Ринат абыйны хөрмәтләп

Әтнә һәм Арча районнарында төрле җаваплы урыннарда эшләп зур дәрәҗәләргә ирешкән, туган як тарихын һәм районыбызның күренекле шәхесләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән хезмәттәшебез Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улын бик еш искә төшерәбез. Ул үзенең  файдалы киңәшләре, үзендә тупланган кызыклы материаллары белән безгә гел ярдәм итеп торды. Ринат абый эле дә елмаеп килеп керер дә, хәлләребезне сорашып, бер кызыклы мәзәк сөйләп көлдереп алыр кебек…

Ринат абый Фазлыйәхмәтовны тууына 80 ел тулу уңаеннан  искә алып музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә аның тормыш юлы һәм иҗатына багышлынган күргәзмә ачылды. Анда аның истәлекле фотолары, китаплары, газета  — журналларда  басылган мәкаләләре белән танышырга  мөмкин.

 

                                               “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                 директоры  урынбасары Шәфинулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика