Якташыбызны искә алып…
И туган җир, газиз җир син,
Әткәм-әнкәм торган җир.
Бу дөньяга аваз салып,
Кендек каным тамган җир.
И туган җир! Сөюләрем,
Көюләрем туган җир!
Яшьләремнең иң татлысы,
Иң ачысы тамган җир!
Хәнәфи Бәдигый
Бүген, 13 гыйнварда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, якташыбыз Хәнәфи Бәдигыйга 80 яшь тулган булыр иде, ләкин аны сагынып искә алырга гына калды.
Хәнәфи (Канәфи) Габделбәр улы Бадыйковның Мөрәле авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлавын барыбыз да беләбез. Кайда гына эшләсә дә Хәнәфи Бәдигый иҗатын туктатмады, аның 2001 елда “Абага чәчәге”, 2002 елда “Күңел ялкыны”, 2007 елда “Яшел чирәм”, 2014 елда “Туган җир кешесе”, 2016 елда “Дала бөркете”,2019 елда “Муса Җәлил поэтикасы” исемле китаплары басылыа чыкты. Ул газета-журналларда төрле темаларга язылган мәкаләләрен, китапларын безнең музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә бүләк итеп барды. Музейда Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә урнаштырылды.\
Хәнәфи Бәдигый районыбызда үткәрелгән чараларда актив катнаша иде, районыбыз мәктәпләрендә, катапханәләрендә үзенең китапларының язылу тарихларын аңлатып, шигырьләрен укып эчтәлекле чыгышлар ясады. Әдәбият сөючеләр аның иҗаты белән кызыксынып тордылар һәм киләчәктә дә әсәрләрен яратып укырлар дип ышанабыз.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Ачык һавада күргәзмә
Бүген, 26 август көнне, “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге каршында ТАССР төзелүгә 100 ел, 30 август – Республика көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Аны велосипедта килгән яшь сайлаучылар төркеме дә, өлкәннәр дә, балалар да яратып карадылар. Күргәзмәдә Татарстан Республикасының дәүләт символлары, халкыбызның үткән тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары, күренекле шәхесләре турында мәгълүматлар алырга мөмкин иде.
Бәйрәмнәрне каршылап
30 август – Республика көне якынлаша. Шәһәребезнең һәр почмагында бәйрәмгә әзерлек бара. Арча шәһәренең Сызгановлар урамыннан узган һәркем, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре тарафыннан куелган, ТАССР төзелүгә 100 ел, Арча районының оешуына 90 ел тулу турында бай мәгълүмат бирелгән стендларны зур кызыксыну белән карый. Анда районыбызның хезмәт коллективлары турында язмалар һәм фотолар, Татарстанның Халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләрнең Арча халкының булганлыгы, уңганлыгы турында әйтелгән фикерләре урын алган.
Гариф Ахуновның: “Мин Арчамның, язучылары һәм шагыйрьләре, җырчылары һәм артистлары, фән кешеләре һәм игенчеләре белән бергә, башка хезмәт казанышлары белән дә бөтен Татарстанда дан тотып яшәвен телим, туганнар!”, – дигән теләге бик дөрес әйтелгән. Арча районы Татарстанда игенчелек һәм терлекчелек, төзелеш эшләре, мәгариф һәм мәдәният, сәламәтлекне саклау, өлкәннәрне хөрмәтләү, яшьләр белән эш һәм спорт, гомумән һәрбер юнәлештә югары күрсәткечләргә ирешә.













































