Матурлыкны күрә белгән кеше беркайчан да картаймый!

Октябрь аенда илкүләм Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге көн — әбиләребезгә һәм бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә озак еллар намуслы хезмәт иткәннәре, районыбыз үсешенә өлеш керткәннәре, җәмәгать һәм мәдәни тормышта актив катнашулары өчен җылы сүзләр әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлеге кичәне дә кадерлеләребез хөрмәтенә оештырдык. Кунакларыбызны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик иттек. Безнен музей коллективы сезнен белән гел кичәләрдә очраша, ә менә әлеге күрешүдә чәй табыны янында утырып рәхәтләнеп бер ачылып аралаштык, күнелле итеп ял иттек!

Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле кешеләр. Йөзләрегез бераз гына җыерчыклы булса да, сез оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр; кулларыгыз кытыршы булса да, оныкларыгыз өчен алардан да йомшак куллар юк; Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк! Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика