Никто не забыт, ничто не забыто
«
#АрскКультура #КазанАртыМузее #АрчаРайонына95ел #АрскомуРайону95лет
Моңлы сазым
Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 139 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Г. Тукай дөньяда нибары 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты — халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.
Музеебызда ел саен апрель аенда сөекле шагыйребезне искә алып «Моңлы сазым”исемле районкүләм иҗат бәйгесе оештырылып килә. Бүген “ Моңлы сазым” бәйгесе 3 номинациядә узды.
-Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар; (Нәфис сүз)
-Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар; (җыр)
-Г.Тукай Һәм аның иҗаты балаларның рәсемнәрендә
Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар арасында 1 урынны Иске Ашыт төп мәктәбеннән Вәлиев Гаяз ( 4 нче сыйныф), 2 урынны Арча 5 нче гимназиясенең «Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе» филиалыннан Галиев Самир (3 нче сыйныф), 3 нче урынны «Сеҗе төп мәктәбе» филиалы «Починок-Поник башлангыч мәктәбе» укучысы Биктимирова Адилә (3 нче сыйныф) яулады.
Г.Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар номинациясендә 5-9 нчы сыйныфлар арасында 1 урынны «Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе»ннән Шәмсетдинова Зилә ( 7 нче сыйныф), «Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе»ннән Шакирова Ильвина (9 нчы сыйныф), 3 нче урынны «Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе» укучысы Гайсин Гыйззәтулла яулады.
Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар арасында 1 урынны «Шушмабаш урта мәктәбе
Яңа Кенәр балалар иҗат йорты»ннан Камалетдинова Дилә (3 нче сыйныф), 2 урынны «Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе»ннән Шәкүров Исмәгыйль (1 нче сыйныф), 3 урынны Арча 5 гимназиясе укучысы Хаҗиева Алсу (4 нче сыйныф) яулады.
Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар номинациясендә 5-9 нчы сыйныфлар арасында 1 урынны Арча 7 нче номерлы урта мәктәбе укучысы Шәвәлиев Раяз (6 нчы сыйныф) , 2 урынны «Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе»ннән Фазлыева Таңсылу (9 нчы сыйныф), 3 урынны «Шушмабаш урта мәктәбе Яңа Кенәр балалар иҗат йорты»ннан Гарафутдинова Ралинә (7 нче сыйныф) лаек булды.
Г.Тукай һәм аның иҗаты балаларның рәсемнәрендә номинациясендә 1-4 нче сыйныфлар арасында 1 урын «Наласа урта гомуми белем мәктәбе»ннән Гарипова Альмира (2 нче сыйныф), 2 урын «Кәче төп гомуми белем мәктәбе»ннән Нуретдинов Самир ( 3 нче сыйныф), 3 урын «Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы»ннан Ишмиярова Аделина (2б сыйныф) яулады.
Г.Тукай һәм аның иҗаты балаларның рәсемнәрендә номинациясендә 5-9 нче сыйныфлар арасында 1 урынны «Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ннән Шәйхиева Рәдинә (8 нче сыйныф), 2 урынны « Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе»ннән Зайнуллина Элина (5 нче сыйныф), 3 урынны «Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Нуриева Ләйсән (6 нчы сыйныф) лаек булды.
«Моңлы сазым”исемле районкүләм иҗат бәйгесендә катнашучы һәр укучы матур чыгыш ясады. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Арча районы укучылары Г. Тукай иҗаты белән кызыксынып, рухланып яши. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларына киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
На мастер-классе по декорированию керамических изделий
Наша музейная мастерская никогда не пустует.
Учащиеся Многопрофильного лицея им. Курсави
#АрскКультура
#КазанАртыМузее
Мастер- класс
✏️Мастер-класс по освоению техники «Казанский шов». Участники мероприятия — учащиеся Арской гимназии N5.
✏️Изначально основным изделием выполнявшемся в такой технике были сапоги «читек».
️Их появление связано с традицией наездничества. Выделанные из мягкой кожи и с мягкой подошвой ичиги не вредили коню.
️Позднее прижились они и в быту простых татар. Ичиги оказались удобны для ношения в помещении и совершения намаза.
Носили их и на улице, надевая поверх специальные кожаные кавуши (подобие галош) на твердой подошве.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее
#ПрезидентскийФондКультурныхИнициатив
Казанский шов
🔆В музее «Казан арты» стартовал проект «Казанский шов — уникальный шов татарского народа», который был поддержан Президентским фондом культурных инициатив.
🔆 В рамках данного проекта будут проводиться мастер-классы по освоению традиционной техники «Казанский шов».
🔅«Казанский (татарский) шов» – это способ соединения вручную узорно выкроенных деталей кожи встык. Эта технология не зафиксирована в современном искусстве других народов.
💕Всех любителей прекрасного ждём на наши мероприятия!
#АрскКультура
#КазанАртыМузее
#ПрезидентскийФондКультурныхИнициатив
Кабак күргәзмәсе
Музеебызда «Кабак» күргәзмәсе ачылды. Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәр фәкать кабактан гына тора.
Тантаналы ачылышка Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Кукмара һәм Саба районнарыннан иҗат әһелләре килгән иде.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин; Татарстанның халык артисты, җырчы Рөстәм Маликов; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова чыгышлары кичәбезгә ямь өстәде. Җырлы-моңлы тамаша кабакның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләү белән үрелеп барды.
Күргәзмәнең кураторы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.
Дуслар, күргәзмәгә рәхим итегез!
#АрскКультура #КазанАртыМузее
Безнең геройлар
Бүген музеебызда «Безнең геройлар» исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә илебезне яклаган якташ сугышчыларыбызның кыюлыгын, рухи ныклыгын һәм фидакарьлеген, Ватанга тугрылыгын, аның язмышы өчен җаваплылык тоюын, хәрби эш традицияләрен чагылдыра. Күргәзмә өчен эскпонатлар афганчы , волонтер, күп тапкырлар хәрби зонага ярдәм илткән якташыбыз Яруллин Илнур Гомәр улының шәхси архивыннан алынды.
Күргәзмә ачылышында Арча муниципаль районы иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең ярдәмчесе Мифтахутдинова Надия Равил кызы, Яруллин Илнур Гомәр улы, Хәрби туганлык берләшмәсе җитәкчесе Багавутдинов Сергей Лимусович, Россия пенсия берлегенең Арчадагы бүлекчәсе рәисе Баһаветдинова Руфия Рафикъ кызы, Арча муниципаль районы иҗтимагый совет әгъзалары һәм яшьләр катнашты.
Батыр йөрәкле якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз һәм аларның җиңү яулап исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!
Муса Җәлил — үлемсез шагыйрь
Музеебызда татар халкының горурлыгы, патриот шагырь Муса Җәлилне искә алу кичәсе уздырылды. Күптән түгел аның туган көне иде, 15 февраль көнне тууына 119 ел тулды!
Арча шәһәренең 2нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның “Карак песи” шигыре сәхнәләштерелде.
Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпме күрде, күпме кичерде!
Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде!
Туган җиребезне яклап сугышка кергән һәм яшьли һәлак булган каһарманнарны онытмасак иде. Күкләребез тыныч, тормышыбыз матур, дөньялар имин булсын!
Зәңгәр күк астында
Музеебызның күргәзмәләр залында ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы шәһәрендә яшәүче рәссам Әбүзәр Габдрахмановның «Зәңгәр күк астында» исемле күргәзмәсе ачылды. Аның рәсемнәрендә туган ил табигатен, аның мең төрле төс белән чуарланган алтын көзен, зәмһәрир суыгын, җир-әнкәнең зәңгәр күзе күл-елгаларын күреп хозурланырга мөмкин. Портретларында дөнья бәһасе торырдай ил картлары, әби-апаларының шатлыгы һәм сагышы…
Казанский шов – уникальный шов татарского народа
Муниципальное бюджетное учреждение «Арский историко-этнографический музей «Казан арты» стал победителем первого грантового конкурса 2025 года Президентского фонда культурных инициатив. На реализацию проекта «Казанский шов – уникальный шов татарского народа» музей получит грант в размере 470020 рублей. На средства гранта будет закуплено оборудование для проведения мастер-классов по обучению технике выполнения казанского шва, пройдут выставки работ участников проекта. Желаем успехов!
«Казан арты» тарих-этнография музее Президент мәдәни инициативалар фондының 2025 елның беренче грант конкурсында җиңү яулады. «Казан җөе — татар халкының уникаль җөе» проектын гамәлгә ашыруга музей 470020 сум күләмендә грант алачак. Проект кысаларында Казан җөенә өйрәтү буенча осталык дәресләре үткәрү өчен җиһазлар алу, проектта катнашучыларның эшләнмәләреннән күргәзмәләр тәкъдим итү көтелә.
#АрскКультура
#КазанАртыМузее
#фондкультурныхинициатив #япобедительПФКИ













































