«Сәхнәдә, сәхнәдә…» исемле китапны тәкъдим итү кичәсендә

Музеебызда “Сәхнәдә, сәхнәдә…” исемле китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды. Китап Арча төбәгеннән чыккан драмутр һәм артистларның иҗатына, тормыш юлына багышлана.

Китапның авторлары — Татарстанның атказанган укытучысы Гарипов Шәфигулла һәм “Җидегән чишмә” халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Районыбыз сәхнә талантларына бай. Галиәсгар Камал, Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Гыйләҗ Казанский, Фәнәвил Галиев, Булат Сәләхов, Айдар Фәйзрахманов, Раушания Фәйзуллина һәм башкаларның исеме бөтен татар дөньясына таныш.

Кичә барышында Түбән Атының “Балкыш”, Сикертәннең “Сердәш”, Кышкарның“Нур” халык театлары аерым әсәрләрдән өзекләрне сәхнәгә куйды. Ә  “Җидегән чишмә” халык театры якташыбыз Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ын сәхнәләштерде.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика