Сәхнәдә Тукай образы          

                                                                        

Татар язучыларының Тукай образын гәүдәләндергән шигырь һәм поэмалары, роман һәм драмалары күп.  Театрларда сәхнәләштерү өчен махсус язылган әсәрләрнең билгеле булганнары – Әхмәт Фәйзинең “Тукай”, Ибраһим Нуруллинның “Тукай Петербургта” , Илдар Юзеевның “Очты дөнья читлегеннән”, Риза Ишморатның  “И мөкатдәс моңлы сазым”, Туфан Миңнуллинның  “Без китәбез, сез каласыз”, Әхәт Гаффарның “Соңгы сәгать”, Рабит Батулланың “Сират күпере” пьесалары, аларда һәр автор Тукай тормышының аерым бер чорын чагылдырырга тырыша. Бу сәхнә әсәрләренең язмышлары төрле була, барысы да сәхнәдә уйналмый.

Әхмәт Фәйзинең 1938 елда язылган “Тукай” драмасы бөек шагыйрьгә әдәби һәйкәл була. Ул Тукайны яңа тормыш өчен көрәшче, социаль-демократларга, революционерларга теләктәшлек белдерүче итеп сүрәтли. Әсәр 1939 елда беренче тапкыр Шириаздан Сарымсаков тырышлыгы белән Татар дәүләт академия театрында күрсәтелә.

Театр коллективы “Тукай” трагедиясенең беренче вариантын бер ел эшли, ә ул елларда спектакльләр, күп дигәндә 2-3 ай гына әзерләнә. Репетицияләр башланыр алдыннан, Тукайны күргән-белгән кешеләр, аның иҗатташлары, замандашлары белән очрашулар уздырыла, аның иҗаты, тормышы турында яңа детальләр, әһәмиятле фактлар ачыклана. Шулай итеп пьесага яңа төсмерләр өстәлә, катнашучыларның характерлары ачыклана. Көндез куелган спектакльдә тамашачылар Тукай — Гафуровны үз итеп алалар, спектакль үзәгендәге Ибраһим Гафуров шагыйрь образын үсеш-үзгәрештә күрсәтергә тырыша.

“Тукай образын гаҗәп зур осталык белән уйнаучы яшь артист Гафуров иптәшнең һәм башка артистларның үз рольләрен бирелеп уйнаулары тамашачыларда көчле тәэсир калдырды. Безнең Тукай халык арасында үлми яши. Ул үзенең мәңгелек җырлары белән тере. Ә инде ул хәзер сөйгән халкы алдына сәхнәгә чыгып басты”,-дип яза Абдулла Алиш спектакльне карагач.

Ә кич белән Тукай ролен Камал III башкара. Алар икесе дә зур тырышлык куеп, берсен-берсе тулыландырып, үзара өйрәнеп беренче тапкыр Тукай образын сәхнәгә куючылар булып театр тарихына керделәр, ә “Тукай” спектакле татар театр сәнгате өчен аерым бер этап булып тора. Габдулла Тукайның тууына 75 ел тулу уңаеннан 1961 елда Әхмәт Фәйзи әсәре кабат сәхнәгә куела. Бу юлы Тукай образын Дамир Хәйруллин һәм Наил Дунаев уйныйлар. Бу аларның, Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр студиясен тәмамлап килүче актерларның, диплом эше була.

Шул ук елны “Тукай” драмасын Башкорт дәүләт академия театры да куя, аны режиссер Вәли Галимов сәхнәләштерә. Тукай ролен артист Габдулла Шамуков аерым талантлык белән башкара, шагыйрьдәге нечкәлек, үткерлек, иҗат талпынышларын тамашачыга аеруча осталык белән җиткерә. Әхмәт Фәйзи Тукай иҗатын, тормышын халык мәнфәгатьләреннән аерылмаслык итеп бәйли һәм шагыйрь һәлакәтен халыкның уртак кайгысына әйләндерә. Авторның төрле вариантларда язылган бу пьесасын тагын берничә тапкыр сәхнәләштерәләр.

1986 елда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” пьесасы сәхнәләштерелә. Анда Тукай образын башкарган Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов: “Тукайны мин беренче тапкыр 1976 елда уйнадым. Әхтәм Зариповның “Яз сулышы” телевизион спектакле иде ул. Аннан соң 1986 елда Туфан Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” драмасында Тукай ролен башкардым. “Яз сулышы”ннан соң, әзерлегем дә бар иде, шул ук вакытта яшьтән үк Тукай шигырьләрен яттан өйрәнеп беткән идем. Режиссер Марсель Сәлимҗанов миңа ышанды, таләпләр куймады, образ тудырганда каршылыклар булмады диярлек. Ул вакытта мин әле генә училищены тәмамлаган, яшь, тәҗрибәсез артист идем. Дулкынлану хисләре шул дәрәҗәдә көчле иде ки, телевизордан бу спектакльне беренче тапкыр күрсәткәндә, бүлмәдә берүзем бикләнеп, йотлыгып карадым һәм шул елны Мөхәммәт Мәһдиевнең уңай бәяләмәсе мине бик куандырды. Урамда хәзер дә танып, “Тукай” дип дәшәләр. Мин үзем дә гомер буе Тукайдан аерылмадым”,- дип истәлекләрен яңарта.

Шулай ук бу спектакльдә Тукай ролен Рамил Төхфәтуллин да башкара. “Аның образын башкарганда, мин үземнең бөтен сәләтемне, бөтен тырышлыгымны эшкә җигәргә тырыштым.. 1986 ел, 26 апрель, көндезге сәгать 12. Ул минем беренче ролем булды, тамашачы шунда мине беренче тапкыр күрде, ул вакытта миңа бары 19 яшь. Һәм мин аны Тукайның хәерхаһлы фатыйхасы дип кабул иттем. Шулай да Тукай белән тышкы охшашлык күбрәк Илдус абыйда иде. Минем Тукай бөтенләй башка. Рәсемнәрдә дә Тукай төрле бит. Сәхнәдә дә төрле. Грим салганда да моны исәпкә алалар иде.Ул спектакль минем өчен онытылмаслык вакыйга булды”, — дип горурланып яза Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтуллин.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында Г.Тукайның тууына 120 ел тулу уңаеннан  куелган “Печән базары” драмасы һәм 125 еллык юбилеена “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасында Тукай образы һәм иҗаты чагылыш тапты. Рабит Батулла әсәре “Зәйтүнәкәй”дә Тукай ролен Рафил Галиуллин, “Печән базары”ндагы төрле яшьтәге шагыйрь ролен Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев,    Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин башкаралар.

Ул вакытны хәтердә яңартып Фәнис Кәлимуллин: “Печән базары” спектаклендә мин шагыйрь Тукайның шәхес булып өлгергән вакытын уйнадым. Рольне эшләр алдыннан Рабит Батулланың “Сират күпере” әсәре, замандашларының истәлекләре белән танышып чыктым. Спектакльдә миңа шушы роль бирелгәч мин үземне ничектер шул заманга кайтып килгән кебек хис иттем. Печән базарында йөргән, “Болгар” номерларындагы 40 нчы бүлмәдә булган, хәтта аның салкынлыгын тойган кебек булдым,” – ди.

“Шагыйрь мәхәббәте” операсында бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәм Зәйтүнә Мәүледованың мәхәббәте турында сөйләнә. Анда Тукай тормышының мизгелләре, аның шагыйрь булып формалашуы сүрәтләнә. Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис үз либреттосында Тукай биографиясендәге фактларны файдаланган, шуңа күрә дә әсәр табигый, җанлы килеп чыккан. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Шагыйрь мәхәббәте” операсында шагыйрьне Санкт Петербург Мариин театры солисты Әхмәт Әһәди башкарды, 2008 елда ул, “Ир-ат роле” номинациясендә “Алтын битлек” премиясенә лаек булды. Зәйтүнә партиясен Уфадан Әлфия Кәримова башкара. Билгеле булганча, композитор Резедә Ахиярова белән шагыйрь Ринат Харис тарафыннан иҗат ителгән әсәр шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышлап, сәхнәдә 2006 елның ноябрь аенда беренче тапкыр күрсәтелде.

Театр сәнгатендә Тукай образын тудыруга омтылышлар күп булганын күрдек. Киләчәктә дә бөек шагыйребезнең даһилыгын, халыкчанлыгын, язган әсәрләренең мәгънәләре вакыт узган саен ачыла гына баруын һәм бүгенге көндә дә актуаль булуын күрсәтү юнәлешендә театр белгечләре зур тырышлык куярлар әле.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика