Сталин бункеры (Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел)
Төрле шәһәрләрдә экскурсияләр вакытында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгалар турында күп мәгълүматлар бирәләр.
Безнең Ленинград, Мәскәү, Волгоград, Киев, Винница һәм башка шәһәрләрдәге музейларда булган вакытта 80 ел элек башланган сугышта халкыбызның батырлык үрнәкләре, тылдагы хезмәтчәннәрнең тырышлыгы белән бәйле әңгәмәләр тыңлап, кызыклы экспонатлар белән танышканыбыз бар. Иң истә калганы, безне гаҗәпләндергәне Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендәге Сталин бункеры белән танышу булгандыр.
Фашист гаскәрләре илебез башкаласы Мәскәүне басып алган очракта СССР хөкүмәте Иосиф Сталин җитәкчелегендә Куйбышев шәһәренә күченергә тиеш була.1942 елның февраль аенда КПССның Куйбышев өлкә комитеты урнашкан бина астында, яшерен рәвештә тирәнлеге 37 метр, ягъни 12 катлы йорт биеклегендә, 3,5 метр калынлыгындагы бетон стена белән капланган, эшләү, яшәү, ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр булган корылма төзелә башлый һәм ноябрь аенда Лаврентий Берия катнашында кабул ителә. Җир казу эшләре төнлә генә оештырыла. 2900 төрле эш башкаручылар китерелә, ә калганнары Мәскәү метросының махсус бүлегеннән 597 хезмәткәре тарафыннан башкарыла. Соңыннан бу төзелештә катнашучылар серне саклау шарты куелып ил буенча таратыла. 9 ай дәвамында шул кадәр күләмле эшне башкарганны хәтта өлкә комитеты хезмәткәрләре дә белми.
Бүгенге көндә бу корылма музей буларак кулланыла, шулай ук аны гражданнар оборонасы объекты буларак та файдаланырга мөмкинлекләр тудырылган. Экскурсия вакытында без андагы киңәшмәләр үткәрү залында урнаштырылган җиһазлар, Сталинның эш һәм ял бүлмәсендәге уңайлы шартлар белән таныштык. Иң астагы катта юыну бүлмәләре, туалетлар, саф һава һәм чиста су белән тәэмин итү, электр белән яктырту, элемтә җайланмалары урнаштырылган. Мондый мөмкинлекләр булу, бомбага тоткан очракта бу бинада биш көн дәвамында 115 кешегә яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек бирә дип уйланылган. Экскурсавод сөйләве буенча монда Сталин үзе бер тапкыр да булмаган. Башка илләрдә дә андый саклану корылмалары булган, ләкин Куйбышевтагысы ул чорда иң зуры дип санала.
Сталин бункерының булуы турындагы мәгълүмат 1990 елның октябренә кадәр яшерен сер итеп сакланган. 1991 елның май аенда анда беренче экскурсияләр оештырыла башлый. 2003 елда безгә дә бу истәлекле урында булып, Сталин бункеры турында бик күп мәгълүматлар белдек, ул утырып киңәшмә үткәрәсе өстәл янында фотога төшкән идек. Менә шул фотоларны караганда истәлекләр яңарды. Ләкин мондый корылмалар бүтән төзелмәсен, илебездә һәм дөньяда тынычлык булсын иде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Шинельләрдә юллар тузаны… (Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел)
Быел, 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел була. Бөтенләй көтмәгәндә башланып киткән сугыш илебез халкын аптырашта калдыра. Илебез мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уздырылган, авылларда сабантуйлар гөрләгән көннәрдә башланып киткән сугыш бик күп ирләрне, яп-яшь егетләрне һәм кызларны үзенә суырып ала.
Ватан өчен, нәсел-нәсәп өчен
Кичеп үттем авыр елларны.
Мәңге истә калыр тузаннары
Җиңү даулап йөргән юлларның.
Шунда күрде солдат, җиңәр өчен
Түзәлмәслек авыр нужаны…
Байракларда булды дары исе,
Шинельләрдә юллар тузаны.
Җиңеп кайткач, кагып итегемнән
Сугыш юлларының тузанын,
Шыпырт кына атлап, бусагадан,
Улым, бәгърем, өйгә узармын.
Сине күргәч кенә төшенермен,
Дүрт ел гомер ничек узганын…
Алмаштырыр басу тузаннары
Сугыш юлларының тузанын.
Бу шигырь районыбызның Шушмабаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче балалар шагыйрәсе Мәрзия Фәйзуллинаның “Сугыш юлларының тузаны” дип исемләнгән китабыннан алынды. Әлеге җыентыкта якташыбызның Бөек Ватан сугышы чоры күренешләрен сүрәтләүгә багышланган шигырьләре урын алган, автор аларны Бөек Җиңү хакына корбан булган солдатлар истәлегенә багышлый.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соңгы елларда Казан шәһәрендә яралы солдатларны госпитальләрдә дәвалау дәвам иткән. Бер төркем яшьләр белән бергә Мәрзияне дә шунда яраланган сугышчыларга ярдәм итәргә җибәрәләр. Шигырьләрнең язылу тарихы турында “Үзем турында үзем” хезмәтендә: “1946 ел иде бу, һәркемнең йөрәгенә яра салган еллар. Казан госпиталендә каты яраланган солдатларның сызланып ятканнарын, җан биргәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Яраланган сугышчыларның хәлләрен җиңеләйтү өчен, аларга сулар эчертә, юата, сораулары буенча гаиләләренә хатлар яза, сугышта булган хәлләр турында сораша идем… Ишеткәннәремне дәфтәргә теркәп барырга тырыштым. Шулай итеп “Сугыш юлларының тузаны” китабым дөнья күрде”, – дип яза Мәрзия апа Фәйзуллина.
Сугыш башланган көннәрдә илебез гаскәрләре зур югалтуларга дучар була, бер-бер артлы шәһәр, авылларны калдырып башкалабыз Мәскәүгә кадәр чигенә. Мәрзия Фәйзуллинаның “Ышаныч” шигырендә яралы солдатларның сөйләгәннәре гомумиләштереп бирелә.
Вакытлыча артка чигенәбез,
Тактиканың үтәп кушканын.
Без беләбез тиздән бу авылга
Керәчәген явыз дошманның.
Хатын-кызның сүзсез карашлары
Безнең башны түбән идерә.
Мина шартлаганда чәчрәп тигән
Ярчык кебек җанны көйдерә.
Үз авылым күз алдыма килеп,
Мөлдерәмә тулды яшьләрем.
Шул чагында кинәт миңа таба
Бер кыз сузды сирень чәчәген.
Ни әйтергә белми каушап калдым,
Ак сиреньнең күреп сафлыгын.
Бик урынлы булыр иде бу, дип,
Билгеләргә җиңү шатлыгын.
Шуңар сирень учны әрнеттерде,
Уйда купты нәфрәт давылы.
Ә күңелне тетте, тетерәтте
Калдыруым шушы авылны.
Кыр, болыннар, йортлар, агым сулар –
Бөтенесе болар безнеке.
Шул байлыкмы калсын фашистларга,
Без, солдатлар, шуңар түзикме?!
Ник сызланам болай, бу бит безгә
Өмет баглап сузган бер чәчәк –
Кыз ышана, тоя: авылына
Солдат җиңү алып киләчәк…
Мәрзия Фәйзуллинаның бу шигырендә солдатлар өчен хыял булган җиңү көне бары тик дүрт елдан соң гына килә. Сугыш елларында бик күп гаиләләр үзләренең якыннарын югалта, кайгы-хәсрәт кичерә. Автор госпитальдә дәваланучы яшь сугышчыларның сөйләве буенча сугыш кырында беренче тапкыр үлем белән очрашуларын, дусларын югалтуларын кичергән вакытларын киләчәк буыннарга шигырь юлларына салып җиткерә. “Юк, мин солдат түгел идем әле…” шигырендә яшь егетнең кичерешләре аша безгә ул көннәрдә дошманның тыныч халыкка карата булган вәхшилеге сүрәтләнә.
Автоматым кулда, башта каска,
Ә өстемдә соры шинелем.
Я, кем әйтмәс мине солдат, диеп,
Ышанычы, диеп илемнең.
Юк, мин солдат түгел идем әле,–
Артык йомшак иде күңелем.
Үзем аңлый идем бу көенчә
Солдат булу мөмкин түгелен.
Каршы бәрде кургаш яңгырлары,
Алга бардым, артка карамый.
Ләкин солдат түгел идем әле,
Сугышсам да җанны аямый.
Солдат түгел идем әле, дустым
Шәһит булган чакта кулымда,
Тәүге тапкыр яшем тамган чакта
Күзләремнән сугыш кырында.
Ә беркөнне күрдем искиткеч хәл:
(Мәңге инде оныта алмамын.)
Юл өстендә, тузан арасында
Бер сабыйның үлеп калганын.
Мин сабыйны төрәм ак күлмәккә,
Ярасыннан аның кан ага.
Сыкрыйм: кирәк нинди сабырлыклар
Бу баланы җуйган анага!
Ак күлмәгем кәфен булыр диеп
Уйламаган идем мин бер дә…
Күңелемнән әйтеп бар белгәнне,
Салдым аны нәни кабергә.
Йөрәгемә кысып күз яшемне,
Алга барыр юлга карадым.
Тик шул чакта гына үз-үземне
Мин чын солдат итеп санадым.
Еллар узар, хаклык өстен чыгар,
Тыныч тормыш бизәр дөньяны.
Ак күлмәккә төргән шул сабыйны
Һич оныта алмам мин аны!..
Шагыйрә Мәрзия Фәйзуллинаның “Сугыш юлларының тузаны “ китабына кертелгән шигырьләрендә Бөек Ватан сугышының бөтен барышы сүрәтләнә. Аның шигырьләрен укып 80 ел элек башланган сугышның, 1945 елның 9 маенда билгеле булган һәм һәр елны зурлап үткәрелә торган Җиңү көненә кадәр, тарихи чынбарлыгын күз алдына китерергә мөмкин. Вакыт үткән саен халкыбызның сугышта күргәннәре, тылдагыларның тырыш хезмәте турында яңа мәгълүматлар табылып тора. Ул елларда һәркем Җиңү көнен якынайту өчен үзенчә булышлык күрсәткән. Мәрзия апа да яралы солдатларның истәлекләре аша ул чорның нинди авыр, газаплы булуы, күп югалтулар китерүе турында киләчәк буыннарга җиткерергә тели. Киләчәктә сугышлар булмасын иде, Мәрзия апа Фәйзуллина язганча:
Нәкъ солдатлар кебек чәчәкләр дә –
Күп булсалар, җиңел аларга.
Бар теләгем: гүзәл саф чәчәкләр
Буялмасын иде каннарга…
“Казан арты” тарих-этнография музееның
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Музеебызда – лагерь балалары
Бүген Арчаның 3 номерлы мәктәп лагере укучылары музеебызда кунакта булды. Балалар киң эчтәлекле экскурсия тыңладылар, үзләренә файдалы мәгълүмат тупладылар. Шулай ук “Сугыш урлаган балачак”, “И, газиз туган телем” исеме астындагы күргәзмә белән таныштылар. Музеебызның актлар залында грант кысаларына кергән видеоролик, презентация карадылар. Сугыш чоры балаларының тормышлары, аянычлы балачаклары турында лекция тыңладылар.
Сугыш урлаган балачак. (Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел)
1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы илебезнең һәр гаиләсенә бик күп авырлыклар алып килде. “Казан арты” тарих-этнография музеенда сугыш еллары турында язучыларыбыз иҗат иткән бик күп әсәрләр саклана, башка шәхесләребезнең дә шул чор турында язган истәлекләре бар. 1994 елда басылып чыккан “Җәйге кырау” китабына сугыш елларының истәлекләре тупланган. Китапның авторы элеккеге Октябрь, хәзерге Норлат районының Күлбай Мораса авылында туып-үскән, 19 яшендә партия кушуы буенча Чепья районына мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп җибәрелгән, аннан соң Арча һәм Саба районыннан аерып алып оештырылган Яңа Чүриле районында мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Галия Шәйхетдинова-Минская. Дәһшәтле сугыш елларында тылдагы халыкны җиңүгә рухландыручы авыл интеллигенциясенең бер вәкиле буларак Галия Шәйхетдинова язмаларын үзе эшләгән Балтач, Арча, Октябрь, Саба якларының Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән фидакарь хезмәт кешеләренә багышлый.
Китапның “Җәйге кырау” дип аталуы да очраклы түгел. “Кырауларның язгысы була, көзгесе – алары бик үк афәтле түгел. Ә менә җәйгесе… Бүген җәмгыятебездәге җитешсез якларның сәбәбен үткәннәрдән эзләүчеләр бар. Тик шуны онытмыйк: сугыш алды еллары өстәлебезгә икмәк, өстебезгә кием куна башлаган чор иде. Тормышыбыз инде әйбәтләнеп, күтәрелеп кенә килгәндә илебезгә немец-фашистларының бәреп керүе кырау төшкәндәй булды”, – дип яза китапның авторы.
Ә хәзер Галия Шәйхетдинованың “Җәйге кырау” китабына кертелгән “Мәгъсүмнең күргәннәре” хикәясеннән өзек тәкъдим итәбез.
***
Мәгъсүм сүзен әтисен сугышка озату вакыйгасыннан башлады.
–Бабай сөйләгән рәхәтләрне әтием күрә алмады шул, – диеп көрсенеп куйды
ул баштарак. – Минем әти коммунист, авылда колхоз оештыруда башлап йөрүче һәм авыл советы рәисе дә булган. Сугыш башланганда исә Арча урман хуҗалыгында баш бухгалтер булып эшли иде.
1941 елның 24 июнь иртәсендә иң олысы нибары унөч яшендә булган алты баласын калдырып, үзе теләп фронтка китә әти. Ул иртәгесен китәчәк төнне без, балалар, бөтенләй йокламадык. Әти безне жәлләп уятмас, китеп барыр, күрми калырбыз, дип курыктык.
Таң атты. Сугышка китүчеләр, олауларга утырып, безнең капка төбенә килеп туктадылар. Аерылыр алдыннан әти безнең барыбызны да берәм-берәм кочагына алып кысты. Бит алмаларыбыздан, маңгайларыбыздан үпте. Башларыбыздан, аркаларыбыздан сыйпады.
–Минем бер генә үтенечем бар, – диде барыбызның аңа төбәлгән моңсу
күзләребезгә беръюлы карарга тырышып, – зинһар өчен тату торыгыз! Барына канәгать булыгыз… Бер-берегезне бервакытта да рәнҗетмәгез, ташламагыз! Мин әйләнеп кайтканчы зур үсегез!”– аның бу сүзләре мәңге онытылырлык түгел.
Аннан апам янына килеп:
–Бөтен өметем синдә, кызым Таифә. Зинһар, моны яхшы аңла. Син
туганнарыңа әти дә, әни дә булып каласың, – диде дә, безнең күзләр белән кабат очрашмаска тырышып, аларны озата баручы егет янына сикереп менеп утырды. Атлар кузгалып китте.
Без, бер-беребезгә сыенышып, башта капка төбендә басып карап калдык,
аннан нәрсәдер исебезгә төшкән кебек, дәррәү кузгалып, әтиләр артыннан чаба башладык.
–Әти, китмә! Әти, китмә! – дибез, алда ни буласын сизенгәндәй, елый-елый
кычкырабыз.
Мансур белән әтиләрне куып та җиттек. Арба артына барып ябышуыбызга,
өч җигүле ат өчесе беръюлы туктады.
Әти арбадан төште дә безнең янга йөгереп килеп җитте. Икебезне дә
күкрәгенә кысты. Ул арада сеңлемне җитәкләп апа ди килеп җитте. Без тагын, бергәләшеп, әтинең кул-аякларына сарылдык. Әйтерсең аны әнә шулай алып калырга мөмкин иде.
Үзендә нинди көч таба алгандыр, бәлки илнең иминлеген саклап калу – коммунист әтием өчен бар нәрсәдән дә мөһимрәк булгандыр, бәлки туганнарның һәм авылдашларның безгә ярдәм итүенә өмете камил булгандыр, ахыр чиктә, күз яшен күрсәтеп, аңа тилмереп карап торган балаларының йөрәген тагында телгәлисе килмәгәндер – анысын ачык әйтүе кыен, ләкин әти бер генә бөртек күз яшен дә безгә күрсәтмәде.
–Акыллыларым минем! Үтенеп сорыйм, тынычланыгыз! Дошманны
җиребездән куып, элекке герман сугышында үлеп калган Каюм белән Бари абыемның да үчен алып, җиңүче булып сезнең яныгызга кайтырмын. Рәхәтләнеп бергә-бергә яшәрбез, – диде ул гаҗәеп бер ышандыргыч көч белән.
Әти сүзен тыңлап, без елаудан туктадык. Ләкин кайтып китмәдек. Әтине соңгы тапкыр кочаклап үптек тә, басу уртасында апама сыенышып, әти киткән якка карап, кулларыбызны болгый-болгый басып калдык. Әтиләр инде күренмәс булгач:
–Әйдәгез, кайтабыз, – дигән тавышка сискәнеп киттем. Укытучым Кафия апай икән. Ул да безнең арттан килеп җиткән…
Әни 1939 елда ук вафат булганга, безгә әтине озатып җибәрү бигрәк авыр иде шул. Без әтисез дә, әнисез дә калдык.
Әтинең “рәхәтләнеп бергә-бергә яшәрбез” дигән сүзләре әле безне озак вакытлар җылытып, өметләндереп торды. Әти безгә башта хатлар язып торды. Аннан соң… Хат ташучының турыбыздан үтеп, хатлар, газеталар таратканын көтеп алырга сабырлыгыбыз җитми башлады. Мансур яки мин үзем хат ташучыны Сикертән юлында каршы ала башладык. Бу үзеннән-үзе гадәткә кереп китте. Безнең почта бүлеге Сикертәндә булганга, хатлар-газеталарны шуннан алып кайта иде почтальон. Безнең бу йөрүләребез дә ярдәм итмәде. Әтидән хат килү бөтенләй туктады.
Хатларны укып, әтинең Мәскәү янындагы каты сугышларда катнашканын белә идек. Иртә торабыз да, беренче чиратта радиодан Мәскәү янында барган сугышлар турында тыңлыйбыз. Олы кешеләрдән сорашабыз. Тик әлегә безгә өметле хәбәр әйтүче булмады.
Атналар, айлар үтте… Көннәрнең берендә хат ташучы эндәшми генә апам кулына бер конверт тоттырды да, үзе, гаепле кешедәй, яшен тизлеге белән ишектән чыгып китте.
Әтинең хатлары өчпочмаклы булганга, бу конверттагы хатның әтидән түгел икәнен, андый хатларны инде авылдагы берничә гаиләнең алганын белгән апам хатны кулына алу белән фаҗига булуын аңлагандыр, әлбәттә.
Апам конвертны ачты. Тик әти хатын башка вакытта укыган кебек кычкырып укырга ашыкмады. Ә үзенең күзләре яшь белән тулды. Аннан, хәлсезләнеп сыгылып төште дә, хатны кулына кысып тоткан хәлдә сәкегә ауды.
Апамның учына йомарланган хатны, бармакларын көч-хәл белән каера-каера, Мансур алды. Ни әйтсәң дә ул өлкәнрәк малай шул: барыбызга да ишетелерлек итеп, әтинең сугыш кырында батырларча үлеп калуы турындагы хәбәрне кычкырып укыды.
Безнең ни әйтергә белмичә үзенә карап, аптырап торганыбызны күргәч, Мансур русчадан татарчага тәрҗемә иткәндәй: “Әткәй юк. Әткәй үлгән. Без инде әтисез дә калдык”,– дип елап җибәрде.
Сеңелләрем, сәкедә хәлсезләнеп яткан апамны барып кочаклап алдылар да, мәрхәмәтсез сугышның безгә китергән чиксез хәсрәтеннән үксеп-үксеп елый башладылар.
Апам – бездән берничә яшькә олырак бала. Шуның өстенә, безне карауның җаваплылыгын аның өстенә йөкләп калдырганны да әзме-күпме аңлагандыр инде, үзен-үзе кулга алырга тырышып, берничә мәртәбә торып утырырга талпынып карады. Ләкин булдыра алмады. Аның хәлсезләнгән гәүдәсе моңа ирек бирми иде. Тагы сәкегә ауды.
Әгәр бездәге кайгыны ишетеп, минем укытучым Кафия апа Гарипова килеп җитмәсә, без – алты ятим, күпме вакытлар бергә өелешеп елаган булыр идек, әйтә алмыйм. Аннан күрше –колан, туган-тумача җыелды. Безне үзләренә чәйгә алып киттеләр. Алар белән әзрәк җиңелрәк булып китте.
Менә шул көннән алып, шул көннән алып кына да түгел, әтине сугышка озатып кайтканнан башлап без үзебез тормыш алып бардык. Авыр, бик авыр иде безгә. Бер тәгам ризык күрмәгән көннәребез күп иде. Физик яктан зәгыйфь булган энем Илсур ачлыкка түзә алмыйча вафат булды…
***
Бу истәлекләрдә искә алынган укытучы Кафия Гарипова – Курса авылы кызы. Ул 1941-1947 елларда Гөберчәк башлангыч мәктәбендә эшләгән.
Үзе күргәннәрен сөйләгән Мәгъсүмнең әнисе Сәгъдәтбану һәм әтисе Юныс гаиләсеннән ятим калган алты баланың берсе кечкенә чакта ук, ә 1936 елгы Илсур исемлесе өченче класста укыган чакта вафат була. Апалары Тайфә, сеңелләре Әнисә Казан шәһәрендә яшәгәннәр, абыйсы Мансур озак еллар Чыпчык урта мәктәбендә директор булып эшләгән. Бу мәгълүматларны Гөберчәк авылында яшәүче тыл ветераннары Хәнифә апа Шәймуллина һәм Рәсимә апа Минсафинадан алган идек.
Ә инде Мәгъсүм турында авылдашы Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” повестендә искә алына. “Мәгъсүм җиде яшьтә әнисез, тугыз яшьтә әтисез калды. Аннан үзе юллап, үзе йөреп балалар йортына китте, шунда менә дигән тәрбия алып кеше булды. Балтик флотына эләкте… “Масра басу” да басып торганда нигәдер мин Мәгъсүм турында уйландым”, – дип яза якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев. Мәгъсүмнең хатыны Гөлчәчәк Насыйбулла кызы да Гөберчәкнеке булган, алар Гөберчәк авылы зиратына җирләнгән.
Без сугыш вакытында ятим калган бер гаилә балаларының язмышы белән генә таныштык, ә андыйларның саны чиксез күп. Һәрберсенең үз язмышы, ил күләмендә күпме балалар ятим калган. Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел узса да, бу көннәр өлкәннәребез күңелендә онытылмый. Яшьләребез дә сугыш алып килгән авырлыклар турында белеп үссеннәр, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп яшәсеннәр. Дөньяда тынычлык булсын, сугышлар кабатланмасын иде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Бүген Мәрзия Фәйзуллинаның туган көне
Районыбызның Шушмабаш авылында туган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче балалар язучысы Мәрзия апа Фәйзуллинаның әсәрләре тупланган егермедән артык китабының һәркайсы балалар өчен дә, зурлар өчен дә кызыклы, аларны һәркем яратып укый һәм куллана. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләге иясе. Якташыбыз Мәрзия Фәйзуллинаның бүген, 11 июньдә туган көне, аңа 91 яшь. Без Мәрзия апаны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, кызы Фәридәнең һәм оныкларының кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен телибез.
Мәрзия апаның туган көне алдыннан Шушмабаш мәктәбе укучылары музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булып, аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар.Үзләре дә Мәрзия апаның мәктәп музеенда булуы турында истәлекләрен яңартып сөйләделәр.
Шәфигулла Гарипов
О независимой оценке качества условий оказания услуг
Уважаемые жители района! Из года в год в Арском муниципальном районе проводится независимая оценка качества условий оказания услуг муниципальных учреждений в сфере культуры и образования.
Независимая оценка является одной из форм общественного контроля и проводится в целях предоставления гражданам информации о качестве оказания услуг, а также в целях повышения качества их деятельности.
По итогам проведения независимой оценки качества условий оказания услуг будет сформирован рейтинг учреждений, который публикуется на сайте www.bus.gov.ru.
Табигать – безнең байлыгыбыз
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә–тирә мохитне саклау, ә Россиядә экологлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан үзем төшергән фотолардан “Мин табигатьне яратам” дип аталган күренешләр тәкъдим итәм. Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы.
Шәфигулла Гарипов
Рус теле көне белән
6 июнь – Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, аның тууына 222 ел. Һәр елны бу көн Россиядә Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Рус теле – безнең илебездә яшәүче күпмилләтле халыкның үзара аралашу теле. Илебезнең барлык мәктәпләрендә дә рус теле төп фән буларак укытыла, урта мәктәпне тәмамлаучы һәр укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.
Рус әдәбиятын Александр Сергеевич Пушкиннан башка, татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан башка күз алдына китереп булмый. Тукай һәм Пушкинның тормыш юллары да, иҗади эшчәнлекләренең дә охшаш яклары күп. Икесе дә – бөек шагыйрьләр, бик аз гына яшәп тә бай әдәби мирас калдырган шәхесләр. Тукай да, Пушкин да әсәрләрен халык авыз иҗатына нигезләнеп язганнар, балалар өчен язылган әсәрләрендә табигать күренешләренә зур өстенлек биргәннәр. Табигать ул – Ватан, Туган як, Туган ил, туган халык, туган туфрак булуын әдәбият сөючеләргә төшендергәннәр.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай рус шагыйре Пушкинның иҗатын тирәнтен өйрәнә, аның иҗатына соклануын белдереп шигырьләр яза. Ул “Бер татар шагыйренең сүзләре” шигырендә: “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам…”, дип язган. Ә инде “Пушкинга” шигырендә Габдулла Тукай киләчәк көннәрдә дә остазының иҗаты онытылмаячагына ышаныч белдерә.
Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!
Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.
Синең шигырең көенә агач, таш бии, минемчә;
Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә.
Якты кояшка тиң шигырең алдында ник биемәсен;
Илаһи илһамга ия булган көчле шагыйрь бит син.
Күңелгә күләгә төшми – шигырьләрең якты шундый,
Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында.
Һәммә әсәрләрең укып, күңелемә ныклап беркеттем,–
Гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән мин авыз иттем.
Синең бакчаңда мин гиздем, гүя анда очып йөрдем;
Сайрар кошларыңны күреп, шунда күңел ачып йөрдем.
Күңелгә – хуш, җанга якты шигырьләреңнән кем туяр!
Шулай булмады исә шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?
Дөрестән дә Пушкинның иҗаты онытылмый, 6 июньдә, аның туган көнендә илебез күләмендә Рус теле көне билгеләп үтелә. Габдулла Тукай татар халкының руслар белән дус, тату булып, аралашып яшәүләрен, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телләрен хөрмәт итүләрен “Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре” шигырендә ачык чагылдыра.
Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –
Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!
Рус теле көне күтәренке күңел белән үтсен, һәркем туган телен яратуын, шул телдә аралаша алуын куанып искә алсын иде. Ул көнне әдәби әсәрләр укып белем өстик, дөньяга карашыбызны киңәйтик.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Якташыбыз белән горурланабыз (Люция Хәсәновага – 70 яшь)
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә җырчы, педагог, доцент, Татарстан Республикасының атказанган артисты Люция Хәсәнованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тупланып барыла. Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты, Мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, төрле елларда бирелгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, юбилейлары уңаеннан котлаулар, җырлары язылган дисклар, төрле еллардагы фотолар, рәссам Эрот Зарипов ясаган портреты, газета-журналлапрда басылган мәкаләләр, аның турында язмалар урын алган китаплар саклана.
Якташыбыз Люция Хәсәнова районыбызда булган очрашуларда, мәктәпләр оештырган кичәләрдә теләп катнаша.Үзенең туган авылы Хәсәншәех мәктәбендә очрашуларда еш була. Мәктәп директоры Шамил Сәләхов: “Люция апа безнең мәктәп укучыларын бик ярата, алар белән якыннан аралаша. Без аның иҗатына багышлап аерым очрашу үткәрдек, ә узган ел мәктәбебезнең юбилей кичәсендә дә катнашты”,– ди горурланып. “Минем бик күп мәктәпләрдә укучылар белән очрашканым бар, ләкин туган авылым мәктәбеннән дә күңелгә якыны юк. Мәктәбебез төзекләндерелгәннән соң тагы да матурланган, укучыларга белем алу өчен дә, укытучыларга эшләү өчен дә уңай шартлар тудырылган. Балаларның сәнгатьле сөйләүләре, өздереп, моңлы итеп җырлаулары минем балачагымны искә төшерде. Мин үзем дә кечкенәдән җырларга яраттым, мәктәптә, авыл клубы сәхнәсендә дә гел чыгышлар ясый идем. Кат-кат чакырып җырлатканнары хәтеремдә калган”, – дип искә ала Люция Хәсәнова.
1960 елда Яңа Кенәрдә ятим балалар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен гомуми урта белем бирә торган интернат-мәктәп ачыла. Бу урында аның беренче директоры булып эшләгән сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы Рәгыйб Хәлитов белән очрашу вакытындагы истәлекләрем яңарды. “Интернат-мәктәп ачылганда без балаларны бөтен республикадан тупладык. Байкал авылыннан көрәшче Мадьяровлар, Хәсәншәех авылыннан Люция Вильданова аеруча исемдә калган. Люциянең катнашыннан башка мәктәптә һәм Яңа Кенәрдә бер концерт та, кичә дә узмады. Ул районкүләм, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, татар халык җырларын башкарып дәрәҗәле урыннар алды. Люциянең җыр сәнгатенә чын-чынлап мәхәббәте интернат-мәктәптә укыган елларда тугандыр дип уйлыйм. Мәктәпне тәмамлау белән аны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кабул иттеләр. Мин аның иҗатын күзәтеп барам, уңышларына сөенәм”, – дип сөйләгән иде ул горурланып.
Дөрестән дә, Люция ханым ансамбльгә кабул ителә һәм анда эшләгән елларда Урта Азиядә, Себердә, Балтыйк буе республикаларында, илебезнең күп кенә шәһәрләрендә була. Ул елларда ансамбльдә бергә эшләгән Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов: “Якташым Люция Хәсәнованың татар җырын яратуы, милли репертуарны белүе һәм югары дәрәҗәдә башкаруына мин гомерем буе сокланам. Люция ансамбльгә мәктәпне тәмамлагач та килеп, хорда җырлый башлады.Ул вакытта ансамбльгә җырчыларны иләк аша үткәргән кебек бик сайлап кына алалар иде. Люция чиста, табигать биргән байлык – лирико-драматик тавышка ия. Ул татар җырларын башкару серләрен белә, һәр җырның асылын сизә, милли җыр сәнгате бизәкләренең үзенчәлекләрен белеп башкара иде. Аның талантын бәяләп, 1986 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелде. Мин якташым белән якыннан аралаша алуым, бергә эшләвем белән бәхетле”,– дип истәлекләре белән уртаклашты.
1970 елда, Ленинград мәдәният институтының Казан филиалы ачылгач, ансамбльнең хор җитәкчесе Җәвит Котдусов тәкъдиме белән ул шушы уку йортында белем ала. Югары эрудицияле профессор, милләтебезнең сәнгатен, мәдәниятен чын күңелдән яратучы Җәвит Котдусов классында Люция Хәсәнова хор дирижерлары әзерләү бүлеген тәмамлый. Аның җырлавы тагын да камилләшә, ул дирижерлык һөнәрен дә үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә, күп тапкырлар хорда башлап җырлый. Студентлар белән Германиягә бара һәм татар халык җырларын башкарып, тамашачыларны таң калдыра. Университетның хор капелласы белән студентларның Ригада үткән “Ювентус-79” конкурсында катнаша һәм “Сибелә чәчәк” җырын җырлап, беренче урынны алып кайта. Укуны тәмамлагач, хор солисткасы булу белән беррәттән Люция ханым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә вокал дәресләре бирә, бик күп җырчылар әзерләп чыгара. Алар арасында Асылъяр (Алсу Зәйнетдинова), Динә Нигъмәтуллина, Рәсүл Салихов, Энҗе Әхмәтҗанова, Алсу Шәйдуллина һәм башкалар бар. Түбән Аты авылында туып-үскән Алмаз Рәхимов Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамлагач, Люция Хәсәновадан вокал дәресләре ала. “Люция апа студентларны якын итә, әниләрчә кайгыртучан, шул ук вакытта бик таләпчән укытучы. Ул миңа дөрес җырлау серләрен өйрәтте. Университет хорында катнаштым, Люция апаны анда солист буларак чакыралар иде. Без аның татар һәм башкорт җырларын башкару осталыгына гаҗәпләнеп һәм сокланып карый идек. Люция апа Хәсәнованың биргән белемнәрен кулланып баянда уйнап, җырлап, сәнгать дөньясында кайнап яшим”, – ди Алмаз Рәхимов студент елларын искә алып.
Үзе белән әңгәмә вакытында Люция Хәсәнова: “Укучыларыма килгәндә, мин аларның һәрберсендә җыр сәнгатенә, халкыбыз мирасына, фольклорга мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Чөнки беренче чиратта милләт буларак без телебезне, җырыбызны, моңыбызны сакларга тиеш. Һәрбер укучы да башкаручы булып китмәскә мөмкин, әмма укучыларым татар халкының һәм композиторларыбызның җырларын, гомүмән, сәнгатьне яратып, хөрмәтләп, татар мәдәниятын үстерүгә тырышып хезмәт итәрләр дип ышанып яшәдем”, – дип сөйләде.
Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты Венера Ганиева: “Люция Хәсәнова бик намуслы укытучы, хезмәтенә һәрчак тугрылыклы, аның белән эшләве дә, аралашуы да җайлы. Люциянең моңлы тавышы – халыкчанлыкның нигезе дияр идем. Заманында Композиторлар берлеген Люциясез күз алдына китереп булмый иде. Ул анда үзәк бер җырчы булып торды”, – дип якташыбызның башкарган хезмәтләренә олы бәя биргән.
Люция Барый кызы Татар дәүләт филармониясенең концерт бригадаларында да эшли. Ул җырчы буларак Татарстанның халык артисты Рафаил Ильясов җитәкчелегендәге концерт бригадасы, Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге татар халык уен кораллары оркестры белән Татарстан Республикасы районнарында һәм Россиянең төрле регионнарында чыгышлар ясый. Люция Хәсәнова озак еллар сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестрына кушылып онытылмас җырларын башкара. Аның башкаруында яңгыраган “Бөдрә тал”, “Зөлхиҗҗә”, “Зиләйлүк”, “Сүнмәс дәрт”, “Сибелә чәчәк”, “Гөлләр үсә”, “Иң якты йолдыз”, “Зариф”, “Белегез шуны”, Йөрәк сере”, “Пар канатлар”, “Онытырга мөмкин тугел”, “Иркәң буласым килә”, “Умырзая”, “Синсез язлар миңа кирәк түгел”, “Җырымда юатырмын” һәм башка җырларын тамашачылар яратып кабул иттеләр һәм бүген дә яратып тыңлыйлар. Гомүмән, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе һәм телевидениесе фондында Люция Хәсәнованың, 100дән артык язмасы саклана.
Без якташыбыз Люция Хәсәнованы төрле дәрәҗәдәге фестиваль-конкурсларның жюри әгъзасы, рәисе буларак та яхшы беләбез. Яшь талантларны барлау һәм иҗатларына ярдәм итү юнәлешендә оештырылган бу чараларда ул бәяләп бетергесез хезмәт башкара.
Люция ханым бүгенге көндә лаеклы ялда, сәләтле балаларга җыр дөньясына керергә ярдәм итә. Ул табигатьне ярата, авыл тормышын үз күрә, районыбызның Лесхоз бистәсендә үзенә илһам алып, иҗат белән шөгыльләнеп, туганнары һәм дуслары белән аралашып яши. Люция Бари кызы Хәсәнова 3 июньдә үзенең туган көнен, 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Без Сезне бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, игелекле мул тормыш, һәр көне тынычлыкта булган озын гомер, иҗатыгызның дәвамлы булуын телибез.
“Казан арты” тарих-эинография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов












































