Район мәктәпләре белән бергәләп

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Музейның район мәктәпләре белән әшләү тәҗрибәсе” дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. 2018 елда Республикабызның Мәдәният министрлыгының грантына лаек булган   ”Арча ягы– данлы төбәк” проектының бер юнәлеше мәктәпләрдә күргәзмәләр оештырып, районыбызда туып-үскән күренекле шәхесләребезнең тормыш кыйммәтләрен күрсәтү иде.

Бу проект нигезендә без алынган җиһазларны кулланып, соңгы вакытта тормышлар катлауланып китүгә караммастан, 2019-2020 елларда районыбыз мәктәпләрендә берсеннән-берсе кызыклы һәм истә калырлык күргәзмәләр тәкъдим итеп, алар янында экскурсияләр уздырдык. Билгеле инде район мәгариф идарәсе һәм мәктәп коллективлары теләктәшлек күрсәттеләр, бигрәк тә мәктәпләрдәге музей җитәкчеләре бик теләп ярдәм иттеләр. Аның кадәр  укучыларны музеебызга алып килү мөмкин дә булмас иде.

“2019 ел–Россиядә Театр елы” на багышланган күргәзмәне Арча шәһәренең 2нче,6нчы мәктәпләрендә, 5нче гимназиядә, мәктәпләр белән бергә оештырылган кичәләрдә Яңа Кырлай Һәм Утар Аты мәдәният йортларында бик яратып карадылар. Шушмабаш мәктәбендә филология фәннәре докторы Фәрит Бәширне, Шурабаш мәктәбендә якташлары язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповны һәм театр артисты, драматург,режиссер Гафур Каюмовны искә алу кичәләрендә куелган күргәзмәләрдә аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын ачып бирү өчен музейда тупланган кызыклы экспонатларны кулландык. Шурабаш мәктәбендә шул ук көнне Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагырь,бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи белән очрашу да булды, ул үзенә 70 яшь тулу уңаеннан тәкъдим ителгән күргәзмәне карап бик горурланды. Шулай ук  Урта Курса мәктәбендә Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов белән очрашу, ә инде Курса разъезды мәктәбендә аны сәхнә серләренә өйрәткән театр һәм цирк артисты, режиссер Илдар Хаҗины искә алу кичәләрендә урнаштырылган күргәзмәләрдә музей фондының бөтен мөмкинлекләрен дә кулландык.Тагын бик күп мисаллар китерергә мөмкин, алар  барысы да язмалары һәм фотолары белән музей фондында тупланып баралар.

Бу проект әле ел ахырына кадәр эшли, мәктәпләр белән башкарган эшләребез турындагы күргәзмәбез үзенә күрә бер нәтиҗәләребезне барлау,   киләчәк өчен яңа эш формалары уйлап табуга юнәлеш тә булды.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика