Рәмзиягә – 108

Март ае дөньяга илле ел буена миллион тираж белән чыккан “Әлифба”ның булачак авторы Рәмзия Вәлитованы алып килгән.

Гомере буена Арчада яшәсә дә, туган җире аның Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре. Самара өлкәсе Байтуган авылында туып үскән Сәләй Вагыйзов белән берлектә алар иҗат иткән “Әлифба”дан өч буын татар халкы хәрефләр танырга өйрәнде. “Алар, ике аккош, аерылгысыз очышта булдылар һәм гомергә очышта булып калачаклар. Алар өчен үлем юк. Алар татарның үлемсез “Әлифба”сын шушы очышта тудырдылар. Ике галим. Ике мәгърифәтче. Гыйльми исемнәрдә “бөтенләй ихтыяҗлары булмаган” ике чын мәгърифәтче” дип язды алар турында танылган язучы Айдар Хәлим.Рәмзия Вәлитова әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да бик затлы нәселләрдән була. Аның әнисе, Зөһрә, мәгърифәтле Рәхимкуловлардан үрчегән нәсел тамырыннан. Олы Керкәленең Кызлар тавында әйлән-бәйлән уйнап, Фәтхулла чишмәсенең татлы суларын эчеп үскән, татарыбызның булачак бөек шәхесе – йөз меңләгән, миллионлаган татар баласына тел ачкычы бүләк итәчәк Рәмзия апабыз Вәлитованы карынында йөрткән Зөһрә апабыз ул. Зөһрә апаны Кәркәледә бик зур туй ясап, чыганакларда язылганча, 1910 елда кияүгә бирәләр. Атаклы шагыйрь, алтын приискалары хуҗасы Шакир Рәмиев (Дәрдмәнд) һәм танылган әдәбият белгече, вакытлы матбугат тарихчысы Исмәгыйль Рәмиевләргә туган тиешле кеше, Стәрлетамак укытучылар училищесын тәмамлаган мөгаллим Гыйләҗ Баязитовка бирәләр аны. Һаман киңәя, һаман тармаклана барган Рәхимкуловлар нәселе егерменче гасырның унынчы елларында чыгышлары белән Стәрлетамак өязенең Җиргән авылыннан булган икенче бер мәшһүр нәсел Рәмиевләр белән кушыла. Яшь гаиләдә ир баладан соң озакламый кыз туа. Рәмзия дип исем кушалар аңа. Шунысы кызганыч, Октябрь инкыйлабыннан соң бу ике асыл нәселнең тамырын корыталар. Әнисе ягыннан Олы Керкәледәге барлык якын туганнарын аттылар, кистеләр, кудылар. Әтисе ягыннан барысын, шул исәптән Рәмиевләрне таладылар, тараттылар. Алтын прииска хуҗалары 1921 елда ачлыктан үләләр.

Әйтергә теләгән фикерем шул, Рәмзия Вәлитова очраклы рәвештә әлифба төзүче түгел. Әлифба язу өчен Сәләй Вагыйзов белән очрашырга, кавышырга кирәк булган аңа. Әлифба язу өчен кешегә татар булып читтә туарга, ашкынып татарның үзәге — Казанга тартылырга һәм татар булып гомерең буе Казан арты – Арчада яшәргә кирәк.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика