “Менә шушы укол кирәк. Ул булса, әниегез исән калачак”, – дип, уколның исеме язылган кәгазьне сузды. Мин тизрәк район аптекасына бардым, укол юк. Шуннан, миндә шундыйрак проблема дип, директорыма әйттем. Ул больница табиблары белән таныш кеше. Алардан сорагач, уколның анда да юклыгы билгеле булды. Кая барырга, каян табарга? Минут саен шул сорау баш миен кайнатты. Минем Арча-Чепья-Казан маршруты белән халыкны да йөртәсем бар, уколны да каяндыр табарга кирәк. Күрә торып, әнине дә җибәрәсе килми бит. Казанга баргач, буш вакытымда шәһәр аптекаларын да йөреп чыктым. Бер җирдә юк. Нишләргә? Әнине район больницасына салган идек инде. Автобусым янына авылларга кайтучылар җыелган — мин аптекалар буйлап йөргәндә расписаниене дә онытып җибәргәнмен. Уйга батып автобусыма кереп утырдым. Кондуктор янына бер ханым кереп урнашкан. Арчага кадәр бик борчылып кайттым инде. Районга кайтучылар автобустан төшкәч, Чепьяга кадәр кайтучылар белән больницага туктадык. Мин тиз генә әни янына кереп чыктым. Күңел төшенкелеге йөзгә чыккан булгандыр инде, автобуска утыргач, теге ханым миннән сорап куйды:

–Сезнең берәр борчуыгыз бармы әллә? Йөзегезнең нуры качкан, нишләдегез, авырыйсызмы әллә?

–Юк. Әни авырый. Аңа бер укол кирәк, шуны таба алмыйбыз, – дидем һәм әни белән булган хәлне сөйләп бирдем.

–Нинди укол кирәк соң сезгә? Исеме ничек? – дип сорады ханым.

Мин уколның исеме язылган кәгазьне күрсәттем.

–Карагыз әле, миндә бар бит бу. Ләкин моның өчен безгә Балтачка кайтырга кирәк, – ди теге ханым.

Бу сүзләрне ишеткәч, шатлыктан күкләргә очкан күк булдым. Ник кайтмаска, кайтабыз, уколны табып кына бирегез! Балтачка тиз арада кайттык. Ул, мин Чепьядан әйләнеп килгәнче, уколны әзерләп куячагын әйтте, мин халыкны тиешле авылларына таратып кабат Балтачка килгәндә, теге ханым уколны тартмага тутырып, каршыга чыгып баскан иде инде. Шатлыгымнан нишләргә дә белмәдем. Менә шул вакытта сөенечемнән аңа рәхмәтемне әйтергә онытып җибәрмәдем микән дип борчылам. Уколны алып кайтып бирдем. Авыл фельдшеры шул уколны тиешле сәгатендә кадап, әни өч айда аякка басты. Шуннан соң ул унсигез ел яшәде. Теге ханымның яхшылыгын гомер онытасым юк. Күпмедер вакыттан соң ул вакыйга онытылды. Яшь вакытта уйлап бетермисең бит, карчыгым авырый башлагач, уколны табып биргән ханым искә төште. Гел шул турыда уйланам. Рәхмәтемне әйткән булсам, бик яхшы, ә инде әйтелми калган булса, мин аннан гафу үтенәм. Ул ханым исән булса, аңа бары яхшылыклар гына телим, ә бу дөньядан китеп барган булса, урыны оҗмахта булсын иде дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйм.

–Әйткәнсеңдер, Рәхимҗан абый. Сөенечеңнән онытып кына җибәргәнсеңдер, – дидем мин дә аны бераз юатып.

–Алай булса, бик яхшы булыр иде, – диде телефонның теге очындагы абзый.

Менә, җәмәгать, кеше күңелендә әллә ниләр бар. Яхшылык җирдә ятмый диләр. Рәхимҗан аганың әнисенең гомерен саклап калуга үзеннән өлеш керткән, кеше хәленә керә белә торган Балтач хатыны үзе дә башкалардан яхшылык кына күреп яшәгәндер дип уйлыйм.

Халидә Габидуллина,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика