Осталык дәресләре

Урта Бирәзә авылы мәчете каршындагы лагерьда ял итүче балалар белән бергә табигый күннән матур истәлекле брелоклар ясадык.

Эш барышында балаларга осталык дәресе генә түгел, ә бай мирасыбыз турында мәгълүмат та бирелде:
«Казан җөе» — татар халкының тире эшкәртүдәге уникаль бизәкләп тегү ысулы турында сөйләдек. Аның сере нидә? Ни өчен бу җөйне башкача «күн мозайкасы» дип тә йөртәләр?

Татар каюлы күн сәнгате традицияләрен искә алдык. Бу борынгы һөнәр безнең ата-бабаларыбыздан калган сәнгать икәнен аңлаттык.

Балалар үз куллары белән милли бизәкле әйбер тудырганда, тарихның бер өлешен тоеп карадылар. Нәтиҗәдә һәркемнең кесәсендә хәзер кечкенә генә булса да, чын татар рухын саклаучы сувенир бар!

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Все аудио
вход
Яндекс.Метрика