Радик абый Фәизов – әйбәт кеше

Яз көне алмагачлар, чияләрчәчәк аткан көннәрдә Радик абый Фәизов искә төшә, чөнки җырларда макталган 15 май – аның туган көне иде. “Казан арты”  тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган. Дамира апа ярдәме белән аның басылып чыккан барлык китапларын туплау бәхетенә ирештек. Без  аның музей фондындагы материалларын кабат-кабат барлыйбыз, өйрәнгән саен  үзебез өчен яңалыклар  табабыз. Радик абыйның үз тормышыннан алып язылган әсәрләре, газета-журналларда басылган мәкаләләре бүген дә дәрәҗәсен югалтмый. Аларның һәрберсе зур тәрбияви әһәмияткә ия , аның әдәби әсәрләре киләчәктә дәяшь буынны тәрбияләүдә ярдәм итәр әле.

Бүгенге көндә Дамира апа  кызы Светлана белән яши.  Телефон аша хәлен белгәндә: “Кызым янымда булгач бик рәхәт, башкалары да хәлемне белеп торалар.

Радикның тырышлыгына, кешеләрне яратуына, ярдәмчел һәм кече күңелле булуына тора-тора ышанып яшибез, гел яхшы якларын уйлап, сагынып искә алабыз. Документлары сезнең музейда саклануына шатланам, яшьләр танышырлар, үрнәк алырлар. Ул бит бу китапларның барысын да төп хезмәтеннән бушаган вакытта гына, төннәрен йокламыйча, кирәгенчә ял итмичә  язды”, – дип истәлекләрен яңартты Дамира апа.

Радик  Фәизов 2001 елның сентябрь аенда язган  “Әйбәт кеше” хикәясен: “Җәмәгать, искә төшерергә рөхсәт итегез, без кешеләр бит әле!  Һәм безгә теләсә нинди заманда, теләсә нинди шартлардакеше булып калырга кирәк. Киң күңелле, ярдәмчел, олы йөрәкле, чын кеше! Әйдәгез, тирә-ягыбызга күз салыйк. Анда менә шушы мәлдә безнең мәрхәмәткә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр юк микән? Безнең сузылган кул аларны упкынга тәгәрәүдән, хаталанудан тотып калмас микән? Бик ихтимал бит, һәр олы нәрсә, зур гамәл бик кечкенәдән башланабит. Һәркемгә, һәркайда көчтән килгән ярдәм күрсәтүне һәркайсыбыз үзенә тормыш кагыйдәсе итеп куйсын иде. Әйбәт кешеләр булсак иде. Ә?!”, – дигән теләк  белән тәмамлый.

Бу фикерне үзе әйбәт булган кеше генә яза ала, Радик абый Фәизов нәкъ тә шундый иде. Аның әдәби берләшмәсенә йөреп тәҗрибә туплаган укучылар һәм студент яшьләр дә, озак еллар бергә эшләгән район газетасы редакциясендәге хезмәттәшләре дә, дуслары, гомүмән, аның белән аралашкан һәркем, аны зур хөрмәт белән искә алалар. Радик абыйның якташы, дусты Вәзыйх Рәхимов аның иҗатының озын гомерле булачагына зур ышаныч белдереп үз фикерен әйтеп калдырган.

Туган яклар илһам бирә икән –

Бер-бер артлы китап чыгардың:

“Телсез” егетеңнең мәхәббәте,

Тетрәндерде күңел кылларын.

“Ике әни”еңне бердәй күрдең, –

“Ак каз”ыңны мактап җырладың –

Шундый әйбәт әсәрләрең белән

Халкым күңеленә юл алдың.

“Казан арты” тарих-этнография музее

                                      директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика